+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
31 октябрь 2015, 11:53

Бишбүләгем — терәгем, син дип яна йөрәгем!

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре”ндә шушы төбәктән чыккан якташлар очрашуы үтте.Халык сөйли: Бишбүләк районы чикләрен үтеп керү белән сине юл чатында байбаклар каршы ала. Бу җәнлекләр, республиканың 11 районында очраса да, нәкъ шушы Бишбүләк җирендә үзләрен иркен тота, ди. Юлчының каршына ук чыгып, күзләрен тутырып, моңсуланып карый байбак. Гүя, бу җир — минем туган йортым, зинһар, аңа сак бул, дип әйтергә тели.

Чынлап та, төбәкнең табигате үзенчә­лекле. Районның төньяк-көнбатышында Ык елгасы баш алган, ә көньягын, кечкенә елгалар белән кушылып, Дим елгасы кисеп уза. Елга-суга бай як бу. Чишмәләре генә дә 300гә якын!

— Табигатебез бик матур, әмма төп байлыгыбыз — кешеләр! — ди бу җәһәттән район хакимияте башлыгы Наил Гатауллин.

Әйе, танылган дәүләт эшлеклесе, дипломат Кәрим Хәкимов, язучы һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Таһир Ахунҗанов, чуваш әдәбияты классигы Константин Иванов, драматурглар Габдулла Әхмәтшин, Филипп Вуколов-Эрлик, шагыйрә һәм драматург Ираида Петрова-Нарс, Чувашиянең халык шагыйре Яков Ухсай, башкорт совет актеры һәм режиссер Тимер-Булат Имашев, татар язучысы, шагыйрь-патриот Фатих Кәрим — шушы кечкенә исемлек тә бишбүләклеләр да­нын әллә кайларга тарата. Тик бу шә­хесләрне Бишбүләкнең олы елгалары белән тиңләсәк, әле кеше күзенә күренмәгән әллә никадәр кечкенә, саф чишмәләре бар аның.

Төбәк белән танышу өчен, әлбәттә, анда бару кирәк. Тик Уфадан 230 чакрымда урнашкан районга һәр теләгән кеше барып җитә алыр микән?

Коммерция карамагында булмаган «Созидание» оешмасы оештырган “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты өч ел элек гамәлгә ашырыла башлаганда ук шуны күзаллаган иде: республика районнары белән башкала тамашачысын, якташларны очраштыру, бер кичкә район сулышын театр бинасына күчерү. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында утыздан артык шундый җырлы-моңлы очрашу узды. Чираттагысы Бишбүләк районына багышланды.
Бишбүләк районы үзәгеннән дүшәмбе көн иртән автобуслар, җиңел машиналар кәрваны юлга чыкты. Ә кичен, көзнең кәефсез, җилле-яңгырлы чагы булуга карамастан, “Нур” театры халык белән шыплап тулды. Күбесе, әлбәттә, якташлар. Бишбүләктә туып, тормыш җилләре белән чит тарафларга барып чыгучылар байтак булган икән. Җылы кочаклашулар, хәл белешүләр, яңалык сорашулар — очрашуларның иң кыйммәтлесе шушыдыр. Туган нигезне кайтып күрүдән мәхрүм булучылар өчен әлеге тамашалар — зур мөм­кинлек, табыш.

Фойега әйтерсең лә, Бишбүләк үзе күченеп килгән. Стендлар, картиналар, кул эшләре төбәкнең үткәне һәм бүгенгесен чагылдыра. Киштәләрдә Бишбүләк язучылары­ның китаплары белән янәшә алар турындагы китаплар — укы, таныш, белеп кал! Августта район 85 еллыгын билгеләгән, бу күркәм дата да күргәзмәләрдә киң чагыла: район тарихы һәм ул тарихны язучы шәхесләр, төбәк кичергән вакыйгалар фотоларда һәм язмаларда бәян ителә.

Бишбүләкнең уңганнар төбәге булуын да сөйли күргәзмәләр. Күз явын алырдай кул эшләре тезелеп киткән. Яшьләр өчен үзенчәлекле тәрбия чарасы да бу. Үз кулларың белән менә нинди матурлык тудырып була икән! Концерт карарга килгән тамашачы Бишбүләк остабикәләренең кул эшләренә кызыксынып бага. Әйтик, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының беренче курсында укып йөрүче Роза Габдрахманова үзе зур күргәзмә белән килгән. Акварель белән майлы буяулардан гына түгел, йоннан да гаҗәеп матур картиналар эшләгән ул. Бу осталык аңа әнисеннән күчкән. Олеся Андреева да йон эшкәртү остасы икән. Ул үзе эшләгән өс һәм баш киемнәре белән таныштырды. Елена Герасимова полимер балчыктан алка-төймә-беләзекләр эшләгән, халык, хәйран калып, аның да эшләрен бәяләде.

Әмма күргәзмә никадәр зур булмасын, ул барыбер төбәк уңганнары хакында әйтеп бетерә алмый. Театр фойесы сыйдыра алмаган киңлекне видеотасма колачлый. Төбәкнең күренекле шәхесләре, бүгенге казанышлары турында фильмнар әзерләнгән.

Театрның беренче катында, рәхим ит — азык-төлек базары. Бал кортларыдай уңган бишбүләклеләр якташларын бал белән сыйлый. Шунда ук лимонад дегустациясе, бәлеш, печенье, икмәкләр... Халык гүләп тора. Сатып алучыларны баян моңнары дәртләндерә. Шушы моңга кушылып яңгыраган өченче кыңгырау якташларны тамаша залына чакыра.

Иң тәүдә хакимият башлыгы Наил Габдулла улы җыелучыларны сәламләде, тәбрикләде һәм районның якташлар җәмгыятен яңартып җибәрү тәкъдиме белән чыкты. Тиз арада җәмгыять әгъзалары сайланды, халыкны алар белән таныштырдылар. Төрле оешма-предприятиеләрдә җитәкче вазыйфалар биләүче я булмаса актив тормыш белән яшәүче, уңышлы бишбүләкле­ләрдән төзелгән җәмгыять шушы көннән алып башкаларны да үз канаты астына сыендырачак, зур эшләрдә башлап йөрүче булачак.

— Без зур гаилә кебек. Туган ягы­бызның патриотлары булыйк, бер-беребезгә ярдәм­ләшик, районыбызны бергәләп үстерик, — дип мөрәҗәгать итте район җитәкчесе.

Җыелучыларны бу олы бәйрәм белән “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов тәбрикләде. Ул бишбүләк­леләрнең гәзит тарихын язуга лаеклы өлеш кертүен билгеләде. Гәзиткә ике мөхәррир биргән районнарның берсе икән бу! Муса авылында туган, алда исеме аталган Таһир Ахунҗанов-Таһиров белән Мәнәвез-Мәскәү авылыннан Мөхәммәт Бикбулатов төрле вакытта гәзитнең мөхәррирләре булды. Барыш авылыннан Суфиян Әбүзаров гәзиттә Бишбүләк районының үз хәбәрчесе булып эшләде. Дүсән авылы егете Римат Кашапов “Кызыл таң”ның төрле бүлекләрендә хәбәрче, мөдир, баш мөхәррирнең һәм җаваплы секретарьның урынбасары вазыйфаларын башкарды. Кыңгыр-Мәнәвез авылыннан Әнвәр Сөләйманов “Кызыл таң”га 37 ел языша. Стажердан башлап, бүлек мөдире, үз хәбәрчеләр челтәре җитәкчесе булды ул. Елбүләктамак авылы кызы Светлана Ибраһимованың утыз ел гомере гәзит белән бәйле, ул “Кызыл таң”да корректор булып эшләде. Мөхтәрәмә Гайнанова районның Дүсән авылында туган, “Кызыл таң”да машинистка, корректор, тәрҗемәче вазыйфаларын башкарды. Бишбүләк җирен чын күңелдән яратучы һәм яраттыручы алар! Бүген дә район белән гәзит арасында дуслык җепләре ныклы. Әлеге бәйрәм дә — шуның бер дәлиле.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов район белән депутат буларак бәйле. Ул очрашуга җыр-бүләк алып килгән.

— “Кызыл таң” гәзите зур эш башкара, якташларны очраштыра. Проект барлык районнарны да урап чыксын, дигән теләк белдерәм, — диде ул.

Җырчы “Яңа сулыш” дигән яңа концерт программасын төрле милләтләр дуслыгына үрнәк булырдай Бишбүләк районыннан башларга уйлый икән.

Якташларын тәбрикләргә Стәрлетамак дәүләт бию театрыннан Резеда Биктимерова килгән. Азалия белән Урал Рәшитовлар чыгышы да тамашачылар өчен зур бүләк булды. Әйткәндәй, Азалия — Бишбүләк кызы. Рәис Вәгыйзов Бишбүләктә тумаган, әмма аның да концертта катнашуы очраклы түгел. Ул шушы районнан чыккан шәхес, республика Югары суды судьясы Фәнүз Мөхәммәтов иҗат иткән җырны башкарды.

Өч сәгатькә сузылган концертта Бишбүләкнең сәнгать тормышы бөтен байлыгы, тулылыгы белән ачылды. “Чык тамчылары” халык бию, “Ак калфак” татар фольклор-эстрада, “Хәзинә” башкорт фольклор, “Салкус” чуваш фольклор, “Росинка” балалар үрнәкле хореография, Азнай мәдәният йорты баянчылар ансамбльләре, җырчылар Маргарита Пашуткина, Екатерина Емельянова, Юрий Николаев, Любовь Левашова, Зөлфия Шәрифуллина, Павел Яковлев, Ольга Иванова, курайда, баянда чыгыш ясаучылар Бишбүләкнең кабатланмас моңнарын җиткерде.

Концертны Зүлия Такетдинова, Эльвира Хөснетдинова белән Венер Хисамиев алып бардылар. Концерт карап, бишбүләклеләрнең уңышларына сөенеп, тагын да очрашып торырга сүз куешып таралышты тамашачылар. Ә “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” яңа районга юл тота — 16 ноябрьдә “Нур” театрында иглинлылар очрашачак.


Читайте нас: