+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 декабрь 2015, 21:01

“Милли мәдәниятебез, ана телебез саклауга һәм яклауга мохтаҗ”

Русия һәм Башкортстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, күренекле шагыйрә, прозаик һәм журналист Рафига Усманова белән әңгәмә.– Рафига ханым, Сезнең иҗатны шактый беләм дисәм дә, шигырь­ләрегезне укыган саен алардагы лирик шәхес белән фикер алышасы, бә­хәс­ләшәсе, әңгәмә корасы килә. Күптән түгел “Кызыл таң”да бер шәлкем шигырь­ләрегез дөнья күрде. Чыннан да, кабатланмас шагыйрә шәхесе, чынбарлыкка карашыгыз ярылып ята аларда. Әл­бәттә, иҗатчыда мондый кыю позиция буш урында гына барлыкка килми. Сезнең иҗатка беренче адымнарыгызны, остазларыгызны да беләсе килә.

– Иҗатымны югары бәя­ләвең өчен рәхмәт, Ләйсән. Ә кыю позиция исә тормышның үзеннәндер, мөгаен. Бер ши­гыремдәгечә әйтсәм, “Тормыш үзе бөек мөгаллимдер”, остаздыр. Күңелгә җыйналган кан хәтере, җан хәтере, бала чактан ук йөрәккә сеңеп тупланган тойгылардандыр.

Ерактанрак башласак, бу, мәсәлән, әнкәем ягыннан дәү әтиемнең заманында ялган яла белән бер гаепсезгә төрмәгә җибәрелеп, соңыннан ул сугышта һәлак булганнан соң алты баласы белән тол калган дәү әниемнең, әнкәемнең ачы язмышлары хакындагы хикәят­лә­реннән, шулар турында үзләре чыгарган бәет һәм җырларыннандыр. Кечкенәдән мине үзенә кунарга алып йөргән ерак туганыбыз Зәйнәп әбием­нең Бөек Ватан сугышы афәте һәм үзенең кыз чагындагы истәлекләреннән һәм ураза чорында аның янына җыелган авылым әбиләренең тәварих намазлары укып, илгә тынычлык, халыкка иман теләп кылган догаларыннан, чәй өстәле артында яуда сөекле кешеләрен югалту кичереш­ләрен, газапларын тәфсил­ләгәндәге күз яшьләреннәндер, бәлки. Аллаһ кодрәте белән генә яуда исән калган зур­әтием­нең гөбедәй шешенгән ике аягыннан гомере буе үлек су, кан саркып торган яралары сызлавына түзә алмаганда аның үзенә үзе чыгарган моңсу такмак һәм җырла­рыннандыр, бәлки. Әллә соң сугыш ветераны әткәем янына түбән очта безнең өйдә бердән­бер булган “Родина” радиоалгычыннан илдәге соңгы хәбәр­ләрне тыңларга килгән авыл агай­ларының ихлас әңгәмәлә­реннән тормышның кырыс дөреслеген йөрәгенә сеңдереп барган кызчыкның кичереш­ләреннән микән? Мөгаен, әнә шул тойгылар җыел­масын­нандыр. Миңа калса, тәүге остазларым — әнә шулар. Шулай ук, өебездә тынып тормаган бишек җырларыннан, якынна­рымның тел-сөйләм­нәре халык авыз иҗатына бай булуыннандыр.

Туган авылым мәктәбендә ана теле укытучысы Әйсә Нурова оештырган “Яшь иҗатчы” түгәрәге исә башлангыч каләм шомарту алымнарына төшенү мөмкинлеге бирде. Без, анда шөгыль­ләнүчеләр, ярыша-ярыша шигырь, хикәяләр яздык, матбугатта бастырдык. Авылыбыздан чыккан талантлы шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, хәзер инде мәрхүм Мөхәррәм Каюмов та зур үрнәк иде. Кыскасы, гомерлек ялгышыммы, язмышыммы, хәреф танып, укырга-язарга өйрәнүгә мин сыйныф һәм мәктәп стена гәзит­лә­ренә, соңрак район, аннары Башкортстан һәм Татарстанда чыгучы гәзит-журналларга ши­гырь­ләремне, төрле мәкалә­ләремне, сурәтләмә­ләремне җибәрә башладым. Вузга кадәрге чорда болар барысы да мөлдерәмә тулышкан күңелемне бушату, тирә-яктагы күре­нешләргә үз карашымны белдерү, уй-фикерләремне чагылдыру чарасы булып тора иде.

