+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җырлары — гомерле, гомере дә җырлы аның

Бүген Хәния Фәрхи күркәм юбилеен билгели.Татар эстрадасының күк гөмбәзен әлеге йолдыздан башка күз алдына китереп булмый. Башкортстан, Татарстан, гомумән, бөтен Русия, бөтен дөнья татарларына иң якты булып янучы йолдыз ул! Башка җырчы тавышына ияреп җырлаучылар сәхнәдә күп булса, Хәния берәү генә.“Кызыл таң”ның бүгенге кунагы — эстрадабызның ханбикәсе, якташыбыз Хәния Фәрхи-Биктаһирова.

— Хәния ханым, бүгеннән сез хаклы ялга чыгасыз. Пенсиядә ял итеп кенә ятмакчысызмы?

— Күптән түгел генә алтын юбилеемны каршы алган идем, 55е дә килеп җитте! Пенсия юллау өчен документларымны җыеп бетердем. “Хезмәт ветераны” булачагымны әйттеләр. Әмма хаклы ялга чыккач, өйдә генә ятарга җыенмыйм. Укытасы балам бар. Әле бит Алсуым беренче курсны гына тәмамлый. “Дәүәни” дип өзелеп торучы ике оныгым бар... Сәламәтлек булып, эшләргә дә эшләргә!

— Туган көнегез ничек узачак? Нинди бүләк сезнең өчен иң яхшысы?

— Г. Камал театрында концертым узачак. Аның үзенчәлеге — чыгыш ясаучы кунаклар барысы да ир-егетләр. Ике респуб­ликаның җырчылары мине сәхнәдән котлаячак. Ни өчен шулай? Бу көнне башка хатын-кызларга игътибар булмасын өчен түгел, ә үзем шулай теләдем. Хатын-кызны ир-егет тәбрикләсә, миңа калса, күпкә күңеллерәк. Концерттан соң бәйрәм барлык туганнар һәм дуслар белән ресторанда дәвам итәчәк.
Ә аннары — туган көннәр декадасы... Икенче көнне Габ­делхәйнең авылына кайтып ки­тәбез. Шул ук көнне сеңле­сенең дә 55 яше, 1 июньдә — Габдел­хәйнең үзенеке, аннан киявебезнеке, аннан сеңлемнең 45 яше...
Июнь башында Уфада да юбилеема багышланган концертым узачак.
Иң яхшы бүләккә килгәндә, гомер бәйрәмемә чакырылган кунагымның килүе. “Энә дә бү­ләк, дөя дә бүләк”, диләр бит, минем очракта да нәкъ шулай. Бүләкне алу да, бирү дә күңелле. Иҗат кешесенә тирә-яктагы­ларның аны хөрмәт итүе мөһим бүләк. Аллаһка шөкер, мине Хөкүмәт зурлады. Мактаулы исемнәрем, Бауман урамында “йолдыз”ым бар. Матди яктан да ярдәм күрдем, 50 яшемә автобус бүләк иткәннәр иде.

— Хәния апа, күптән түгел социаль челтәрдә пәйда булуыгыз кызыксындыру уятты. Сез хәзер “В контакте”да да, “Инстаграм”да да бар... Чынлап та үзегез утырасызмы?

— Әйе. Анда минем исемнән дә язышып утыручылар байтак, әмма “Хәния Биктаһирова” дигәне — минем рәсми битем. Үз тамашачым белән аралашам, фикерләрен, теләкләрен укыйм. Юлда вакыт уздыру өчен менә дигән чара. Җырларны да тыңларга уңайлы. Яшьләр, балалар бик күп яза, берсен дә җавапсыз калдырмаска тырышам. Аларга кызык инде. “Хәния апа микән бу?” дип, кайберләре ышанып та бетми. Кирәкмәгән әйберләр дә язучылар бар.

— Әниегез ни хәлдә?

— Аллаһка шөкер! Оныклары белән мәш килеп, үз йортында үзе хуҗабикә булып, менә дигән яшәп ята әле. Юбилеема килү теләге дә бар, килә алса, миннән дә бәхетле бала булмаячак.

— Иҗат чорында, яшәү дәвамында Башкортстанга күченеп кайту уйлары булмадымы? Туган җиргә, әни янына барыбер күңел тартыладыр бит?

— Хатын-кызның язмышы — ире кайда, ул да шунда, кабере дә аның янында. Аллаһка шөкер, мөмкинлек туган саен Тәтешлегә кайтып торабыз. Районда мине кадерлиләр. Сабантуйларда мин — олы кунак.Мин моның кадерен белеп яшим. Татарстаннан Башкортстанга кергәндә шатлыгымнан елыйм, кайтып киткән­дә дә күңел тула. Туган як нык сагындыра.

