Әлеге чарага әзерлек кысаларында Башкортстанда күпсанлы ачык сәхнә мәйданчыкларын, Сабантуй үткәрү урыннарын сафка кертү, мәдәният учакларын яңарту күздә тотыла. Бу, һичшиксез, дөрес гамәл, чөнки, халык әйтмешли, “өйне кунак чакырганчы җыештыралар”. Ләкин, шул ук вакытта, бәйрәм атамасының үзәгендә аның асылы – “фольклор”, ягъни “халык иҗаты” төшенчәсе торуын онытырга ярамый. Республикада фольклористика фәне, халык авыз иҗаты җәүһәрләрен җыю һәм өйрәнү эше бүген нинди хәлдә соң? Бу өлкәдә уңай үзгәрешләр сизелерлек булып, яңадан-яңа фәнни тикшеренүләр үтеп, фольклор җыентыклары чыгып торса да, чишеләсе мәсьәләләр шактый әле.
Беренчедән, Башкортстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2002 елда кабул ителгән “Башкортстан халыкларының фольклорын өйрәнү, тергезү һәм үстерү программасы турында”гы карар тик өлешчә генә башкарылып чыкты, дип әйтергә мәҗбүрбез. Программа 2003-12 елларга исәпләнеп, аның кысаларында Башкортстан халыкларының фольклор мирасын барлау һәм системалаштыру җәһәтеннән әһәмиятле чаралар билгеләнгән иде. Мәсәлән, 55 том күләмендәге “Башкорт халык иҗаты”, 12 томлык “Башкортстан урыслары фольклоры” тупланмаларын нәшер итү планлаштырылды. Башкортстан татарларының һәм чувашларының фольклор җыелмалары – 8әр том, мариларның – 5 том, украин һәм мордваларның – 4әр том, удмурт, белорус, немец, керәшеннәрнең – 3әр том, республикада яшәүче аз санлы башка милләтләрнең фольклор әсәрләре бер том булып дөнья күрергә тиеш иде. Аларны тәүдә – әлеге халыкларның туган телендә, соңыннан урысчага тәрҗемәдә бастыру планлаштырылды. Болардан тыш, 12 томлык “Башкорт халкының музыкаль мәдәнияте” тупланмасын, Башкортстан халыкларының фольклор мирасын тикшергән күпсанлы монографияләрне нәшер итү дә Программада каралган иде.