Чынлап та, әлеге учреждение гаять күпкырлы эш алып бара. 1973 елда ачылган мәктәптә меңәрләгән укучы музыкаль һәм художество белеме алган. Аеруча сәләтлеләр югары уку йортларында, музыка училищеларында укуын дәвам итә, сәнгать һәм мәдәният учреждениеләрендә эшли. Мәсәлән, Владимир Дробин — Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле оркестрында, Шамил Сәлимов — Дәүләт симфония оркестрында, Марина Фирсова — Архангель районының Балалар сәнгать мәктәбендә, Светлана белән Альбина Ногмановалар — Мәскәү художество мәктәпләрендә, Салават Фәррахов Уфа дәүләт сәнгать академиясендә эшлиләр. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында үз профиле буенча илнең төрле шәһәрләрендә югары уку йортларында белем алучылар шактый.
Балалар сәнгать мәктәбенә 2007 елдан бирле Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлфия Шәрәфетдинова җитәкчелек итә. Аның 30 елдан артык педагогик стажы бар. Бүген сәнгать мәктәбендә ике йөзләп бала белем ала. Фортепиано, баян, аккордеон, гитара, думбыра, тынлы уен кораллары, скрипка, татар-башкорт фольклоры, сынлы сәнгать — ниләр белән генә таныштырмый остазлар тәрбияләнүчеләрен.
Мәктәп коллективының даны район чиген күптән узган. Әйтик, үрнәкле балалар тынлы оркестры (җитәкчесе — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре А. Третьяков) республиканың иң яхшы биш оркестры исәбендә. Скрипкачылар (җитәкчесе — Г. Шәрәфетдинова), башкорт фольклоры (җитәкчесе — Л. Хәлиуллина) ансамбльләре “Башкортстан — Урал энҗесе” республика конкурсында лауреат исеме яулаган.
Сәнгать мәктәбендә тырыш, тату педагогик коллектив оешкан. Укучылар белән беррәттән, алар да төрле фестиваль, конкурс, чара, концертларда катнаша, призлы урыннар яулый.
Узган Мәдәният елында белем бирү учреждениесенең матди-техник базасын ныгыту, китапханә фондын тулыландыру буенча шактый эш башкарылган. Барлык бүлекләр дә метрономнар белән тәэмин ителгән. Сәхнә өчен портьера комплекты, костюмнар тегелгән, җиһазлар алынган.
Әлбәттә, хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Аерым алганда, мәктәп хезмәткәрләрен укыту процессының техник җиһазланышы түбән булуы, уен кораллары һәм сәхнә корылмаларының искерүе борчый. Тынлы оркестрның уен кораллары, фортепианолар, күптән файдалану вакыты чиген узып, әллә ничә тапкыр ремонтланган. Яктылык һәм тавыш аппаратураларын да заманчага алыштырырга, китапханә фондын яңартырга кирәк. Бу проблемалар барысы да акчага барып төртелә.
Хәер, юклыкка сылтанып, кул кушырып утыручы кеше юк монда. Үз һөнәрен яратып сайлаган уңган хезмәткәрләрне бернинди киртәләр дә куркытмый. Балаларны сәнгать дөньясына җитәкләп алып керү өчен алар барлык мөмкинлекне дә файдалана, бөтен көчен салып эшли.