+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яшьлекнең яше булмый

Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршында үткән чарада бу аеруча ачык чагылыш тапты.Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршында “Без — яшь!” дип аталган мәдәни чара узды. Халыкара яшьләр көненә багышланган чараны театрның яшь актерлары әзерләнде. Ямьле җәй көнендә тамаша карарга халык күпләп җыелды.

Концертның рәсми өлешендә кунакларны театр директоры Илдар Хаҗиев сәламләде.
—Яшьлек — һәр кеше тормышында иң гүзәл чор. Яшьлекнең яше юк аның, иң мөһиме — күңелең белән һәрчак яшь калу. Хөрмәтле яшьләр, авырлыклардан курыкмагыз, намуслы һәм гадел булыгыз. Алга таба юл ярыгыз, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын, — дип теләде ул.
Анда, шулай ук, “Тулпар” яшьләр журналының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, шагыйрь Мөнир Вафин чыгыш ясады. Ул яшьләрне театрга йөрергә, гәзит-журналлар укырга, әдәбиятны яратырга өндәде.
Шоу-программаның тәүге номеры булган брейк-данс биюе яшь тамашачыларга гына түгел, өлкән яшьтәге апа-абыйларның да күңеленә хуш килде. “Нур”да эшләүчеләр актер осталыгы белән генә чикләнми. Айнур Баянов, Гөлназ Биктимерова, Вилдан Мисбахов моңлы җырлар башкардылар.
Тамаша флешмоб белән тәмамланды. Татар эстрадасының популяр җырларыннан торган тезмәгә театр актерлары тамашачылар белән бергә биеде. Әйтергә кирәк, шунда гына уйлап табылган бу күмәк бию бик чагу һәм күңелле килеп чыкты. Концерттан соң кунаклар “Балконнан төшкән мәхәббәт” спектаклен карады.
Читайте нас: