+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
20 октябрь 2015, 22:08

Татар җырының гомере озын булыр!

Дүртөйле шәһәрендә яшь башкаручыларның “Туган тел” ХI республика бәйгесе узды.Республиканың Мәдәният министрлыгы, Халык иҗаты үзәге, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты һәм Дүртөйле районы хакимияте оештырган мәдәни чарада Башкортстанның төрле төбәкләреннән һәм Татарстаннан өч дистә­дән артык яшь җырчы катнашты. Бәйге шарт­лары буенча, “Туган тел”дә 16-35 яшь­лек үзешчән һәм профессионал баш­кару­чылар иҗади мөмкинлекләрен сыный ала.

“Туган тел” конкурсын ачу тантанасында, яшь җырчыларны сәламләп, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәсәнов аларның һәркайсына уңышлар, яшьләрнең сәхнә осталыгын үстерү юлында чараның зур баскычка әверелүен теләде.

Жюри әгъзалары белән дә таныштырыйк. Алар: “Туган тел” конкурсының авторы — композитор Алик Локманов, җырчы, тальянчы, Башкорт­станның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәли­әхмәтов, Татарстанның атказанган артисты, җырчы, композитор Айрат Халиков, “Туган тел-1998” бәйгесе лауреаты, танылган сәхнә йолдызы Дамира Сәетова, республика Халык иҗаты үзәгенең җыр буенча белгече Наталья Кондакова. Жюри рәисе — Русиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, сәнгать фәннәре кандидаты, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе профессоры Идрис Газиев инде өченче тапкыр кунакчыл Дүртөйле җирендә оештырылучы иҗади бәйгене татар дөньясындагы матур, әһәмиятле вакыйга буларак билгеләде.

Конкурсның беренче көнендә башкаручылар икешәр җыр тәкъдим итте: аларның берсе борынгы татар халык җыры, икенчесе татар яки башкорт композиторы тарафыннан иҗат ителгән булырга тиеш иде. Башкаручыга сәхнәгә үз иҗат җимеше белән чыгу хокукы да бирелде.

Кичен бәйгечеләр, өч төркемгә бүленеп, Дүртөйле районының Суккул, Иске Баеш, Исмаел авылларында шыгрым тулы залларда концерт күрсәтте.

Икенче турга 17 җырчы үтте. Бәйгенең икенче көне дә яңа ачышларга, матур вакыйгаларга бай булды. Татар җыр сәнгате мэтры Идрис Газиев оештырган осталык дәресе яшь башкаручылар хәтерендә гомергә уелып калгандыр, мөгаен. Идрис Мөдәрис улы ассызыклавынча, җырчы тамашачы күңеленә үтеп керү өчен һәр әсәрне йөрәге аша үткәреп башкарырга омтылырга бурычлы.
Читайте нас: