Билгеле, театраль процесс заман таләбеннән артка калмаска, алай гына да түгел, бер адым алда барырга тиеш. Театр сәнгатенең гомум әһәмиятен, аның тарихыбызда, иҗтимагый һәм мәдәни тормышыбызда, милли аңыбызда тоткан урынын дәлилләү кирәкми. Республиканың театр репертуарлары актуальлеген югалтмаган классик әсәрләр, шул ук вакытта хәзерге көн драматургиясе белән билгеләнә. Бүген, әзерлекле тамашачы таләп иткән спектакльләр белән беррәттән, заман проблемаларын аңлаешлы, үтемле формага төреп бирүче, фикер җиткерү генә түгел, ә тамашачыга хисси тәэсир итүче спектакльләр дә кирәк. “Журналист кыз Энҗе, яки операция “Б” — шулар исәбендә.
Милли театр тарихында әдәби әсәр нигезендә музыкаль сәхнә әсәре тудыру традициясе тирәннән килә. Спектакльнең жанры “музыкаль комедия” дип билгеләнсә дә, иҗади коллектив аны “мюзикл” дип атый. Куелышның иң уңышлы ягы драматургия материалын үзенчәлекле формага төреп бирү, ягъни cагыш аша көлү, уен аша дөреслекне әйтергә тырышу алымын куллану булды. Спектакль — әлбәттә, драматург, режиссер һәм актерларның уртак иҗат җимеше. Автор Эльмира Ибраһимова сәхнә телен уңышлы тотып алган. Бу исә яшь драматургка вакытыннан алда сүтелә барган конфликтны, таркау вакыйгалар тезмәсен бер төенгә җыйнап алырга булышлык итә.
Әлеге куелышта башны югалтырлык бөек мәхәббәт тарихы да, чиксез бәхет тә, үзәкне өзәрлек газаплану да, эпик масштаблылык та, романтик баллада да юк. Ә гади авылдагы буйдак егетләрнең һәм шәһәр утлары арасында югалып калган кызларның гади тормышы бар – бу актуаль яңгырый. Спектакльнең төп геройлары югары хыяллардан баш тарткан, эшсезлектән, эчкечелектән, ялгызлыктан чарасызлык сазлыгына баткан, әмма күңелләренең иң тирән төпкелендә яктылыкка өмет бар. Сәхнә аша күрсәтелгән чарасызлык, ялгызлык авыл белән генә чикләнми, меңәрләгән, миллионлаган кеше тупланган шәһәрдә кеше үзен ялгыз тоя, ышыкланыр урын эзли. Бу — заманыбыз проблемасы.
Барлык артистлар да үз амплуасында уңышлы образлар иҗат итте. Әлеге фонда Айдар образының стилистик яктан төгәл вокал, персонажга хас булган пластика, интонация һәм сәхнә белән органик берлектә хәрәкәт итүе ачык күренде. Бу образ артист Альберт Салаватовның иҗат уңышы булып тора, ул гаҗәеп тормышчан, ышандыра. Шәмси бабай (Айтуган Дәүләтгәрәев) образы күпмәгънәле һәм чагу килеп чыккан, автор да, режиссер да аны халык мәдәниятен популярлаштыруда җаваплы итеп билгеләгәннәр, шуңа да аның теленнән тамашачыга халкыбыз традицияләре, гореф-гадәтләре турында күпмедер мәгълүмат җиткерелә. Әгәр дә алдан әзерләнгән музыкаль язма түгел, ә тамашачы алдында артистлар үзләре җырласа, тәэсир тагын да көчлерәк булыр иде кебек.
Тышкы декорацияләр гади, алар алышынмый. Монда режиссерның үз идеясе бар: барлык игътибар андагы хәлләрнең драматизмына, артистларның уенына юнәлтелгән. Алай гына да түгел, декорациянең үзгәрешсез булуы әсәр тукымасына кергән вакыйгаларны, проблемаларны үзгәртүе авыр икәненә, чарасызлыкка ишарә ясый. Шул ук вакытта, ул реаль җирлек тә: бер яктан — миллионлаган кешене туплаган җемелдек шәһәр утлары уртасында ялгыз җаннар сыны, икенче яктан – әлеге ялгыз җаннарны үз кочагына сыендырып алып кала алмаган авыл үзәгендә типсә тимер өзәрлек егетләрнең күңел зары. Шул рәвешле, символик мәгънәдәге сәхнә бизәлеше спектакльгә гомум фәлсәфи мәгънә өсти, күтәрелгән проблеманы тагын да калкурак итеп күрсәтә.
Беренче акттагы бертөрлелекне алыштырган икенче акт тамашачыларга рух күтәренкелеге өстәде. Диалоглар белән аралашып барган музыка, җыр спектакльнең тәэсирен аеруча көчәйтте. Тормыш бертөрлелегеннән туеп, яктылыкка, матурлыкка омтылучы кешенең эчке халәтен ачып бирү артистларның төп бурычы булгандыр.
Финалда кунак кызы Энҗенең, бәлки, дус кызларын ияртеп, бөтенләйгә авылга әйләнеп кайтуы һәм илледән артык буйдакны гаиләле итәчәге күзаллана дип кенә әйтсәк, артык примитив яңгырар иде. Кунак кызының роле башкачарак, автор әйтергә теләгән фикер дә күпкә тирәнрәк. Дөнья халыклары мифологиясендә “энҗе” — чисталык, пөхтәлек, акыллылык кына түгел, ә яңадан туу символы да. Әлеге спектакльдәге Энҗене дә яңа аң тудыручы, яктылыкка, яңа үзгәрешләргә өндәүче дип кабул итәргә кирәктер.
Сәхнә әсәренең жанрын билгеләгәндә бераз икеләнү сизелә. Бу юкка гына түгел, чөнки синкретик характерга ия, ярымконцерт формасында булган, мюзикл, водевиль белән музыкаль комедия арасында яшәргә хаклы куелыш бу. Гомумән алганда, тамашачы хөкеменә тапшырылган “Журналист кыз Энҗе, яки операция “Б” жанр кысаларын үтеп чыккан, мюзикл һәм музыкаль комедия уртасында барлыкка килгән кызыклы эксперимент буларак кабул ителә. Нечкә юмор, дәртле бию, берчә шаян, берчә моңсу җырлар аша вакыйгалар тезмәсен бирү, сәхнә бизәлешендәге өрфиялелек куелышка мюзикл чаткылары алып килде. Фәлсәфи тирәнлек, метафоралылык җитешмәсә дә, әйтергә теләгән фикер тамашачы күңеленә үз юлын тапты.
Башлап иҗат итүче драматургның материалын сәхнә түренә күтәрү — үзе үк кыюлык һәм бу мактауга лаек. Әлеге спектакль яшь драматургны яңа иҗади ачышларга дәртләндерсә, Сибай театр-концерт берләшмәсенә тәҗрибә тупларга булышлык итте. Бәлки, әлеге куелышта жанрга хас сыйфатлар чагылышы бераз тонык бирелгәндер, әмма шунысы мөһим: сәхнә белән тамашачы арасында бәйләнеш хасыйл булды, алар бербөтен иде. Катлаулы заманны аңларга теләп яисә үз-үзен читтән күзәтергә, һичьюгында, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, ял итәргә килгән тамашачы канәгатьлек хисе белән таралды.
Өскә өелгән проблемаларны хәл итә алу безне һәрвакытта да көчле итәме икән? Мәхәббәт, ялгызлык, чарасызлык бер кеше язмышында нинди ешлык белән кисешә? Без чын мәгънәсендә яшибезме, әллә күңел төпкелендә сакланучы чын уй-хисләребезне, теләкләребезне яшереп, бары көн итәбезме? Әлеге язманың сораулар белән чуарлануы очраклы түгел. Яшәешебез шундый: һавада эленеп калган сораулар дулкынында көн итәбез. Шуларның кайберләренә җавапны Сибай театр-концерт берләшмәсенең тамашачы хөкеменә тапшырган әлеге әсәреннән табып була.
Ләйсән Ваһапова,
филология фәннәре кандидаты.