+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 ноябрь 2015, 20:29

“Яна йөрәк, яна йөрәк, яна, пожарник кирәк!”

Хәтерегездәме, Мостай Кәримнең “Кыз урлау” комедиясендә янгын сүн­дерүче геройларның берсе, йокылы-уяулы килеш кызарып кояш батуын янгын дип күреп, чаң суга. Ә мин белгән янгын сүндерүчеләр буш вакытларында һич кенә дә йокламый, ә... бии.

Янгынга каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча 22нче отрядында “АлАНТ” халык бию ансамбле эшләп килә. Янгын сүндерүчеләр, радиотелефончылар катлаулы эш көненнән соң репетицияләргә йөри, яңа программалар белән хезмәттәшләрен, уфалыларны, республика халкын шатландыра. Аның тарихы 1986 елга барып тоташа. Башкаланың С. Орджоникидзе исемендәге мәдәният сараенда эшләп килүче мәктәп укучыларыннан, урта махсус һәм югары уку йортлары студентларыннан торган “Бизәкләр” бию ансамбленә Леонид Алябушев җитәкчелек итә башлый. Туксанынчы еллар уртасында Уфа шәһәренең янгынга каршы хезмәте подразделениеләре арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар конкурслары игълан ителә башлый. Менә шунда инде 22нче отряд хезмәткәрләре ансамбльгә кушыла. 2007 елдан подразделениенең ул вакыттагы җитәкчесе Равил Кәримов ярдәме белән ансамбльнең төп составы 22нче отряд хезмәткәрләреннән генә тора башлый. Ике елдан коллектив “Баш­кортстанның халык бию ансамбле” исемен ала һәм “АлАНТ” дип йөртелә башлый.

22нче отряд начальнигы, эчке хезмәт полковнигы Рәсим Абдуллин бу матур традицияне бүген дә дәвам итә. Әнисе яклап тамырлары республикага халык җырчысы Айдар Галимовны биргән Миякә районының Олы Кәркәле авылына барып тоташкан җитәкче үзе дә җыр-моңга битараф түгел. Яшь талантларны үстерүдә өлеше зур. Ансамбльгә һөнәри осталыкка ия биючеләр килә. Башкаладагы югары уку йортларының янгын хәвефсезлеге кафедрасы студентлары да җәлеп ителә. Элек репетицияләр үткәрү өчен Уфадагы мәдәният сарайларын сорарга туры килсә, хәзер янгын сүндерү частьләренең берсендә бию залы җиһазландырылган.

— Эшкә теләп киләләр, хезмәт хакы тотрыклы, иртәгәсе көнгә ышаныч бар. Һәм җан тарткан сәнгать төре – биюдә хис-тойгыларыңны белдерергә дә мөмкин. Кадрлар агымы юк диярлек, кемдер китә икән инде, аның урынына шундый ук осталыгы булган кешене алырга тырышабыз, — ди Рәсим Мидхәт улы.

Ансамбль репертуарында татар, башкорт, урыс, белорус, казак биюләре, фольклор тамашалар, тематик ком­позицияләр 40тан артык, һәр чыгыш өчен костюмнар әзерләнә. Репертуар сайлауда җитәкченең дә фикере исәпкә алына, әлбәттә.

“АлАНТ” Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәгендә бердәнбер ансамбль һәм республиканың визит карточкасы булып тора.

Агымдагы елда 22нче отряд биючеләре республикадан гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән 20дән артык коллектив катнашкан Ф. Гаскәров исемендәге конкурста өченче дәрәҗә лауреат исеме ала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар арасындагы Мәскәү, Төмән, Казан, Ижевск, Екатеринбург шәһәрләрендә үткән “Йөрәк моңы” иҗат конкурсларында “Бию жанры” номи­нациясендә ышанычлы рәвештә призлы урыннар яулап килә.

Кайчандыр офицер Михаил Лермонтов мазурка биегән өчен бүләк алган. Бүгенге хәрбиләр һәм эчке хезмәт вәкилләре дә төз атарга, кеше психологиясен белергә, авырлыкларны җиңәргә, бер мизгелдә хәлиткеч карар кабул итәргә генә түгел, җәмгыятьтә соклану уятырга, бии белергә, музыканы, матурлыкны аңларга тиеш. 22нче отрядның тату янгын сүндерүчеләр коллективы моңа ирешкән.
Читайте нас: