+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Аулак өй чакыра”

Шушы исемдәге конкурс районның иң оста һәм талантлы үзешчән коллективларын ачыклады.Миякә районында борынгы халык йолаларын, уеннарны “тарих арбасына” ыргытырга ашыкмыйлар. Киресенчә, аларны ешрак искә төшереп, яшьләрне бай эчтәлекле, тәртипле, тәрбияле тормыш белән яшәргә өйрәтү чараларының берсе итеп карыйлар. Яңарак авыл сәхнәләрендә гөрләп узган “Аулак өй чакыра” конкурсы шуның бер ачык мисалы.

Әлеге бәйгенең йомгаклау өлеше шушы көннәрдә район үзәгенә терәлеп утырган Родниковка авыл мәдәният йортында узды. Финалга чыккан Родниковка, Бәләкәй Кәркәле, Качаган, Канбәк, Мәнәвезтамак һәм Шатмантамак авылы үзешчән артистларын, театрлаштырылган тамаша сөю­челәрне, Уфа кунакларын район хакимияте башлыгы Ришат Актуганов кайнар сәламләде. Ришат Габдрәшит улы финалга чыгучыларны ирешелгән уңышлары белән котлады һәм аларга татар халкының милли традицияләрен, мәдә­ниятен саклауга керткән зур өлеш өчен ихлас рәхмәтен белдерде.
Жюри составына конкурсны оештыручы булган Башкортстан татарлары конгрессы әгъзалары: композитор Алик Локманов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, күре­некле җырчы, шулай ук парламент депутаты Айдар Га­лимовның Миякә­дәге ярдәмчесе, район татарлары конгрессының башкарма комитеты әгъзасы Вилсур Нәфыйков, район Советы секретаре, район татарлары конгрессы рәисе Салават Хафизов һәм мәдәният бүлеге начальнигы Илгиз Хәмидуллин кебек абруйлы кешеләр керүе финалга аерым дәрәҗә өстәде.
Ә жюри әгъзаларына шактый авыр бурыч төште, чөнки яхшылардан-яхшыны сайлап алу җиңелдән булмады. Катнашучылар барысы да искиткеч зур сәхнә осталыгы, халыкчанлык белән аерылды. Шулай да бәйге җиңүчесез булмый – призлы урыннарны Бәләкәй Кәркәле, Родниковка һәм Шатмантамак мәдәният йорты коллективлары яулады, ә Гран-при, берсүзсез, кан­бәклеләргә бирелде.
Шыгрым тулы залга җыелган урта буын кешеләре театрлаштырылган бай эчтә­лекле тамашаларны карап, яшьлеген юксынып, аулак өйле авылларын сагынып утырса, бүгенге яшьләр мәхәббәттә тыйнаклык, бер-береңә карата илаһи ихтирам ничегрәк чагылуын, “Аулак өй” ишеген ачтыру йоласы” кебек тамашаларны күреп сокланды, фәһем алды.
Читайте нас: