+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
12 декабрь 2015, 21:17

Кризистан башыбыз иелмәде

14 декабрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында авыргазылылар сәхнә тотачак.1930 елның 20 августында оештырылган Авыргазы районы республикабызның нәкъ уртасында урнашкан. Ул Кырмыскалы, Гафури, Стәрлетамак, Әлшәй һәм Дәүләкән районнары белән чикләшә. 2014 квадрат километр мәйданны били. 36,5 мең кеше яши. Милли составы түбәндәгечә: татарлар — 44, чувашлар — 28, башкортлар — 16, урыслар — 6, мордвалар — 3, украиннар 2 процент.

Халкы уңган, җитәкче һәм белгечләре оста оештыручы булганлыктан, район элек-электән барлык тармакларда үрнәкле санала. Монда тагын бер үзенчәлекне әйтеп үтәргә кирәк: район җитәкчелегенә очраклы кешеләр килмәгән, югары вазыйфага билгеләп яисә сайлап куелганнар озак еллар уңышлы эшләгән. Кадрлар, нигездә, үзләрендә үстерелә, әзерләнә.

Район хакимиятенең бүгенге башлыгы Зөфәр Идрисов урта мәктәптән соң хезмәт юлын үз авылларындагы колхозда слесарь-сантехник булып башлый. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, инженер-технолог булып кайта. 1992-2002 елларда — “Чулпан” колхозы рәисе, арытабангы 11 елда — район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары. Әлеге вазыйфага ул 2013 елның сентябрь ахырында тәгаенләнде.


— Зөфәр Җәүдәтович, әңгәмәбезне исемнәре тарих сәхифәләренә алтын хәреф­ләр белән язылган як­таш шәхесләрдән башлыйсы килә. Чөнки һәр төбәкнең йөзен — авылмы ул, район-шәһәрме — алар бизи.

— Чынлап та, Авыргазыны бөтен ил күләмендә таныткан, горурланырлык затларыбыз һәр заманда булган һәм әле дә бар. Аларны кыскача гына тасвирлап чыгу өчен генә дә тоташ гәзит бите дә җитмәс иде. Ватанны саклаучыларга килгәндә, легендар хәрби начальник, генерал-лейтенант Якуп Чанышев, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе штабы комиссары Дәүләт Ариткулов, Дан орденының тулы кавалерлары Николай Кобзев белән Михаил Малахов, Башкортстан авиациясенә нигез салган Галимҗан Ишмурзин һәм башкалар.

Кайларда һәм нинди тармакларда гына фидакарь хезмәт итмәгән һәм итми якташларыбыз! Өлкә комитеты секретаре, Хөкүмәт рәисе урынбасары, министрлар, район һәм шәһәр җитәкчеләре. Русиянең иң зур ике газ чыганагы — “Уренгойгазпром” һәм “Оренбурггазпром” берләшмәләренең генеральный директорлары вазыйфасында озак еллар уңышлы эшләгән Рим Сөләйманов (Яңа Карамалы авылы) белән Василий Николаев (Чуваш Карамалысы) — шулай ук безнең горурлык. Алар районыбызга зур гына ярдәм дә күрсәтте.

Сүз уңаенда әйтеп үтим, Чувашстан башкаласы Чабаксарга барган идем. Үзәк мәйданда дүрт һәйкәл тора. Аларның икесе сюжетлы. Ә тагын да икесе Башкортстанда туган мәшһүр шәхесләр — Константин Иванов белән Василий Николаевка куелган.

Районыбызның данлыклы эшчәннәре Гатфан Сафинга, Николай Никитинга һәм Рәшит Диваевка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Ә инде районнан һәм республикадан читтә хезмәт каһарманлыгы күрсәтеп, мондый югары исем алганнар белән бергә алар унга тула.
Читайте нас: