+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
7 октябрь 2015, 21:28

Көзге салкын көннәрдә моң керсен күңелләргә

15 октябрьдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале гала-концерты үтәчәк. Мәгълүм булуынча, фестиваль ун елдан артык Русиянең бик күп төбәкләрендә, чит илләрдә югары дәрәҗәдә оештырыла һәм һөнәри татар җыры дөньясындагы иң чагу чараларның берсе санала.

Сәхнәдә төрле буын татар җырчылары чыгыш ясавы игътибарга лаек. Тамашачылар танылган җырчылар Зөһрә Шәрифуллина, Илһам Вәлиев, Халидә Бигичева, Фәдис Ганиев, Илсаф һәм Фердинанд Сәләховның моңлы тавышын ишетә алачак. Шулай ук Ваһапов фестивале лауреатлары Руслан Сәйфетдинов, Рөстәм Асаев, Сирина Зәйнетдинова, Гөлсирин Абдуллина чыгышлары да һәркемнең күңеленә хуш килер. Шул ук вакытта, җыр табынында сәнгать дөньясында тәүге адымнарын гына ясаучылар да булачак. Яшь җырчылар Ярамир, Рифат Шәрәфетдинов, Гөлназ Асаева, Азат Абитов, Рәсүл Салихов, Марсель Фаткуллин, Ранис Габбасов һәм Артур Шөгаепов чыгышлары да тамашачыларны битараф калдырмас. “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры һәм виртуоз-музыкант Ринат Вәлиев кичәгә ямь өстәячәк.
Җыр ул — җанга дәва. Көзге салкын көннәрне чагу төсләргә баетып, яшәү көче алырга теләсәгез, кичәгә рәхим итегез.
Читайте нас: