+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җырның канаты бар

Остаз укучылары белән бергә үсеш ала.Шундый кешеләр була, үзләре белән очрашканчы, алар турында бик күп яхшы сүзләр ишетергә туры килә, шунлыктан күптәнге танышың кебек күрешәсең. Якташым Алия Закирова да шундыйлардан. “Ике аккош” республика фестивалендә җиңүчеләрнең берсе, “Роза ветров” дип аталган Бөтенрусия фестивале, “Озын көй” республика бәйгесе дипломанты, моңлы тавышлы җырчы – Туймазы районының Серафимовка авылы кызы ул. Музыкаль белем алуда әнисе Миңнеруза Зәки кызы белән әтисе Фәрит Миңлегәрәй улы Әюповларның роле зур булган. Үзләре дә концертлар оештырып, җырлап йөргән кешеләр булганга, күз нурлары Алиянең дә сәләтен ачыклап, дөрес юнәлеш бирә. Скрипка классы буенча музыка мәктәбен, аннары Октябрьский музыка колледжын уңышлы тәмамлый кыз.

— Фольклор бүлегендә бик теләп, яратып укыдым. Искиткеч моңлы да, дәртле дә халык җырларын үз итүемә остазларым Галия Мусина белән Закирә Вәлиевага зур рәхмәтлемен. Башкару осталыгыннан тыш, баян, фортепьяно, скрипка кебек уен коралларында уйнау, нәфис сүз, кыз яучылау, туй, сабантуй кебек халык йолаларын сәхнәләштерү, зәвык белән киенү, тамашачы алдында үз-үзеңне тоту серләренә дә укыганда төшендем, — ди Алия Фәрит кызы.
Укуын тәмамлап, Октябрьский 2нче музыка мәктәбендә эшли башлагач, әтисе югары белем алырга киңәш итә. Алия Казанга юл тота. Мәдәният hәм сәнгать университетының милли дирижерлык бүлегендә уку бәхете тия аңа. Вокал укытучысы Л. Хәсәнованың: ”Җырласаң, бирелеп, ихлас итеп җырла”, — дигән сүзләрен яхшы үзләштергән Алия сәхнәдә бөтен булмышын оныта. Җырларын йөрәге аша үткәреп, тамашачының күңеленә үтәрлек итеп башкара. Казанда укыган еллары, “Нурлай”, “Сорнай” ансамбльләрендә, халык музыка кораллары оркестрында солист булуы, сабантуйларда, җыр бәйгеләрендә катнашуы турында Алия ханым зур горурлык белән искә ала. Студент еллары истәлеге — татар кураен үз иткән. Аны үзе укыткан Кандра музыка мәктәбендә бүген дә файдалана, баланың музыканы ишетү, тоюын үстерүдә нык ярдәм итә дип исәпли.
Казаннан Кандрага кайта Алия. Авылыбыз егете Элдар Закиров белән гаилә кора, бүгенге көндә Нурислам белән Айсылу исемле сәләтле балалар үстерәләр. Биредәге музыка мәктәбендә милли фольклор, жыр hәм курай дәресләрен укыта. Марсель Хәбибуллин, Аида Сафина, Розалина Латыйпова, Айдар Габдуллин, Динар Сөләймәнов, Нияз Имамов, Карина Миңнуллина hәм башка укучылары белән горурлана. Җыр-моңның аларның булачак һөнәре яисә көндәлек тормышы белән үрелеп барачагына иманы камил укытучының. Әниләр көненә багышланган район бәйгесендә укучылары Юлия Петруня, Алия Алмакаева дуэтының – I, Флорид Латыйповның III дәрәҗә дипломга, Марсель Хәбибуллинның 3нче урынга, үзенең Гран-прига лаек булуы күп нәрсә турында сөйли. Уңышларга әти-әнисенең фатыйхасы, хезмәттәшләренең ярдәме белән ирешүен ассызыклый Алия Закирова. Гаилә әгъзаларының фикердәшләр булуы белән бәхетле ул.
Алия Закированың сәхнәдә очып-очып җырлавын тыңлаганнан соң, “Җырның канаты бар” дигән сүзләргә ышана башлыйсың. Шундый сәләтле кызларыбыз балаларыбызга музыка дәресләре биргәндә халкыбыз мәдәнияте, телебез, сәнгатебезнең киләчәге ышанычлы булуга өмет зур.

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА,
Кандра авылы
Читайте нас: