Концерт залы артында автобуслар тезелгән. Аларга беркетелгән ил тамгасына игътибар итмәсәң дә, милли киемнәр барысын да танытып тора. Менә Һиндстан кунаклары чалма урау белән мәшгуль (Панджаба шәһәреннән фольклор сәнгате клубы килгән). Тән төсләре белән башкалардан шактый аерылып торучы Көньяк Африкадагы дусларыбыз төймәләрен барлый, чәчләренә кадалган каурыйларын ныгыта...
Сәхнә артында — төсләр, телләр чуарлыгы, күңелле аралашу. Телне аңламаган очракта, шат елмаеп баш кагалар. Әйтик, Кытайдан килгән Фенг Лон белән шулай булды. Ярый ла тиз арада тәрҗемәче ярдәмгә килде. Әмма аны да аңлавы шактый авыр, шулай да бер нәрсә яхшы аңлашыла: кытайлылар үзләрен Башкортстанда рәхәт тоя.
Таҗикстаннан килгән “Гөлшан” дәүләт эстрада-этник ансамбле егетләре чагу киемнәре белән әллә кайдан балкып тора. Кулларында — ике кыллы думбыралар. “Сезнең өч кыллы думбырагыздан әллә ни аерылмый да!” — ди егетләр.
Арай Кинҗетаева Казахстанның Алматы шәһәреннән килгән.
— Их, Уфаны күреп өлгермәдек! — дип уфтана чибәр Арай, җил аударырга тырышкан ак каурыйлы биек баш киемен сакларга тырышып. — Бер каланча кебек һәйкәл янында гына (Дуслык монументы. — А. Ю.) экскурсиядә булдык... Тагын берәр килеп булса, музейларны, башка истәлекле урыннарны да күрәсем килә...
Казах кызлары (“Назик” фольклор-этнография ансамбле) “Ай, былбылым” җыры белән килгән, исәпләре — татарча җырларга.
Үзбәкстанның төрле шәһәрләреннән 15 кешедән торучы коллективның тәэссоратлары яхшы, районнарда Сабантуйларда катнашканнар. “Уртак йолаларыбыз да, милли ризыкларыбыз да байтак. Туганнар кебексез. Барысына да, бигрәк тә безне кабул иткән кунакханә хуҗаларына, рәхмәт белдерәбез!” — ди үзбәкләр бертавыштан.
Әзерлек вакытында бергә булганлыктан, сәхнә артында коллективларны аерып та булмады. Дуслашып өлгергәннәр шул! Әмма сәхнәдә һәркем үз илен тәкъдим итте, үз мәдәнияте белән таныштырды. Уфа урамына Бразилия карнаваллары рухы кертеп “Cadica Dance Company” бию коллективы башкаруында самба ритмнары яңгырады. Әле генә динамикалы, әле генә талгын көйләр Кытай мәдәнияте белән таныштырды (“Ланчьжоу йолдызлары” бию коллективы). Азия халыкларының мәдәни мирасын Көньяк Африкадан килгән кунакларның экзотик чыгышы алыштырды — алар яңгыр чакырырга өйрәтте. Халык биюләре, җырлары, традицияләр, милли риваятьләрдән сюжетлар — болар барысы да тамашачыны төрле милләтләрнең яшәеше, гореф-гадәтләре белән таныштырды.
Әйткәндәй, фестиваль 2014-15 елларда Русиянең Шанхай хезмәттәшлек оешмасында рәислек итү елы планына кертелгән, шуңа да анда катнашучылар — ШОС һәм БРИКС илләреннән иҗат коллективлары. Соңгы елларда бәйрәм “Русия мәдәнияте” федераль программасы кысаларында уза.
Өч сәгать дәвамында концертны алып баручылар Фаягөл Дәүләтъярова белән Дмитрий Каретко тамашачыны катнашучы илләр, коллективлар тарихы белән таныштырды. Ахырда фестивальдә катнашучылар бергәләп сәхнәгә чыкты.