Туганнарны бер зур табын артына җыеп сөйләшү, танышу (күпләре бер-берсен ишетеп тә белми бит!) Миякәтамакның абруйлы шәхесе, танылган педагог, тарихчы, бүген авыл старостасы йөген тартучы хезмәт ветераны Җәвит Мәһәдиевның күп еллар күңелендә йөрткән хыялы иде. Ниһаять, авылдагы улы, мәктәп директоры Газинур, туганнан туган энекәше, урындагы малтабар Уралның зур ярдәменә таянып, Җәвит Гатаулла улы изге ниятен тормышка ашырды.
Чараны ул “Мәһәдиев Җәләлетдин Мәһәди улының шәҗәрәсе” дигән зур гына китабын бастырып каршылады. Бәйрәмгә кайтучыларның барысы да әлеге китапка кертелгән. Мәһәдиевлар чыгышлары белән Татарстанның Апас районыннан. Аларның Башкортстанга килеп урнашуына да озакламый 300 ел була. Бу елларда Мәһәдиевлар, чын-чынлап, илгә генә түгел, бөтен дөньяга таралып өлгерә. Шәҗәрә бәйрәменә кунаклар Татарстаннан, Уфадан, Нефтекамадан, Әлшәй, Бәләбәй, Миякә, Туймазы районнарыннан һәм башка төбәкләрдән кайткан иде. Араларында мактаулы исем йөртүчеләр дә бар.
Очрашу Җәвит Мәһәдиев тырышлыгы һәм барлык авыл халкы көче белән төзелгән яңа мәчеттә башланды. Хәер салу, дога кылудан соң, Бөек Ватан сугышында ятып калган һәм Җиңү белән кайткан авылдашларны зурлап искә алу булды. Әйткәндәй, обелискта Мәһәдиевлар фамилиясе зур урын алган.
Хәмерсез, әмма бик мул аш табыны миякәтамаклылар өчен изге урынга әверелгән салкын тау чишмәләре янында корылды. Монда бәйрәмнең төп өлеше, гаилә сабантуе узды. Туганнарның сагынган, табылган чагы бик күңелле һәм хискә бай булды.