+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Туфрагына алтын чәчсәләр дә, җитми икән туган илләргә”

Беларусьта гомер кичерүче якташыбыз, татар иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Гөлсинә Аброськина милләт өчен җан атып яши.Беларусь җирендә төрле юллар белән Идел буеннан һәм Кырымнан килгән татарлар алты гасыр дәвамында яши. Алар монда туган, белоруслар белән беррәттән шушы җирне дошманнардан саклаган. Чыңгызхан һәм Алтын Урда варисларының күпләренең исеме мөселманча, диннәре — Ислам. Беларусь татарларының 22 проценты татар телен туган теле дип саный, 6,1 проценты бу телдә иркен сөйләшә. Бик азлары гына өйләрендә татарча аралаша. Болары — шушы илгә күптән түгел күчеп килгән татарлар. Беларусь Хөкүмәтенең Диннәр һәм милләтләр эшләре буенча комитеты белгечләре билгеләвенчә, илдә 5 татар иҗтимагый оешмасы теркәлгән, аларга дәүләт органнары ярдәм күрсәтә. Бүген Башкортстан кызы, егерме елдан артык Беларусьта яшәүче Гөлсинә Аброськина (Шәрипова) белән әңгәмә корабыз. Без аның белән былтыр Казанда татар хатын-кызлары форумында таныштык. Ул вакытта бик сөйкемле, мөлаем, татар хатын-кызларына гына хас булганча тыйнак бу ханым миндә бик матур тойгылар калдырган иде. Бүген ул — “Кызыл таң” кунагы.

— Гөлсинә, син Кушнаренко районының Сәет авылында туып-үскәнсең. Район үзәгендә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап , 1983 елда бухгалтер булып эшли башлаганыңны да беләм. Бело­руссиягә ничек барып чыктың?

— Язмыштыр инде, 1992 елда белоруска кияүгә чыгып, Минск шәһәренә күчеп килдем. Инде 23 ел шушы шәһәрдә гомер кичерәм. Әлеге көндә “Лидер” балалар үзәгендә бухгалтер булып эшлим, “Чишмә” татар оешмасы җитәкчесе урынбасарымын. Ирем Геннадий — “Водоканал” предприятиесендә инженер. Өлкән улыбыз университет тәмамлау алдында, логист һөнәрен үзләштерә, кечесе чит телләр университетында укый, испан, инглиз телләрен өйрәнә.

— Белоруссиядә тормыш-көнкүреш хәлләре ничек? Син күп йөрисең, башка илләр белән чагыштыру мөм­кинлегең бар. Анда, чыннан да, тормыш җиңелрәкме? Яшьләргә яшәү, үсү өчен шартлар бармы? Президентка халыкның мөнәсәбәте нинди?

— Биредә яшәү өчен яхшы шартлар тудырылган дисәң дә була. Медицина хезмәтләре, нигездә, түләүсез. Түләү­леләре дә бар. Фатир чират буенча бирелә. Әлеге көндә бөтен игътибар күпбалалы гаиләләргә юнәлтелгән. Биш балаң булса, фатир бушлай бирелә, дүрт балага ярты хак түлисең. Өч бала тудырсаң, чиратсыз фатир аласың, бәясенең 30 проценты бушлай, калганын түләү өчен ташламалы кредит бирәләр. Ул бик арзан килеп чыга. Менә шундый игелекле эшләре өчен халык Президентны хөрмәт итә. Белоруссиядә бүген элекке Советлар Союзындагы кебек тәртип дияр идем. Бөтен җирдә чисталык күзгә ташлана. Шәһәр, авыллар, басулар тәртиптә. Кызыл балчык булса да, бер карыш җирдә дә чүп үсеп утырмый.

— Җиңү көнен ничек бәйрәм иттегез? Белорусларның бу бәйрәмгә мөнәсәбәте нинди?

— Барыбыз өчен дә изге бәйрәм ул. Без, “Чишмә” татар оешмасы вәкилләре, җитәкчебез — Эльвира Ансаф кызы Левшевич (Ногманова), аның урынбасары — мин, Азат хәзрәт, “Татбелнефтепродукт”ның баш инженеры Рафаэль Гайнетдинов һәм оешма вәкиле Мөнир Хәнәфин Витебск өлкәсенә сәфәр кылдык. Бөек Ватан сугышында һәлак булган татарлар каберенә чәчәкләр салдык. Бөек татар композиторы Фәрит Яруллин да шушында, Рыленки мемориаль комплексында җирләнгән. Анда Уфадан килгән кунаклар белән очраштык. Белоруслар Җиңү бәйрәмен бик хөрмәтләп үткәрде, һәр шәһәрдә, поселокта чаралар оештырды.

— Белоруссиядә ничә милләт вәкиле яши, татарлар сан буенча күпме? Иҗтимагый оешмагызда ничә кеше исәпләнә? Алар үз телләрендә сөйләшәме?

— Кайбер мәгълүматлар буенча, бүген биредә 122 милләт вәкиле, шул исәптән 7316 татар яши. 1989 елда алар — 12 меңнән артык, 1999 елда 10 мең кеше булган. Күрүебезчә, татарлар саны кими. “Чишмә” татар халыкара иҗтима­гый-мәдәни мирас берләшмәсе 1998 елда оештырыла. Беренче җитәкчебез Иран Богданов иде, 2008 елдан Эльвира Ансаф кызы тәгаенләнде. Ул тумышы белән Кушнаренко районының Шәрип авылыннан. “Чишмә”дә “Ләйсән” фольклор ансамбле эшли, бард булган милләттәшебез Ринат Хәкимовны яратып тыңлыйлар. Республиканың Милли мәдәниятләр үзәге үткәргән барлык чараларда катнашабыз. Үзебез ел саен ике сабантуй үткәрәбез. Берсен — Минскида, икенчесен — 600 ел элек татарлар күпләп килеп урнашкан Ивье шәһәрендә. Татар ашлары әзерлибез, шагыйрьләр, язучыларга багышланган кичәләр оештырабыз. Ата-бабалары Белоруссиягә берничә гасыр элек килеп төпләнгән татарларның күпчелеге, кызганычка каршы, телне белми, белорус телен туган телләре дип саный. Динне беләләр. Якшәмбе мәктәбендә татар телен өйрәнәләр. Дәүләт иҗтимагый оешмаларга бик күп ярдәм итә. Әйтик, бөтен халыкка да милли киемнәр тектерәләр.

— Син Казанга, башка өлкәләргә еш йөрисең. Соңгы елларда нинди чараларда катнаштың? Алар татар­ларның берләшүенә булышлык итәме? Казанның ярдәмен тоясызмы?

— Мин Казанга беренче тапкыр шәһәрнең меңьеллыгын билгеләгәндә бардым, ун делегатның берсе булдым. 2006 елда — татар теле укытучылары съездына, 2007, 2012 елларда — татар конгрессы җыенына, былтыр Ак калфак форумына һәм татар теле укытучылары съездына бардым. Бу очрашуларның файдасы искиткеч зур. Күңелдә халкыбыз өчен горурлык тойгысы уяна. Кайткач, эшне икеләтә көч белән дәвам итәбез. Чит илдә һәр нәрсә дә читен бит ул. Туган ил көч бирә. Казанның безгә ярдәме шул, сабантуйга артистлар җибәрә. Ярдәм сорамыйбыз да, чөнки Казан берәү генә, ә татарлар бик күп тарафларга сибелгән. Кайдадыр ул ярдәм ныграк кирәктер. Менә бу җыеннар үзе зур ярдәм дип уйлыйм.

— Гөлсинә, гомерең чит җирләрдә үткәнгә үкенмисеңме? Туган ягыңа еш кайту мөмкинлеге бармы? Башкортстан үзгәрәме?

— Бу сорау иң авырыдыр. Юкка гына шагыйрьләр дә “Туфрагына алтын чәч­сәләр дә, җитми икән туган илләргә”, дип язмый. Яшьләр, туган илегездә яшәгез, туган җирегезне ямьләгез, дип әйтер идем. Барысы да үзебездән тора, әгәр дә һәр кеше матурларга омтылса, илебез балкып торачак! Туган ягыма ешрак кайтырга тырышам, бер мөмкинлекне дә ычкындырмыйм. Тиздән тагын Казанга җыенабыз, аннан соң биш көнгә Башкортстаныма, әти-әнием, туганнарым янына кереп китәчәкмен, отпускыга кадәр түзеп тора алмыйм.

— Белоруссиядә яшәүче күренекле татарларны атый аласыңмы?

— Бакалы районының Катай авылыннан булган Урал Латыйпов турында беләсез инде. Ул — Белоруссия Президенты Хакимияте башлыгы булган кеше. Эшкуар, галим. Белоруссиянең атказаган артисты, опера җырчысы Нәгыймә Галиева да — дөньяга билгеле татарларның берсе. Тагын бер шәхес Арсений Сивицкий — белорус татары, философия фәннәре магистры, сәяси аналитик, Беларусь Милли фәннәр академиясенең Философия институты аспиранты, журналист. Аның бабалары бирегә 600 ел элек килеп урнашкан. Арсений, үзендә татар каны булу белән горурланып, безнең арада йөри. Казанга яшьләр форумына да барды. Әлегә шушылар җитеп торыр. Монда абруйлы милләт­тәшләребез бик күп. Һәр кеше турында язарга була.
Без төрле илләргә татарлар янына йөрибез, аларның чараларында катнашабыз, чыгыш ясыйбыз. Украинада, Польшада, Эстониядә, Литвада, Латвиядә булдык. 20 июньдә Германиягә Сабантуйга барырга җыенабыз. Мине һәм Эльвира Ансаф кызын 2013 елда Халыкара Русия ватандашлары съездына вәкил итеп сайладылар. Русия Илчелеге үткәргән бөтен чараларда актив катнашабыз, кыскасы, илебездән читтә телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга тырышабыз.

— Изге гамәлләрегез өчен рәхмәт, Гөлсинә! Киләчәктә тагын да зуррак уңышлар насыйп булсын!
Читайте нас: