Яңавылда ике көн буена барган гармунчылар бәйгесе ике йөздән артык гармунчыны җыйды. Гала-концерт шәһәрнең үзәк мәйданында, шушы уен коралына куелган һәйкәл янында үтте.
Искиткеч ямьле, үзенчәлекле моң бәйрәме Яңавыл җирендә менә инде сигезенче тапкыр үткәрелә. Бу төбәктә гармунчыларның да, гармун моңына гашыйк кешеләрнең дә күп булуы әлеге искиткеч матур бәйрәмнең барлыкка килүенә этәргеч булгандыр. Аңа Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан дәүләт филармониясенең ул вакыттагы режиссеры Фатыйх Икъсанов нигез сала. Бу хәл моннан 30 ел элек, 1985 елда була. Бик матур башланган “Тальян бәйрәме” берничә тапкыр үткәрелгәннән соң, тынып кала. Әмма бу бәйрәмне яратып өлгергән Яңавыл халкы, аеруча үзе дә җыр-моңга гашыйк кеше — районның элекке җитәкчесе Нәзир Зыязов әлеге чараны тергезүне кирәк дип таба һәм 2004 елда ул, янә тирә-яктагы осталарны җыеп, “Фатыйх Икъсанов исемендәге призга “Моңга бай гармун бәйрәме” буларак, республика күләмендә үткәрелә. 2013 елда ул, зур танылу алып,”Русия мәдәнияте” максатлы программасына кертелә. Шул ук елда Яңавылда районның бүгенге башлыгы Илшат Вәзигатов җитәкчелегендә шәһәрдә халкыбызның иң яраткан уен коралына һәйкәл ачыла. Хәзер инде гармун бәйрәме шушы һәйкәл янында үткәрелә.
Быелгы бәйрәм Фатыйх Икъсановның тууына 80 ел тулуга багышланган иде. Анда республиканың 28 районыннан, алты шәһәреннән, шулай ук Пермь крае, Удмурт Республикасы, Ханты-Манси округыннан җитмештән артык гармунчы һәм 25 ансамбль катнашты. Шуңа да Уфа дәүләт сәнгать академиясе профессоры, Башкортстанның халык артисты Миңнеәхмәт Гайнетдинов җитәкчелегендәге жюрига 150дән артык чыгыштан иң яхшысын сайлап алу җиңелдән булмады. Гармунчыларның барысы да зур осталык күрсәтте. Шулай да җиңүче берәү генә була: Гран-при лаеклы рәвештә Яңавыл районы гармунчысы Хадит Төхбәтовка бирелде.
Гармунчылар арасында беренче урын Әбҗәлил районыннан килгән Азат Атангуловка һәм Чакмагыш районыннан Рәис Кадраевка бирелде. Икенче урынга Тәтешле районыннан Данил Камалетдинов һәм Удмурт Республикасыннан Александр Ашихмин чыкты. Бәләбәй районыннан Виктор Никулин һәм сибайлы Санъяр Мәүлеткулов өченче урынны алды. Дуваннан — Ринат Бишев, Белореттан — Мөбәрәк Галиастанов, Балтачтан — Алмаз Рәҗәпов, Ханты-Манси округыннан — Сергей Янчубаев, Яңавылдан — Ирнус Имамов, Зәвәт Сәгыйтов, Удмуртиядән — Светлана Егорова төрле дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде.
Ансамбльләр чыгышы аеруча матур иде, алар башкарган көйләр, җырлар күңелгә бик ятыш булды. Берсеннән-берсе көчле, үзенчәлекле ансамбльләр арасында да ярыш кызу барды. Удмурт Республикасының Шаркан районыннан Николай Майоров һәм Яңавыл районыннан Ильяс Тимершин җитәкләгән ансамбльләр беренче урынга чыкты. Икенче урынны Калтасы (җитәкчесе Александр Шипаев) һәм Зианчура районнары ансамбльләре (Вафа Мәүлетов) яулады. Өченчелекне Илеш районыннан балалар ансамбле (Салават Шәрифуллин) һәм Чакмагыштан Ринат һәм Фидрат Бикмәтовлар дуэты алды. Шулай ук Тәтешле, Яңавыл, Уфа, Дүртөйле шәһәрләре һәм районнарыннан килгән ансамбльләргә төрле дәрәҗә дипломнар тапшырылды. Автор-башкаручы призына Балакатайдан килгән Виктор Патраков лаек булды. “Башкару йолаларын саклаган өчен”, “Гармунда уйнау осталыгын камилләштерүгә керткән өлеше өчен” номинацияләре дә үз хуҗаларын тапты.
Мәйдан тутырып килгән тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Әйе, гармунны ярата, зурлый безнең халык. Элек-электән ул шатлыгын да, кайгысын да гармун белән бергә кичергән. Гармун белән бәйрәмнәр үткәргән, парлар ярәшкән, гармун белән моңланган, кайгысын баскан. Хәтта яуга кергәндә дә ул моңлы дустыннан аерылмаган. Бөек Ватан сугышы башланып бер ай үтүгә фронтка, танклар һәм пушкалар белән беррәттән, 12 мең гармун озатылуы да күп нәрсә турында сөйли. Көзгә инде аларның саны 60 меңгә җитә. Солдатларның рухын күтәрү өчен каһәрле сугыш елларында яу кырына дистәләгән мең гармун җибәрелә. Шулай итеп, канлы сугышны да совет солдаты белән бергә үтә гармун. Менә шундый гармуннарның берсе — дәүәтисе яуда йөртеп алып кайткан гармун белән килгән иде бәйгегә Салават районыннан Ралим Гаделшин. Ул әлеге гармунның өйдә кадерләп саклануы турында сөйләде.
— Дәүәтидән соң әтием уйнады, хәзер инде ул минем кулларда, озакламый бу истәлекле уен коралын улыма тапшырачакмын, — диде ул.
Әйе, юкка гына гармунны күп халыклар, урыслар да, татарлар да үз уен коралы дип санамый. Мондый бәйрәмнәр бихисап төбәкләрдә үткәрелә. Яңавыллыларның да гармунны, гармунчыларны, милли җырларыбызны саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез.
... “Уйна, гармун, уйна!
Өздерепләр уйна!
Эрет әле күңел бозларын...” — дип дәртле җыр агыла. Әйе, уйнасын, беркайчан да тынмасын гармуннар, чөнки аларда — халык моңы, халык сагышы, халыкның шатлык-куанычлары, киләчәккә өмете.