— Габделхәй әфәнде Сезнең тормышны кайсы якка үзгәртте?

— Ул мине кабат сәхнәгә кайтарды. Без танышканда Габделхәй төзелеш оешмасында эшли иде. Бизнесын ташлап, продюсерыма әй­лән­де, миңа студия төзеп бирде. Хәер, ул үзенең ничек эстрадага кереп китүен сизми дә калды бугай. Бәл­ки, бүген эчтән генә үкенәдер дә. Габделхәйдә бит җи­тәкче рухы, ә хәзер аның бөтен эше тулысынча миңа бәйле...
Ул продюсер, ирем буларак та шәхси үсешемә бик игътибарлы. Яңа­лыктан курыкмаска да Габделхәй өй­рәтте. 45 яшем­дә машина йөртергә өйрәнүем дә аның казанышы.
Гаиләдә Габделхәй — хатын-кызны иркәләр һәм назлар өчен туган зат. Әмма ул яратуны күпме бирсә, шулкадәр үзенә дә таләп итә!

— Ә ул ниндирәк әти?

— Балалар өчен җанын ярып бирергә әзер булган! Сабыйны бит аны алдап та, мәҗбүр итеп тә булмый, ә Алия аны беренче көннән үк “әти” дип йөртте. Габделхәй аны үз исеменә яздырды. Беренче сыйныфка укырга баргач, Алия үз фамилиясен “Биктаһирова” дип торып әйткән. Укытучы бу хакта өе­безгә шалтыратып әйткәч, беренче тапкыр Габделхәйнең күзләре яшьләнгә­нен күр­дем!
Алсуны ничек яратса, Алияне дә шулай күр­де. Шуңадыр инде Алия  “әти” дип өзелеп тора. Гаи­лә­дә бернинди бала аеру булмады, Габделхәй әти буларак кызларның кайсына гына кисәтү ясаса да, кысылмадым, якларга йөгер­мә­дем. Алсу апасы Алия-нең әтисе башка кеше булуын да соң белде.

— Танылган кешенең йөз-кыяфәте һәрчак матур булырга тиеш, ул көзгегә карамыйча урамга да чыкмый. Сезгә бизәнергә күпме вакыт кирәк?

— Көтмәгәндә өйгә кеше килеп керсә, 6-7 минут та җитә. Машинада да шул вакыт эчендә бизәнә алам. Урамга, кибеткә чыгарга икән, якынча 20 минут кирәк. Әлбәттә, сүз сәхнә макияжы хакында бармый. Аның өчен профессиональ куллар һәм озак вакыт таләп ителә. Аеруча прическага. Моңа кадәр төркем­дәге егет-кызлар прическа эшли иде. Аларны махсус укытып та чыгардык. Айрат исемле биючебез, саксофончы Чулпан эшли иде... Ә хәзер үзебез белән үз эшенең остасы Рәмиләне йөр­тәбез.

— Ялгышмасам, күп еллар бер үк төрле прическа белән йөрисез.

— Бит төзелеше үзенчәлекле булганлыктан, миңа башка прическа килешми. Кыйммәт париклар да алып карадым... Парикны салгач, хатын-кыз бөтенләй ямьсезләнә икән. Иң яхшысы — үз табигый кыяфәтеңнән канә­гать булып, үз чәчең белән йөрү.

— 55 яшьтә Сез — кадерле хатын, бә­хетле әни, яраткан дәүәни, уңышлы артист... Болар барысы да — озак еллар, бик күп авырлыклар аша ирешелгән үрләр. Үткән еллар сагындырамы?

— Яшьлегемә кире кайтмас идем. Авырлыклары күп булды. Үткәннәрдә бик зур югалтулар калды. Бер елда ике бертуганымны җирләдем — бер абыемны машина бәрдерде, икенчесен үтерделәр... Миңа менә бү­ген — 55 яшемдә рәхәт! Яшьлек үтмәгән, гаиләм ту­лы, матди хәлем дә канәгатьләнерлек. Ходай Тәга­ләгә көн дә рәхмәт әйтәм.
Габделхәйнең әтисе, минем әнием исән-сау. Аларга һәрдаим ярдәм итеп торабыз. Бары тик бер үкенечем бар — Габделхәйгә малай табып бирә алмадым. Аның барлык туганнары да — хатын-кыз, “Биктаһиров” фамилиясе анда тукталып кала.
Хәзерге тормышымнан бик канәгатьмен. Иҗатымда да барысы да яхшы. Беркайчан да җырларга кытлык кичермәдем, аларны бик күп тәкъ­дим итәләр. Хәтта барысын җырлап бете­рергә бер гомер генә җитмәс иде!
Читайте нас: