-1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җырга-моңга бай төбәк

Мишкә – мари, татар, башкорт, урыс халыкларының рухи дөньясын баеткан, бихисап мәшһүр шәхесләр биргән төбәк. Аларның берничәсе Марий Эл Республикасы әдәбияты һәм сәнгате данын күтәрә. Монда туып-үскән ике сәхнә остасы “Татарстан Республикасының халык артисты” исеменә һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган.

Кыйгазытамак авылы – Шәехзадә Бабичның һәм Кирәй Мәргәннең асыл ватаны. Фронттан кайта алмаган күренекле прозаик Али Карнайның һәм драмалары илебез театрларында зур уңыш белән баручы тиңдәш­сез талант иясе, Русиянең Дәүләт һәм Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге премияләре лауреаты Флорид Бүләковның тамырлары – Зур Шады авылында. Иштыбай егете, татар һәм башкортның моң­лы сандугачы, республика­бызның халык артисты Шамил Хәмәдинуров “Кызыл таң”ның җырлы кичләре”ндә райондашлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясау мизгелләрен ашкынып көтә иде. Вакытсыз килгән аяусыз әҗәл Флоридны да, Шамилне дә бүгенге кичәдә катнашудан мәхрүм итте.
Әдәбият елы старт алган мәлдә район Мәдәният сарае диварына беркетелгән тактаташ игътибарны җәлеп итә. “Монда 1969 елдан 1973 елга кадәр Мишкә районы Мәдәният йортының “Эрвел” халык биюләре ансамбленең оештыручысы һәм музыкаль җитәкчесе булып Башкортс­танның халык язучысы Флорид Миңнемулла улы Бүләков эшләгән” дип язылган. Әйткәндәй, Шамил Хәмәдинуровның эстрада эшчәнлеге дә шул ук чорда шул ук Мәдәният йортында башланган.
Район үзәгенә ямь биреп торучы мәһабәт бинада без Мишкәнең мәдәният әһелләре белән сөйләшеп утырдык. Төрле яшьтәге, төрле милләт кешеләре, бу тармактагы стажлары да төрлечә. Мәсәлән, Виталий Апсаликов мәдәният сарае директоры булып 30 ел эшләсә, Мөнир Нурисламов район мәдәният бүлеге начальнигы вазыйфасына бер ай элек кенә тәгаенләнгән.
Мөнир Нурисламов туган авылы Зур Шадыда үсмер елларыннан җырлап, спектакль­ләрдә уйнап буй җиткергән. Бөре педагогия институтыннан соң 2007 елга кадәр мәктәптә укыткан. Шуннан соң 4 ел Шады авыл Советы рәисе булган, аннары район хакимиятенә эшләр идарәчесе итеп алганнар. Туган җиренең патриоты, тарихны һәм мәдәниятне үз итүче бу шәхес яңа вазыйфага да кайнар дәрт белән тотынган.
Мишкәдә район Мәдәният сарае, 15 мәдәният йорты, 28 авыл клубы эшчәнлеген елдан-ел, җанлырак итә бара. Эштә яңалыклар да кыю кертелә. Мәсәлән, үзләрендә халык хореографиясен яңа биек­леккә күтәрү максатында район хакимияте респуб­ликаның Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле белән төзелгән хезмәттәшлек турында килешүдә концертлар, фестивальләр, конкурслар оештыруда мишкәлеләргә ярдәм күрсәтү күздә тотыла. Гаскәровчылар белән бергә “Марий Эл” дәүләт халык биюләре ан­самбле вәкилләре – күренекле артистлар да Мәдәният сараена ра­йонның бию коллективлары җитәк­челәрен җыеп тәҗрибә уртаклашкан.
Районда өлкәннәрнең – 41, балаларның 21 бию коллективы бар. Мәдәният сараендагы “Эрвел”, Сосновка мәдәният йортындагы “Юго”, Акбулаттагы “Курзе мари” ансамбль­ләре “халык” исемен йөртә.
“Эрвел”ның даны шактый еракларга таралган. Ул Марий Эл Респуб­ликасында үткән халыкара фестива­льдә лауреат исемен яулады. “Салават җыены” фольклор бәйрәмендә, фин-угыр халыклары милли мәдәният­ләре республика фестивалендә, Уфада Мәдәният елын йомгаклау чараларында зур уңыш белән чыгыш ясады. “Эрвел” биюче­ләренә дәрт өстәүче халык уен кораллары ансамбле үзе дә “халык” исемен йөртә, төрле бәйгеләрдә җиңү яулый.
Республикабыздагы бердән­бер мари халык театры – Миш­кәдә. Соңгы 16 елда аңа җитәк­челек итүче Нина Әхмәдие­ва аның тарихы белән таныштырды. Театрның атамасы “У илыш” “Яңа тормыш” дип тәрҗемә ите­лә. Аны төгәл 70 ел элек Елена Вейшторг белән Яков Байдимеров үзешчән драма түгәрәге буларак оештырган. Коллективка 1980-90 елларда җитәкчелек иткән мәгариф отличнигы Нина Михайлова 1987 елда аны халык театрына әверелдергән. Бу исемне һәр 3 ел саен уңышлы рәвештә раслыйлар. Әлеге директор Нина Әхмәдиева 1996 елда Башкортстан мәдәният техникумын тәмамлаган. Күбрәге мари драматурглары (Йошкар-Оладан, Мишкәдән) әсәрләре куела. Тагын да, Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү”, Флорид Бүләковның “Әбиләргә ни җитми?” тамашалары гөрләп бара. Бөре, Калтасы, Нуриман районнарына чыкканнар, былтыр Марий Элга барганнар. Театр төпкелдә урнашкан бәләкәй авыллар халкын хезмәтләндерергә тырыша. Район үзәге халкы һәм аның кунаклары өчен ел саен йола кичәләре үткәрелә. Яшь буын милли гореф-гадәтләрне, йолаларны онытмасын өчен шулай эшләнә. “У илыш” һәр елны “Театр язы” конкурсында, “Алтын тирмә” төбәкара фестивалендә уңыш казана. Марий Элның халык артисты Иван Никитин, шул ук республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Олег Иркәбаев театрга һөнәри ярдәм күрсәтә икән.
Иҗади бәйгеләрдә җиңүче, халык арасында ихтирам яулаган коллективлар турында сүз барганда Байморза, Кайрак, Кәмәй, Тынбай, Зур Шады, Большесухояз, Янагыш, Карач, Сосновка һәм башка авыл мәдәният йортлары һәм клублары еш телгә алына. Аерым үзешчәннәргә килгәндә, былтыр Азалия Галимова, Рим Галимов, Лилия Фәрхетдинова, Данил Әсләмов, Марсель Сәлимов төрле фестиваль-конкурсларда уңышлы чыгыш ясаган.
Башкортстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре Нәгыйм Бабичев – республика күләмендә дә билгеле шәхес. Ул – Кыйгазытамактан, Шәехзадә Бабичның токымдашы. Кечкенә­дән үк үзлегеннән өйрәнеп, баянчы булып эшкә кергән, бераздан соң гына мәдәният-агарту училищесында укыган. Соңгы 38 елда район Мәдәният сараенда һәм музыка мәктәбендә эшли.
Мәдәният сараеның агитация-сәнгать бригадасы җитәкчесе Данил Әсләмов үзенең һәм коллективның эшчәнлеге турында илһамланып сөйли. Клубсыз авылларны хезмәт­ләндерү, басуларда, фермаларда чыгыш ясау – аларның төп эшчәнлеге. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган фестивальнең “Иҗади мөм­кинлекләрне файдаланган өчен” номинациясендә коллектив диплом белән бүләкләнгән, Рәхмәт хаты тапшырылган, Русия Мәдәният министрлыгы һәм мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы Почет грамотасы да бар икән.
Мишкәнең күпмилләтле сәнга­тенең кайбер вәкилләре бүген “Нур” театрында үз осталыгын күрсәтәчәк.
Читайте нас: