+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
12 сентябрь 2015, 22:03

Милләтләрне берләштерүче бәйрәм ясыйк!

Башкортстан халыклары ассамблеясенең яңа башлангычын тормышка ашыру юнәлешендә Федоровка районында әле үк күләмле эшчәнлек алып барыла.Башкортстанда гомер кичерүче төрле милләт халыкларын берләштерүгә юнәлтелгән колачлы яңа проектка старт биреләчәк. Бу хакта Башкортстан халыклары ассамблеясе утырышында аның рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина белдерде.Зөһрә Җиһанур кызы билгеләвенчә, бүген республикада төрле милләт халыкларының күпсанлы бәйрәмнәре үткәрелә. Әмма Халыклар дуслыгы йортындагы милли-мәдәни үзәкләр үткәргән чараларның күпчелеге, нигездә, фәкать бер милләтне үз эченә ала. Бу җәһәттән яңа проект күпсанлы милләт халыкларын уртак бәйрәмгә җыю максатын куя.

— Бүген без төрле милләт халыклары яшьләрен тупларлык зур проект өстендә эшлибез. Ул “Урал батыр варислары, яманлыкка беркайчан да юл куймагыз” дип аталачак. Анда милли ихаталар, викторина, конкурслар белән чагу тамаша булачак, — ди бу хакта Ассамблея рәисе.
Әлеге башлангычка Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Максим Михайлов та уңай бәя бирде. Ул халыклар бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән чараларга күбрәк игътибар бирү зарурлыгын сызык өстенә алды.
— Бүген безнең алда ике мөһим бурыч тора: аларның берсе республикада гомер итүче һәр халыкның үзенчәлеген, рухи кыйммәтләрен саклап калу булса, аларның бердәмлеген ныгыту да көнүзәк мәсьәлә. Әлеге вакытта бу бурычларның беренчесен тормышка ашыруга зуррак игътибар бирелә дип уйлыйм. Әлбәттә, һәр милләтнең аерым бәйрәмнәре, һичшиксез, булырга тиеш, әмма алар белән бергә милләтара мөнәсәбәтләрне, халыклар дуслыгын ныгытуга юнәлтелгән чаралар оештыру җәһәтеннән дә эшне җанландыру зарур, — диде ул.
Утырышта, шулай ук, Башкортстан халыклары ассамблеясе каршында республикада гомер кичерүче төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыручы махсус телевизион тапшыру оештыру мәсьәләсе дә күтәрелде.
Әйтергә кирәк, югарыда яңгыратылган мөһим башлангычлар инде бүгеннән үк нәтиҗәле тормышка ашырылучы төбәкләр дә юк түгел. Мәсәлән, күпмилләтле Федоровка районында барлык бәйрәмнәр һәм чаралар да биредә гомер кичерүче төрле милләт халыклары һәм аларның күпсанлы милли-мәдәни коллективлары катнашлыгында үткәрелә. Моның өчен биредә ныклы җирлек тә булдырылган.
Атап әйткәндә, районда алты халык коллективы эшләп килә. Бу җәһәттән Бала-Чытырман авылының “Замандаш”, Яңа Явышның “Айгүзәл” — башкорт, Кирюшкиноның “Ашкадарские родники”, Новоселканың “Мерчень” — чуваш, Югары Алаштанның “Килейне” — мордва, район Мәдәният сарае каршында эшләп килүче урыс хоры, башка күпсанлы коллективлар чыгышлары районда гына түгел, аннан читтә дә киң билгелелек яулаган. Әлеге коллективлар республикада үткәрелүче мәртәбәле фестиваль, конкурс, бәйрәм чараларында әледән-әле катнашып, аларда һәрдаим матур уңыш-казанышларга ирешә. “Салават җыены”, “Ашкадар таңнары”, “Шәҗәрә бәйрәме”, “Дуслык гөлләмәсе”, “Бердәмлек” — шушы һәм башка колачлы проектлар алар катнашкан чараларның берничәсе генә.
Янә дә шул: районда төрле милләт халыкларын берләштерүче, аларда бер-берсенең мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт уятучы чаралар да даими үтеп тора. Мәсәлән, “Шәҗәрә бәйрәме” ел саен райондагы 32 мәдәният учреждениесендә үткәрелә һәм чын-чыннан бөтен район халкын колачлый. Районда даими үткәрелүче башкортларның “Сөмбелә”, “Карга боткасы”, урысларның — “Раштуа”, “Пасха”, татарларның — “Каз өмәсе”, “Нәүрүз”, чу­вашларның — “Нартуган”, “Саварни”, мор­два­ларның “Иничи”, “Мастяньчи” бәйрәмнәре дә күптән инде уртак проектка әверелгән. Аларда биредә гомер кичерүче һәркем теләп катнаша, рәхәтләнеп күңел ача.
Башкорт, урыс, татар, мордва, чуваш, районда гомер кичерүче башка халыкларның мәдәниятен, әдәбиятын пропагандалау, милләтара дуслыкны ныгыту юнәлешендә китапханәләр челтәре дә күләмле эш алып бара. Биредә шушы халыкларның күренекле әдипләре иҗатына багышланган чаралар, әдәби укулар әледән-әле оештырыла һәм, билгеле, алар да төрле милләт халыклары катнашлыгында үтә. Бу җәһәттән этник төркемнәрне хезмәтләндерү буенча махсуслаштырылган китапханәләр каршында оештырылган, (ә алар районда дүрт: Юлдаш — башкорт, Денис — татар, Югары Алаштан — мордва, Кирюшкино — чуваш авыл китапханәләре) мини-музейлар да төрле милләт халыкларының тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру юнәлешендә зур эш алып бара. Китапханә фонды даими рәвештә яңа чыккан китаплар белән баетылып тора.
Районда төрле милләт халыкларының рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә җитди игътибар бирелүе вакытлы матбугатка язылу нәтиҗәләрендә дә ачык күренә. Күпчелек төбәкләрдә тиражларның төшүе күзәтелсә, биредә ул тотрыклы саклана яисә үсешкә таба бара. Мәсәлән, “Кызыл таң” гәзите генә дә районда 250 данәгә якын тарала!
Гомумән, милли-мәдәни үсешкә бәйле һәр мәсьәлә район җитәкчелегенең даими игътибары үзәгендә. Шуңа да әлеге өлкә биредә нәтиҗәле үсеш алган һәм республика күләмендә үрнәкле булып тора: Федоровка коллективлары әледән-әле мәртәбәле җиңүләр яулый, яңа уңыш-казанышларга юл яра. Ә иң мөһим нәтиҗә исә — халыклар дуслыгы, районда гомер кичерүче милләт вәкилләре арасында бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәт! Әлеге күркәм традицияләр районда алга таба да нәтиҗәле дәвам иттерелер һәм федоровкалылар Башкортстан халыклары ас­самблеясенең яңа проектын тормышка ашыруга да бердәм кушылыр, дигән теләктә калыйк!
Читайте нас: