+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
6 октябрь 2015, 21:52

Кемгә — сылу кыз, кемгә — утын агачы...

Туймазы татар дәүләт драма театры Роберт Миңнуллин шигырьләре буенча куйган спектакль күңелдәге тынычлыкны бозды.Премьерага Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин үзе дә килгән иде. Шагыйрьнең төрле шигырьләрен бер сюжетка тезеп, “Каеннарым белән...” тамашасын тәкъдим итүчеләр — режиссер Байрас Ибраһимов белән сценарий авторы Алтынай Бурина.

...Зал шыгрым тулы, алма төшәр урын юк. Спектакльнең беренче минутыннан ахырына кадәр дулкынландыргыч халәт сакланды. Тамаша яшьлекне сагыну, юксыну, ләкин моңаеп, еламсырап утыру түгел, өлкәнәя барсак та, яшәүгә омтылу турында! Кемдер көрәшә, үзенә яңа шөгыль эзли, таба, икенчесе тыпырчына, тик сынатмый, пыскып түгел, дөрләп яна. Яратасы, яратыласы килә аның! Кояшлы көне дә, бураны да аңа искиткеч якын, кадерле...
“Мин ризамын язмышыма!” — бу репликаны гомеренең көзенә кергән һәрбер кеше герой артыннан кабатлагандыр, чөнки ул күңелдә бит. Өлкән буын зарланып, төшенкелеккә бирелеп яшәргә өйрәнмәгән, ул — көчле буын. Бу халәт балачактан, сабантуйларда көрәшеп-узышып, печән чабып, әти-әнинең кырыс һәм дөрес тәрбиясеннән килә. Ә әниләрнең берчә усал, берчә ягымлы карашы? Озын кичләрдә мич буенда сөйләгән әкиятләре? Авторның әнисенә булган мөнәсәбәте, ананың улын формалаштырудагы роле әсәрдә ачык ярылып ята. Ана ролен Рима Ключарева искиткеч бирелеп уйнады, тулысынча ачып салды. Миңа калса, әниләре артык таләпчән кешеләр үзләренә тигән тәрбия серенә төшенеп, уйлангандыр.
Шигырь һәм җырның шагыйрь өчен тормыш мәгънәсе булуы чагу ачылган: “Әдәби әсәр шундый булсын — елатырлык. Хәтта ирләрне елатырлык! Ләкин нигә соң елатырга? Кешеләрне кирәк юатырга!” Елату туң йөрәкләрне эретер өчен булса, юату газаплардан арыган, сабырлыгын җуйганнар өчен кирәк. Ә моң турында әйтеп торасы да түгел. Көй йөрәк, күңел төпкеленнән чыга. Бигрәк тә читтә йөреп, туган төбәгенә кайтканнар җырга сусаган була. Әнә шагыйрь дә авылына ямьле җәйләрдә — сабан туе чорында кайткан. Монда инде беренче мәхәббәт тә, җан дуслары, туган як гүзәллеге аның бар булмышын биләп ала, тынгы бирми. Тик каеннар арасында гына барысы да искә төшә. Ә ник каеннар икән? Чыршы да, нарат та, имән дә түгел!
— Мин каеннар һәм әнкәй темасына еш әйләнеп кайтам, болар миңа изге тема. “Каен миңа — сылу бер кыз, сиңа — утын агачы” дигән бер әдип. Ак каеннар белән ак бураннарны ярату — кеше күңеленең чиста һәм пакь булуын күрсәтә түгелме? — диде Роберт Миңнуллин спектакль тәмамлангач.
“Бүген кем гайрәтле?”, “Әйбәтлек белән начарлык бергә...”, “Эшләүче аз!”, “Почетта нахаллык!”, “Берүземә 100 дус, кайсы белән китәргә?”, “Бар җирдә кода-кодагыйлык...”, “Өч тиенлек талант булмаса да, данга тартыла халык...” Җәмгыятьтәге менә шундый җитеш­сезлекләр шагыйрь җанын телгәли, бу тамашачыга да ирешми калмый. Җырлары, фәлсәфи фикерләре дөньяны үзгәртү көченә ияме-түгелме дигән шик уяна аңарда. Ләкин бу шикләнү бер минутлык! Сер бирмәбез һичкайчан, сүзебезне әйтми калмабыз дигән уй-фикер барыбер өскә калка. Шагыйрь образы спектакльдә берничә артист тарафыннан ачылды (Данил Нуриханов, Айрат Солтанов, Марат Хәсәнов, Марсель Мөсәвиров). Гомумән, алар һәммәсе дә үзенчәлекле осталыкка ия.
— Артистлар тамашачыга шигырьләрне дөрес интонация белән ишеттерде, күңеленә җиткерде. Рәхмәттән башка сүзем юк аларга. Дәррәү алкышлар — халык фикере шул инде, — диде тамашадан соң Роберт Миңнуллин.
...“Каеннарым минем” спектакле тәмам­лануга күпмедер вакыт үтсә дә, күңелдәге фикерләрне анализлап, үз язмышым белән чагыштырып, гомер юлы белән барлап йөрим. Чынлап та, тынычлыкны бозып китте шагыйрь.
Читайте нас: