+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
31 октябрь 2015, 12:03

Әйләнә сәхнә әйләнә

10-17 сентябрьдә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры күрсәткән 11 спектакль арасында төрлесе бар. Әйтик, гастрольләр рәсми башланганчы көзнең бер көнендә Башкорт академия драма театры сәхнәсендә уйналган “Җәйнең бер көнендә” спектакле яңа эстетика алымнарын сынап карау сыман кабул ителде. А. П. Чеховның “Три сестры” әсәренә аваздашрак бу спектакль Туфан Миңнуллинның шаулап барган әсәрләренең (әйтик, “Ай булмаса, йолдыз бар”) финалына төзәтмә-постмодерка, натуралистик эстетика юнәлешендәге эзләнү иде.

Бу исә спектакль буена мәшһүр Н. Нәҗминең “Утлар сүнде, йолдызлар да сүнде, таң нурында йөзә болытлар”дигән сүзләренә язылган җырның көен искә төшереп торды. Бәлки, чынлап та, өлкән шагыйребез әйткәнчә, мондый тәҗрибәләр дә “юкка түгелдер”? Спектакльдән соң театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев үткәргән осталык дәресендә булган Башкорт академия театры артистларына әсәр охшаган бит. Кем әйтмешли, бирсен Ходай!

Гастрольләр рәсми ачылгач, Туфан Миңнуллинның “Диләфрүз” ремейкы, әсәрләре, театрның бүгенге репертуарын тәшкил һәм тәэмин иткән артист, драматург, режиссер Илгиз Зәйниевның балалар өчен “Монстр белән уен” (Т. Миңнуллин әсәре буенча) һәм, әлбәттә, театрның да, тамашачының да зәвыгына туры килгән. “Зәңгәр шәл”, “Хуҗа Насретдин”, “Сөясеңме, сөймисеңме?” спектакльләре тәкъдим ителде.

Шулар арасында, әлбәттә, барлык буын милли-төрки тамашачысын магниттай үзенә тартып торганы “Зәңгәр шәл” булды. Холык-гадәтләребез, хәтта тоткан мәсләгебез төрле-төрле булса да, безне килештереп, уртаклаштыра торган нәрсә бар. Ул да булса, моң-көй, сәхнә. Нәкъ җыр белән сәхнә күңелләребезне йомшарта, эчтәгене тышка чыгарып, җанны ачып бирә, бер-беребезне бербөтен итеп тояр хәлгә китерә.

Ә бит 20нче еллар ахыры 30нчы еллар башында “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл”, “Галиябану”, “Казан сөлгесе”, “Асылъяр”ларның шаулап баруы милли-эстетик-зәвыгыбызның юл башы булган ләбаса. Кулакка чыгарып, Себергә сөрелгән, ятимлек, ялангачлыктан, эзәрләүләрдән Урта Азия дала-калаларына таралганнарның да инминлеген саклап калырга шул әсәрләрдәге көйләр халкыбызның ярдәм иткән.

Моңсу, чыдам, эчтәгесен тышка чыгарып бармаган халыкның зәвыгын тәрбияләүдә, әлбәттә, “Зәңгәр шәл”нең дә роле гаять зур булгандыр. Җәлилчеләрнең соңгы минутларын күргән чит ил кешесенең “Татарлар җырлап үлделәр”, дигәнендә дә олы хакыйкать бар бит.

Шуңадыр, ахры, тамак ярып җырлау безнең мөселман халкына да, холкына да килешми. Мөслим Магомаевны гына алыйк. Урыс халык җырларын (“Вдоль по Питерской”, “Ах эта свадьба”) ул бер төрле, әзербайҗан халык мәгамиләрен бөтенләй икенче төрле башкара иде.

Гастрольләрнең тагын бер үзенчәлекле сыйфаты — күп кенә спектакльләрнең “Нур” татар дәүләт театрының зур сәхнәсендә куелуы.

Беренче спектакль — “Хуҗа Насретдин”. Программада — якташыбыз, энциклопедик галим, олы драматург Нәкый ага Исәнбәт белән янәшә таныш исем Сәгъдулла Ваннус. Бу җөмләгә кечкенә истәлек-аңлатма биреп, үткәнгә әйләнеп кайту урынлы булыр төсле.

Академик Риза Магазов тырышлыгы белән “Иммунопрепарат” берләшмәсендә оешып киткән, дөресрәге, яңадан туган “Нур” татар театрының бинадан-бинага күченеп йөргән еллары. (Бу каһарманлыгы өчен ул Кол Гали исемендәге бүләккә лаек булды). Репертуарның сайлыгын исәпкә алып, гарәп язучысы Ваннус Сәгъдулланың “Солтанмы мин, олтанмы?” әсәрен тәрҗемә итеп, театрга бирдем. Үзбәкстаннан килеп, Туймазы татар театрында матур гына спектакльләр куйган режиссер аны сәхнәләштерергә алынды. Тик, ничәмә тапкыр сөйләшеп, әсәрнең асылын аңлатырга тырышу, ул еллар өчен дә, бүген дә әллә ни хәтле киемнәр, декорация әзерләүгә киткән чыгымнарга карамастан, кунагыбыз фәлсәфи спектакль куясы урынга, буталчык тамаша оештырудан уза алмады. Артистларыбыз да ни уйнаганнарын аңламый калды шикелле.

Дөрес, спектакльне башка режиссерга биреп, репертуарда саклап калып та булыр иде. Өстән кемнеңдер әйтүе дә “ярдәм итте” шикелле, уңай бәя алган әсәр театр репертуарыннан төшеп калды. Әмма, кызып китеп А. Сухово-Кобылин, Е. Шварц, У. Теннесси пьесалары белән бергә шул ук В. Сәгъдулланың “Фил, галиҗәнапләре!” исемле кыска драмасын да тәрҗемә иткәч, Марис Нәзиров белән Фәнис Әмирханов аларны бергә туплап, “Уен гына димәгез!” исемле китап итеп зур гына тираж белән бастырып чыгар. Казанга юл төшкәндә башка бер-ике сәхнә әсәре белән шул китапны Камал театрына тапшырдык. Һәм менә берничә елдан соң шатлыклы очрашу. Тамашачыга таратылган программада якташыбыз Н. Исәнбәт белән күптәнге таныш исем Сәгъдулла Ваннус.

Сәхнәдәге Хуҗа күпме генә сәер, кызык-мәзәк хәлләргә тарымасын, табигый кануннарга тугры булып калганда гына тормыш-яшәеш дөрес була, дигән кагыйдәгә таянып эш итә.

Кыз бала үзеннән күпкә олы кешегә ( череп баеган сәүдәгәр булса да) түгел, үз тиңдәшенә (фәкыйрь булса да) пар булырга тиеш. Ил белән дә ике тәкәгә бер көрпә аера белмәгән ахмак яки тәкәбберлеге наданлыгын каплаган чалмалы ишәк түгел, аек акыллы, кешене хөрмәт итәрлек, акылы-зиһене җитәрлекләр идарә итәргә тиеш. Ата фил дә якында ана фил булганда гына тыныч яши ала. Табигый, үз-үзләре булып калганда гына кешеләр бәхеткә лаек. “Дәрәҗәгә мендем дип хатын аерырга, яңа хатын алырга син мине тиле, башыма бозау типкән дип беләсеңме?” ди ул хан урынына утырган ире янына килгән хәләл җефетенә.

Халык иҗаты әсәрләре белән бергә китапларга кертелгән “Хуҗа Насретдин мәзәкләре” исеме астында йөргән уймак хикәяләрнең берничәсен Н. Исәнбәт бергә тезеп, уртак ситуация-вакыйгалар белән бәйләп биргән. Мондый “дисбе-чылбыр кагыйдәләре. Хуҗаның Җиһангир мулла белән әңгәмә-бәхәсләрендә бигрәк тә ачык күренә. Әйтик, кәефсезлектән, үзен чорнап алганнарның ахмаклыгына гаҗиз булган Җиһангир муллага өч сорау бирә. Табигый, мулла аларның берсенә дә җавап бирә алмый. Хуҗага мөрәҗәгать итә. Ә Хуҗага шул гына кирәк. Бер уңайдан мулланың киемнәрен дә үзенә алып, Җиһангир хозурына баруга ирешә. Бербөтен хикәя тәшкил иткән өч сорауга да җавап тапкан Хуҗа әңгәмәчесен җәзага тарттырырга уйлаган Җиһангирның үзен көлкегә калдыра. Татарлык монда да табигыйлекнең дәвамы. Чынлап та, җирнең уртасы капка төбендәнге ишәк тоягы эзендә. “Ышанмасаң, үлчәп кара”. Тимерчеләр бистәсенә “бүләк итеп” җибәрелгән ата фил нигә, көйсезләнә? Чөнки аны ана филдән аерганнар.

Шул ук вакытта Бөек Ватан сугышы елларында язылган әсәрдә Н. Исәнбәт Хуҗа Насретдин һәм аны барлыкка китергән халыкның үлемсезлеген, шуның аркасында аның мотлак җиңүгә ирешәчәгенә басым ясый. Шул ук вакытта әсәрдә мәгърифәтчелек эстетикасының төп идеясе — изгелек, мәрхәмәтлелекнең золымны һәрвакыт җиңүен сурәтләү дә социалистик кануннар белән аваздаш. “Каһарман вафат була, әмма аның эше тантана итә” калыбына корылган иде ул. Н. Исәнбәт әсәренең финалының башкача булуы да мөмкин түгел. Шуңа әсәр һәр уңай персонажның азакта нинди дә булса уңай ягы белән истә калуын тәэмин итү максатыннан чыгып эшләгән.

Автор фаразынча, Хуҗа Насретдинның изгелек тарафдары булып калуы халыкның Ватан сугышында җиңүенә бәрабәр. Бәлки, шушы фикерне ул заман тамашачысына җиткерү өчен кайбер артистлар тискәре персонажларны ул дәвер әсәрләрендә сурәтләнгәнгә карикатураштырып та биргәннәрдер әле.

Өлкәнрәк буын тамашачысына Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясендәге Дәрвиш яхшы таныш. Әсәрнең 70нче елларда сәхнәләштерелгән вариантында Дәрвиш дала хуҗасы Тәңкәбикәнең гөнаһ җимеше Дивананың дөньяга килү серен белүче бердәнбер, күк кануннарыннан хәбәрдар, укымышлы, хөкемдар вазыйфасына лаек кеше иде. Шуңа аның мәхәббәт хакына җиңгәсенә өйләнүдән баш тарткан Акъегетне сөйгәне Зөбәрҗәт белән далага, бүреләр арасына сөргән ыру халкын “кыргыйлар”, дип хөкем итүе аңлашыла да. Күптән түгел яшь режиссер А. Абушахманов бу образга яңа мәгънә салып, Дәрвишнең, хис-нәфес колына әйләнеп, дала халкы белән берләшеп, бүре булып, җәйләү кешеләре арасында эреп юкка чыгуын күрсәтте.

Тик күрәсең, яшь режиссерның инде классикага әйләнгән әсәрне яңача куюыннан соң (гәрчә аның карашы уй-фикер, хис-тойгыларны акча хакимлегенә алмаштырып, аек акыл чүпкә әверелгән заманга аваздаш булуга карамастан) күп тә үтмәде, әсәр әүвәлге вариантына кире кайтарылды.

Фәрит Бикчәнтәевның Сәгъдулла Ваннус белән Нәкый Исәнбәтнең Дәрвишен бергә кушудан туган Дәрвиш тә гыйбрәтле, кызыклы килеп чыккан, Н. Исәнбәттәге хан шымчысы спектакльдә халык сөйләгән аһ-зарны, филдән күргән бәла-казаларны битен-йөзен каплаган билгесез кеше булып тыңлый. Тора-бара бу хәлләр Дәрвишнең халык белән уртак кайгысына әйләнә.

Таркау төркемне берләштерү өчен ул үгет, әрләүләргә бара, арадан үзеннән башка сүз әйтүчеләрне эзли. Бүгенге сәяси телгә әйләндерсәк, ул үз өстенә агитатор, пропагандист, оештыручы вазыйфаларын ала. Җиһангир хозурына бер төрле булып барып, халыкның үз авызыннан чыккан аһ-зарны ишеттерү теләге аңа көч-дәрт өсти (бу теләкнең нигә бары тик анда туганы бигүк аңлашылып бетмәсә дә).

Ниһаять, барысы да алдан әзерләнгәнчә килеп чыкмакчы. Хәлиткеч мизгел килеп җитә. Тик Хан сакчылары кабаландырып, эткәләп-төрткәләп сарайга куып керткәч, үзләрен чая, батыр тотарга тиешле кешеләр, саҗдәгә киткәндәй тезләнеп, таркау яткан таш өеменә әйләнеп каталар. Кат-кат кабатлап өйрәнелгән зарлану, таләп сүзләре курку катыш “Фил, фил!” дип кабатлауга гына әйләнеп кала. Шул тимерче бистәсе халкын яклау өчен бер тәүлеккә генә булса да хан булып торуга ирешкән Хуҗаның да аларны дөресен әйтергә кат-кат кыстап торуы да берни бирми.

Бу хәлне күреп тетрәнгән Дәрвиш, гүя, оятсыз кеше кыяфәте алып, халыкны монда китергән сәбәпләрнең нәкъ киресен, имеш, алар исеменнән үзе әйтә.

Дәрвиш (Сәгъдулла Ваннус әсәрендә аның исеме Зәкәрия). Кулларын болгый-болгый: “Без сезнең филегезне бигрәк яратабыз, галиҗанәпләре. Яратабыз һәм аның хакында сездән дә ким кайгырмыйбыз. Без аның шәһәр буйлап йөрүен күрүебезгә чиксез бәхетлебез. Аны күрми үткән көнебез көн түгел... Шуңа да без, сезнең тугры колларыгыз, сезнең хозурга килеп, филнең тормышны ничектер матурлауны, бәлки, тагын бер ун, юк, йөз фил тусын өчен аны өйләндереп булмыймы икән, дип үтенергә уйладык. Мең фил! Шәһәребез филләргә тулсын иде, дибез”.

Дәрвишнең ышанудан өметсезлеккә әйләнгән адымы, бик үк персонаж логикасына туры килеп бетмәгән төсле булса да, тамашачыга аңлашылды шикелле. Аңа да бит көндәлек тормышында еш кына үз теләгенә каршы килгән әллә нинди алыш-бирешләргә барырга туры килә. Изге ният белән башланган төсле күпме гамәлләрнең (бездә аларны хәзер “оптимизация” диләр) ахыр чиктә нәкъ киресенә әйләнүен үз күзләре белән күреп, үз колагы белән ишетеп тора лабаса ул.

Спектакльне карагач халык үзе иҗат итеп, гасырлар буе яшәткән Хуҗа Насретдинга моңа чаклы нәкъ шушы халыкка аек караш җитеңкерәмәгән икән, дип уйлыйсың.

Сәгъдулла Ваннус сабакларын үзләштерүдән һәм спектакльгә кушып җибәрүдән барлыкка килә бу икенче яңа халәт. Нидән гыйбарәт соң ул? Гомере буе гади кешеләрне яклап, аларның бәләкәй генә бәхете өчен бер генә көн булса да хан булып калырга ризалык отып алган Хуҗа Насретдинга нишләргә кала?

Сарай тышындагы халык белән әлегә күзгә-күз очрашканчы, аерым-аерым кешеләргә генә ярдәм күрсәткән Хуҗа-хан, икмәк, эчемлек, кием-салым таратып, сарай тышында шаулашканнарны тынычландыра кебек.

Ә менә аһ-зарын алып килгәннәрнең ханны күрү белән өнсез-тынсыз калуының шаһитына әйләнү бөтенләй икенче халәт тудыра. Батыраеп, шәпләнеп, кан коючы филдән коткаруны таләп итәргә тиешлеләр аның күз алдында телен йоткан бахырга әйләнә. Убырдай, ни булса, шуны туктаусыз ашаган, якыннарын изгән-таптаган филгә зарланырга килгәннәр нәкъ шул фил аркасында “чиксез бәхеткә” тарыган булып чыга. Хан киемен салып ташлап, үз халәтенә кайткач та кешеләрнең үзен хан итеп кабул итүдән котыла алмавын күрү Хуҗаны тетрәндерә. Безгә калса, бу — сәхнә-спектакльнең иң югары ноктасы контрапункты. Ирексездән М. Кәримнең халыкны юкка-барга алҗытып, исертмичә аңа аек карарга кирәк дигән фикере, Равил Фәйзуллинның “Бер карыйсың алып, бер карыйсың сарык, тарих олтанына ярый торган халык” шигыре искә төшә.

Әлбәттә, ике әдип тә бөек Тукайның “Халык әдип ул, бөек ул, шагыйрь ул” сүзләрен инкяр итүдән ерак. Аларның фикере — еш кабатлаудан таушала төшкән әйтемнең икенче өлешендәге “тик билгеле сәбәпләр аркасында ул басылган, изелгән, йомылган”, дигән фикерен дә исәпкә алырга чакыру. Тукай әйткән “билгеле сәбәпләр” бүген юкка чыкканмы, халык үзенең бөеклеген, даһилыгын яуларлык бербөтен була алганмы соң?

Үзгәртеп кору (асылда булганны җимерү) башланган чордагы бер мәзәк истән чыкмый. Имеш, ул чактагы ил башлыклары бер үк тәкъдим ясап, халыкларның үзаллылыгын тикшермәкче була. Беренче булып Жак Ширак французларны чакыртып алып: “Мсье һәм мадамнар! Хәзер сезнең икегезнең берсе асылачак”, — дип игълан итүгә бөтен Парижны баррикадалар биләп ала. Маргарет Тетчер, инглизләрне чакыртып, шул ук җөмләне әйтеп өлгерми, Лондондагы һәр йорт кәлга-крепостька әйләнә. Польшада В. Ярузельский җөмләсен әйтеп бетерүгә “Солидарность” барлыкка килә. Чират безнең илгә җитә. Җыйнап китерелгән халык вәкилләре белән “чын демократларча” кул биреп күрешкәннән соң көр тавышлы Михаил Горбачев тантаналы рәвештә: “Иптәшләр! Хәзер сезнең һәр икегезнең берсе асылачак!” — дип игълан итә.

Тынлык урнаша. Берничә минуттан җыелганнар арасыннан берәү: “Михаил Сергеевич, бау белән сабынны профсоюз әзерләгәнме яки үзебезгә алып килергәме?” — дигән оппозицияга хас “принципиаль сорау” бирә.

Әлбәттә, мәзәк сөйләү сәяси җинаятькә тиңләнгән чакта моны кичләрен дуслар җыелганда гына сөйләп була иде. Әлеге дә баягы “перестройка”! Аңа кадәр Хрущев, Чапаевтан башлап, калган юлбашчыларны эченә алган анекдотлар сериясында да моның кебек, халыкның үзен сурәтләү объект итеп, аңа халык теле белән бәя биргән мәзәкләр юк дәрәҗәсендә иде әле. “Партия һәм халык — бербөтен!” “Партия “кирәк” диде, халык “булыр!” диде” дигән лозунглар барысыннан да өстен иде.

Бер мизгелгә хан булып уйнарга ризалашкан Хуҗаның тораташка әйләнгән халык белән очрашу вакытында тетрәнүен сурәтләү аша режиссер да шул сорауга җавап эзли түгелме?

Ә бәлки, гасырлар буе көлке-мәзәк чыгаручы, бары тик изүче сыйныф вәкилләрен фашлаучы буларак кабул ителгән Хуҗага да мондый яңа фикерне тамашачыга ачыграк җиткерү кирәк булгандыр, чөнки, ни дәрәҗәдә аяусыз булмасын, ачы хакыйкать айныткыч оеткы да була бит. Хуҗаның шуны татыганын тамашачы белән бергә күрәсе-тоясы килә. Шул чакта Нәкый Исәнбәт белән Сәгъдулла Ваннусның дәвер аша очрашуы тагын да чагурак күренер иде.

Режиссер тамашачының Нәкый Исәнбәт әсәрен — баш чыганакны — яңача укып, карап чыгучы исәп тота, безнеңчә. Асылда, пьесада да, спектакльнең беренче өлешендә дә кызык-мәзәк иясе төсле булган Хуҗа Насретдин япа-ялгыз бит. Аның сүзләренә игътибар итеп, аны чынлап тыңлаучы бердәнбер кеше — кызы. Хатыныннан башлап, калган барысы өчен дә ул — дивана, сәер мәзәкче генә. Ә бит аның мәдрәсәсе, димәк укучы шәкертләре бар, диелә. Тик фикердәш, ярдәмче, терәк булырдайлар күренми. Үзләренә кирәк булганда гына бар алар. Халык дигәнебез дә аны гасырлар буе золымнан читтә калу — саклану өчен генә кулланган, ахры. Шуңа да аерым мәзәкләрне бер хикәя итеп төзегән автор Хуҗа авызына салынган күп кенә акыллы сүзләрне, халык колагына барып җитмичә, һавада эленеп калган итеп сурәтләгән. “Хөкүмәт сөрү кешене исертә”, “Ирләр кайгырганда хатыннар айгырлана”, “Кешенең киеменә карамый, үзенә карап эш итәргә кирәк”, “Кунычын әйләндергәч кенә, итекнең ни икәнен белеп була” һ.б. Шуның берсен генә булса да колагына элсә, әсәрдәге халык бөтенләй башка язмышлы булыр иде, дип уйлыйсың. Шуңа бу сүзләрнең күбесе залда утыручыларга тәгаенләнгән төсле. Моны Хуҗа үзе дә яхшы аңлый шикелле.

Төрки халыклары иҗатында гасырлар буе аны кызык-мәзәк иясе иткән барлык уңай сыйфатлары өстенә Хуҗаның үзе яшәгән мохиткә фәлсәфи карашта булуын сурәтләү аны, чынлап та, Тилль Уленшпигель, барон Мюнхаузен, Швейк ише мәңгелек образлар рәтенә күтәрә. Шуңа да, бердән, спектакльнең театр репертуарында ныклы урын алуына ышанып, режиссер белән артистның өстәмә эшләре нәтиҗәсендә бу хәлиткеч сәхнә-контрапункт тамашачыга барып җитсен иде, диясе килә.

Яшәешебез һәр төрле алдаткыч уенга (“Лотто-миллион”, “Миллионны от!” бихисап конкурс-ярышлар, инде үзе күптән бер “алдым-бирдем” сәхнәсенә әйләнгән Думага да килеп кергән “Акыл ияләре уены” һ.б.) корылган, шулар тәэсиренә эләккән күпчелек тамашачыга касса тулыландыруга исәп тотылган, уен-көлкеле спектакльләр, шул ук уенны дәвам иткән тарихи фактлар нигезендәге мелодрамалар бихисап күп. Мелодрамага якын хисләнүне үз итү болай да татар-башкорт сәхнәсенең, хәтта сәнгатьнең милли үзенчәлеген билгеләүче компонентларның берсе, дип әйтергә була. Шуңа да, ахры, безнең иң тетрәтрәндергеч фаҗигага корылган трагедия, драмаларда да ир-ат мөнәсәбәте, кемнедер кызгану-жәлләүгә зур урын бирелә.

Шундый шартларда, күзгә пыяла урынына доллар куелган кесә, касса җыемнары мәнфәгатьләренә каршы баргандай, гастроль репертуарында төшемле спектакльләр белән беррәттән “Ричард III” трагедиясенең урын алуын театр җитәкчелегенең тамашачы кесәсенә карап, аның артыннан гына бармыйча, үз вазыйфасын аңа юл күрсәтүче, акыл-зиһен бирүче дә булып калырга омтылуына дәлил. “Хуҗа Насретдин”дагы уенның уймакка әйләнүе дә шуның гыйбрәтле өлгесе. Әйткәндәй, шул ук “Банкрот”та да, әсәрне замана яраклаштырырга тырышудан арттырып шаштырып җибәрүгә карамастан, тамашачының зиһен-акылына турыдан-туры тәгаенләнгән сәхнәләр җитәрлек булды (сәхнәдә декорация алыштырган вакытны каплар өчен тамашачы каршында кесә телефоны тотып, Петросян тамашасындагы әбиләр булып кыланган ир-атларны кабатлаган ике ханым нигә кирәк булды икән?!)

Әйтик, иренең, янәсе, Мәскәү ярминкәсенә юллануы белән файдаланып (декорациядә бүгенге башкала рәсемнәрен бирү урынлымы икән?), хатынының ялчылары, әшнәләре белән “французча” киенеп-ясанып, “көнбатышча” ашап-эчеп, типтереп алырга җыенуы гасырлар буе телебезне-иманыбызны онытып, “культурный” булырга тырышуыбызның бүгенге нәтиҗәләренә турыдан-туры ишарә түгелмени?

Асылда бит бабаларыбыз, аннары үзебез уйлап чыгарган бихисап әйбер, аш-су, кием-салым, Көнбатышка китеп, исемен генә үзгәртеп, кире кайтучан. Кальвадоска әйләнгән көмешкәдән алып, дубка суккан тун, күн итеккә кадәр үзебезнеке бит, юкса.

Аннары А. Н. Островский драма, комедияләрендәге сәүдәгәрләрдән башка (Ш. Камал иҗатында да андый милли типлар җитәрлек!) В. Катаевның “Растратчики”, В. Шукшинның “Энергичные люди”, Ә. Еникиның “Саз чәчкәге” һ.б. әсәрләрдә шул ук банкорт яки аңа якын типлар җитәрлек бит! Сәхнәдәге сәүдәгәр, аның тирәсендә чебендәй өерелгән компаньоннары, янәсе, дөреслек урнаштыручы мәхкәмә-суд әһелләре белән гомумләштерелеп, олигархлар капитализмы дип аталган система арасында аерма юкка тиң бит!

Димәк, аңлашылмаучылыкка корылган көлке спектакльдә дә тамашачы алырлык әхлак, сәясәт сабаклары бар. Дөрес, гастроль спектакльләренең барысын да карап барган өлкән яшьтәге театрал танышым “Нур”да “Ричард III” куелган көнне Гафури театры сәхнәсендә Ф. Бүләков пьесасы буенча барган “Сөясеңме-сөймисеңме?” спектакленә киткән иде. (Бу да югарыда әйтелгән милли менталитет чагылышы, ахры). Ә чагыштырмача яшь, әмма сәнгать-әдәбият мәсьәләләренә төптәнрәк карарга тырышучы икенче танышым: “Генрих III” зәвыклы, ягъни элиталы тамашачыга исәп тотып куелган булса кирәк”, диде. Әмма “Нур” тамашачысы, кем әйтмешли, мондый фаразны кире какты. Һәрхәлдә, ул кичтә зур залда буш урын табу мөмкин түгел иде.

Тамашачының сүзләре узган гасырның алтмышынчы елларында Башкортстан дәүләт театрында бер-бер артлы аншлаг белән барган ике-өч спектакльне искә төшерде. Ә. Атнабаевның “Шонкар”ы, М. Кәримнең “Айгөл иле”, У. Шекспирның “Макбет”ы иде алар. Әллә кайдагы Шотландиядә әллә кайчан яшәгән хатынның мәкерлелеге аркасында һәлак булганнар, гражданнар сугышы, утызынчы еллар корбаннарының нахакка коелган каны буларак кабул ителгән иде соңгы спектакль.

Чынлап та, һәр әсәр үз дәвере белән нинди дә булса бәйләнештә була бит. Монысы бәхәссез. Кешенең аңына һәм хисенә берьюлы тәэсир итә торган сәхнә әсәренә бу хакыйкать турыдан-туры кагыла. Борынгы заманнар турындагы әсәрне дә тамашачы бүгенге белгән-күргән, күңеленә якын иткән хәл-вакыйгалар аша кабул итәчәк. Әсәрне сәхнәләштерүче дә шуңа исәп тота, дип уйлыйк. Әйтик, күптәнме генә әле “Галиябану”ны сәхнәләштергәндә кулак малае Исмәгыйлне явыз, тәкәббер итеп, ә ярлы катламнан чыккан Хәлилне кешелекле, кечелекле итеп күрсәтү бар иде. Бу сыйнфыйлык калыбыннан котылуга омтылышны беренчеләрдән булып Рифкать Исрафилов ясады. Бары тик сыйнфый көрәшкә бәйле каршылыкны (аны тарих көле дип атыйк) үткәнгә калдырып, ул алгы планга яшь мәхәббәт, хисләр сафлыгын (ялкын учагын) чыгарды. Нәтиҗәдә ул куйган “Галиябану” табигый матурлыкка, мәхәббәткә дан җырлаучы әсәр, Шекспирның “Ромео һәм Джульетта”сының милли варианты буларак кабул ителә башлады. Бүгенге тормышыбызда да, ниһаять, кулак сәяси мәгънәсен югалта төшеп, үз көче белән дөнья көткән хәлле кеше буларак күзаллана башлады. Бәлки, бүгенге сәхнә шул ук Исмәгыйльне дә икенче төрлерәк мәгънә салып күрсәтер әле?

“Ричард III” пьесасы буенча куелган спектакльне дә, элекке еллардагыча, сыйнфыйлык калыбына салып карау мөмкин түгел. Монда Камал театрының эстетик мәсләге булган шәхес һәм язмыш, шәхес һәм тарих проблемасы Шекспир әсәрләренә, бигрәк тә аның тарихи хроникаларына хас шәхес һәм власть (хакимлек) проблемасы булып урын алган.

Бернигә карамыйча тәхеткә омтылу аркасында барлыкка килгән көрәш боҗрасы бер-бер артлы яңадан-яңа корбаннарны үз эченә алып, юкка чыгара. Үзләрен аерым катлам вәкилләре дип исәпләгәннәрнең барысы да бер-бер артлы юк ителә. Нәсел-ырудан килгән өстенлекнең мәңгелек король варисы булу исән-имин калуны тәэмин итәчәк, дигән алдану булып чыга. Имеш, кемнәндер саклану өчен Тауэр төрмәсенә озатылып, соңыннан буып үтереләчәк король балалары да шул кыршау-боҗра корбаннары, “Алтын миллиардка” өмет багълап, башкалар исәбенә исән калырга тырышуның ялган икәнен тәхеткә ирешү юлында һәлак булган Ричардның язмышы ачык дәлилли. Башта дус-иш, якыннар кулы белән дәгъвачыларны бер-бер артлы юкка чыгарган Ричард җинаятенең шаһитларына да чират җитә...

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры гастрольләре чынлап торып сокландырды да, уйландырды да. Кыскача гына, ике атналык бәйрәм кысаларында имам Мөхәммәт хәзрәт Галләм ике театр артистлары өчен “Ихлас” мәчетендә оештырган мәҗлесе тамашачының да олы рәхмәте буларак кабул ителсен иде.

Заманында “татар Островские” дип йөртелгән Г. Камалның бенефисыннан соң бездә Тукай әйткәнчә, “тавышыбыз карлыкканчы “Афәрин!” сүзләренә, “Мәрхәбә! Мәрхәбә!”безне кушып, түземсезлек белән ике елдан яңа очрашуларны көтеп калабыз.

Рәиф ӘМИРОВ,
Халыкара Кол Гали, мари халкының Яныш Ялкайн исемендәге бүләкләр иясе.
Читайте нас: