Мәсәлән, тамашачылар Һиндстанның фольклор ансамбле белән берлектә әлеге әкият иленә сәяхәт кылачак, Бразилия карнавалын караячак. Кытайлылар тәкъдим итәчәк тамаша да чагу булыр дип көтелә. Көньяк Африка Республикасы исә “Афроевропа мәдәнияте” дигән баш астында очкын чәчрәтүче коктейль әзерләгән. Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан һәм Таҗикстанның иҗат коллективлары да кызыклы чыгышлары белән таң калдырмакчы. Гомумән, фестивальдә 200дән артык кешенең чыгыш ясавы көтелә.
Башкортстанны исә фестивальдә ул үтәчәк шәһәр һәм районнарның сәнгать коллективлары тәкъдим итәчәк. Чагу концерт программасын, шулай ук, ярминкә һәм декоратив сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе баетачак. Анда үзләренең кул эшләрен республика осталарыннан тыш, якын чит илләрдән килүчеләр дә күрсәтәчәк.
Русиянең һәм Башкортстанның Мәдәният министрлыклары, илнең Дәүләт халык иҗаты йорты, республика Халык иҗаты үзәге, Октябрьский, Уфа шәһәрләре, Дәүләкән, Бәләбәй, Туймазы районнары хакимиятләре оештырган фестиваль 4 июньдә Бәләбәй шәһәрендә башланачак. Чараны ачу тантанасыннан соң “Распахнись, душа!” урыс халык бәйрәме колач алачак. 5 июньдә фестиваль Октябрьский шәһәренә Курай бәйрәменә киләчәк. 6-7 июньдә фестиваль кунаклары Дәүләкән һәм Туймазы районнарында үтәчәк Сабантуйда катнашачак. Биредә алар үз концерт программасын да тәкъдим итәчәк. 8 июньдә исә фестиваль Уфада зур Гала-концерт белән тәмамланачак.
Әйтергә кирәк, “Бердәмлек-Содружество” фестиваленең 20 еллык тарихында аның эшендә 50 илдән вәкилләр катнашып, 300ләп делегация Башкортстан җирендә булган. Бу җәһәттән ул узган вакыт эчендә, чын мәгънәсендә, Башкортстанның визит карточкасына һәм милләтләрне, халыкларны берләштерүче, аларның гореф-гадәтләрен, фольклорын чагылдыручы һәм пропагандалаучы мөһим мәйданга әверелде.