Башкортстан дәүләт университетына укырга керүгә “Акчарлаклар” әдәби иҗат түгәрәге үзенә тартып алды. Беренче курста тәүге утырышта ук “өлгергән шагыйрә” дип бәяләп, күңелгә канат куйдылар. Бу турыда “Кызыл таң”да мәкалә дә дөнья күрде. Ул язманы мин әле дә кадерләп саклыйм. Шул ук елда студентлар белән очрашуга килүендә Әнгам Атнабаев минем “Авыл кызына” дигән шигыремне яратып тыңлаганнан соң, үзенә бирел­гән чәчәк гөлләмәсен миңа бүләк иткәч, мәшһүр шагыйрь­нең мондый игътибарыннан түбәм күккә тигәндәй булды.

Гомумән, миңа өлкән каләм­дәш­ләрнең игътибары зур булды. Алар һәрдаим күңел күтә­рердәй сүз әйтеп, шигырь­ләремне мактап, язарга өндәп торды. Бу җәһәттән мин бигрәк тә Муса Гали, Рәшит Сол­тангәрәев, Фәрит Габде­рәхим, Кәтибә Кинҗәбулатова, Равил Бикбаев, Ирек Кинҗәбулатов, Яныбай Хамматовка һәм башка остазларыма чиксез рәхмәт­лемен. Ул чорда яшь иҗат­чылар, яшь шагыйрьләр кон­ференцияләре, фестиваль­ләре еш оештырылды, аларда без осталык мәктәбе үттек. Әйт­кәндәй, башлангыч иҗатымнан ук күп уңышларымны яраткан гәзитем “Кызыл таң” бүлешеп торды. Шуңа мин элек һәм әле эшләгән мөхәррирләргә, каләм­дәш­ләремнең һәрберсенә догалымын. Әле дә үз гаиләмдә­гедәй җылылыкны мин сездә тоям. Тәүге китабыма Шакир Бикколның (урыны оҗмахта булсын, аның белән таныша да алмадым) һәр шигыремнең диярлек җентекле анализына корылган зур күләмле “Мин — СССР кызы” дигән уңай рецензиясен дә “Кызыл таң”да укып шатландым. Әлеге язма да — архивымда кадерле истәлек.

– Рафига ханым, пери­фериядә яшәп тә үзләрен дөнья үзәгендә хис итүче шагыйрьләр була. Кире­сенчә, үзәктә буталып та тормыш шаукымыннан читкә ыргылучылар байтак. Сез­нең биографияне белмә­гән кеше һич кенә дә Рафига Усманова районда яшәп иҗат итәдер димәс. Дөнья ваклыкларыннан өстен була алу каян килә?

– Диплом тапшырыр алдыннан кафедра мөдире Габделхәй Әхәтов, мине кабинетына чакырып алып: “Кызыл таң” гәзитендә эшкә бер урын бар. Без сине тәкъдим иттек”, – диде. Иҗатка яшел юл кабызырга уйлагандыр остазларым. Яшьлек бит, ә мин авылны сайладым, чөнки инде гаиләле идем. Борай районы­ның Чалкак авылында ирем – баш табиб, мин укытучы булып эшләдек.

Шуны да әйтеп үтәсем килә: мин журналистика белән әдәбиятны аерып карамыйм. Минем өчен алар икесе дә бер-берсен тулыландыручы иҗат мәйданы булды. Журналистика үзе үк иҗатчы өчен бер чыныгу мәктәбе ул. Гаиләбез белән Нефтекама шәһәренә күчкәч, мин дә үттем аны. Мәктәп бусагасыннан ук гәзит-журналлар белән хезмәттәшлек иткәч, мин журналистикага шактый зур әзерлектә, илебездәге үзгәртеп корулар белән рухланып килеп кердем. Нефтекама шәһәре һәм Краснокама районының бер­ләш­терелгән “Кама таң­нары” гәзите эшенә баштанаяк чумдым, яраттым, хәбәрче, төрле бүлекләрдә мөдир һәм мө­хәррир урынбасары вазыйфаларында мөкиббән китеп эшләдем. Шул чорда хикәягә тартым очерклар, сурәтлә­мәләр, көчле рухлы һәм гыйбрәтле язмышлы кешеләр хакында язмаларым һәм, әлбәттә, повесть, хикәяләрем дөнья күрде. Каләм очында сөю төше дә, кылыч көче дә барлыгына үз тәҗри­бәмдә ышандым. Журналист шул ук язучы инде ул. Уйланырлык, укучыларда фикер уятырлык темаларны яктыртырга, проблемалар күтәрә белергә, кимче­лекләрне ярып салырга да тиеш ул. Кызганычка каршы, күп район гәзитләре тормыштагы кискен проблемаларны урап узарга тырыша. Билгеле, тәнкыйть кәнфит түгел. Әгәр дә син акны – ак, караны кара дип ярып саласың икән, кешелек нормаларын таптап, үзләре өчен генә тудырылган законнар нигезендә яшәүчеләр мондый кыюлыкны һич кенә дә кичерә алмый, синең арт сабагыңны укытырга тотына. Үткен каләмле иҗатчы алар өчен тамакка кадалган сөяк ул. Шуңа андый журналистларның эзәрлекләү очраклары да юк түгел. Гаделлек өчен көрәшү, кемнәрнеңдер яклаучысы булу җиңел түгел. Миңа суд юлларында да йөрергә туры килде. Юк, үземне түгел, сүземне яклап. “Кама таңнары”ның ул чактагы мөхәррире Р. Гыйззә­туллина: “Тәнкыйть булса, гәзитне яратып укыйлар. Әнә Рафига Усманова язмаларын укыр өчен язылабыз гәзиткә, диючеләр күп”, – дип дәртлән­дерә белә иде. Актив позицияле иҗатчы гына чын язучы, чын журналист, чын шагыйрь булып җитешә.

Ныклап уйласаң, тормыш нәкъ менә авылда кайный да инде. Шәһәрдәгеләр аны төсле күзлек аша, форточкадан карап кына өйрәнә кебек.

Ирем үзебезнең Борай районына баш табиб вазыйфасына чакырылгач, мин дә туган якка кайттым. Бераз вакыт “Кызыл таң” гәзитендә үз хәбәрче булып эшләп, район гәзитеннән пен­сиягә чыктым. Нефтека­маның Кәчәү өлешендә дә үз йортыбыз белән тырышып яшәдек. Әле туган авылыбызда, ата-баба нигезендә яңа йорт тергезеп ятабыз. Шул ук вакытта мәңгелек йортка барачагыбызны да онытырга ярамый. Изге эш башлаган туганыбызга яңа мәчет төзелеше мәшәкатьләрен күтәрешергә дә ярдәм итәбез. Аллаһка шөкер, ураза тотабыз, намазга бастык, корбан чалабыз, мөселманча яшәү рәвеше алып барырга тырышабыз, ирем ике тапкыр хаҗ кылды. Әнә шул рәвешле дөнья ваклыкларына, тормыш авырлыкларына бирешергә вакыт калмый. Мин каләм­дәшләремне – журналистларны, язучыларны, шагыйрьләрне авылга йөз белән борылырга чакырам. Гәзит-журналларда “Ата-бабам нигезе” дигән конкурс оештыру да гамәлгә ярар иде. Авыллар безнең игътибарга зар-интизар.

“Бәхет аяк астында – туып-үскән туфракта” дигән китабымда авылларга бәйле кайбер мәсьәләләрне дә кузгатам. Безнең СССР дигән гүзәл илебез бар иде. Берничә кешенең аны таратканын без битараф кына тамаша кылып карап тордык. Хәзер шуның җимешләрен җыябыз. Инде авылларның таралуын да гамьсез генә күзәтикме? Авылларыбыз – милли мәдәниятебез, ана тел­ләребез бакчасы – рухи бишегебез безнең гадел сүзгә, саклауга, яклауга, изге гамәл­ләребезгә мохтаҗ.

Әйе, нигәдер, башкалада яшәп иҗат итүчеләрне генә сәләтле һәм профессионал санау гадәткә кергән. Мин моңа бик тыныч карыйм, чөнки үзем сайлаган юл. Тик районнарда яшәүче каләм­дәшләрнең хәте­ре калган очраклар да бар.

“Язучылар районнарга төрле чараларга чыкканда да, ниш­ләптер, делегация составына башкалада яшәп иҗат итүчеләр генә кертелә. Якын-тирә районнарда алар белән бергә без дә катнаша алыр идек. Әйтер сүзләребез дә бар”, – ди якташ каләм­дәшләр. Чыннан да, аларның сүзләрен­дә дөреслек юк түгел.
Каләм иясенең осталыгы аның Берлек әгъзасы булу-булмавы белән генә бәяләнми, әлбәттә. Әмма моның киресен аңлаганнарда әрсезлек, тотанаксызлык алдан йөри башлады сыман.

Элегрәк Берлеккә алганда сәләт алдан йөри иде. Мин үзем берничә тапкыр кыстагач кына гариза яздым. Берлеккә алган көн бүгенгедәй хәтердә. Мине игълан иткәч, идарә әгъзасы булган Мостай Кәрим: “Кем, кем?” дип кабатлап сорады да, “Рафига әле дә союзда түгел­мени? Әй, егетләр, егетләр”, – дип агайларга шелтә белдер­гәндәй итте. Мин аның бу сүзләрен иҗатыма уңай бәя дип аңладым.

– Әйе, бүген күпләр иҗатка килә, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр чәмләнеп язышырга тотына. Сезнеңчә бу ни белән аңлатыла?

– Кайбер сәбәпләр аркасында таланты соңлабрак ачылган сәләтләр дә була. Соң булса да, алар зур иҗат уңышларына ирешә. Кайберәү­ләренә сокланып бетә ал­мыйсың. Әсхәр Кәшфул­линны гына алыйк. Гомер буе үзен шагыйрь санаган кайберәү­ләрне иҗаты белән бәрде дә екты. Мондый үрнәк­ләр тагын да бар. Мин аларга әфарин димен. Әмма мондыйлар бармак белән генә санарлык шул, әрсезләр күбрәк. Алар редакцияләр сукмагына тузан төшерми, анда эшләүчеләрнең вакытын ала, нервларын “ашый”. Әйе, бүген әдәби китапларны укучыларга караганда аны язучылар күбрәк заман шул.

– Чыннан да, әдәбиятны түбән зәвык, түбән әхлак баса бара. Әдәби-эстетик кыйм­мәте генә түгел, хәтта әдәби теле дә булмаган әсәрләрне җыелышып мактарга тотындык. Бәлки, сезнең дәрәҗә­дәге көчле каләм ияләренә берләшер­гәдер? Бәлки, әдә­биятта да инкыйлаб кирәк­тер?

– Җәмгыятьтәге кире күре­нешләр матур әдәбият өлкә­сенә дә кагылмый калмый. Кодагыйлык, куштанлык, син – миңа, мин сиңа принцибы белән эш итү – болар озаккадыр. Ул элек тә бул­ган, ә хәзер инде төзәлмәс чир дәрә­җәсендә тирән тамыр җибәрде. Әйе, бер­ләшергә, катгый сүзләребезне әйтергә, әдә­биятны чүп-чардан арындырырга кирәктер. Бу турыда бәхәсләр күптән бара, чөнки соңгы ике дистә елда әдәби сүзнең кыйммәте төште. Бер­ләшеп, әдәбиятның җәм­гыять­тәге ролен күтәрергә кирәк. Бу инде инкыйлабка тиң булыр иде, чөнки җәмгыять­нең сәла­мәтлеге әдәбият белән мат­бу­гат­ның савыгуына турыдан-туры бәйле.

– Рафига ханым, Сез иҗатта да, тормышта да дөресен бәреп әйтергә яратучы. Яраклашудан, дөньяны үзегезгә җайлаштырудан ерак торасыз. Авызыгыз пешкән чаклар да булгандыр. Үкен­мисезме?

– Дөньяны һәрберебез үзенә таба тарткаласа, җир күчә­реннән ычкыныр ул. Сине “яндырырга” теләүчеләр дә табылып тора. Әмма кеше кирпеч кебек ул, кыздырган саен ныгый гына. Мәшһүрләр дә янганда кайнаган тойгылардан гына шедеврлар тудырган. Шунысы да бар: янып көлгә калгач та яңадан гөлгә әйләнү бар – кыйблаң дөрес булса. Мин дә:
“Мине кыйнап
үстерделәр,
Мин нәкъ шуның өчен
уңдым”
,
– дип юкка язмаганмындыр.

Фәрештә булсаң да, канат кагуың кемгәдер ошамаска мөмкин. Тормышта киртәләр җитәрлек, табигыйлары да, ясалмаларын коручы “осталар” исә тагын да күбрәк. Көнчелләр белән дә дөнья тулган, хөсетлек тә аз түгел. Яхшы әсәрләр сөенечтән, сокланудан, мәхәб­бәт­тән генә түгел, гаделсезлеккә ризасызлыктан, ялганга нәф­рәттән дә туа бит. Каләм белән намус идарә итәргә тиеш.

Әйе, каләм изгегә тартыр, диләр бит. Шигырьдә булса да дөньяны яхшы якка үзгәртәсе, дөреслекнең тантана итәсенә ышанасы һәм ышандырасы килә. Аннары шунысы да бар: дошманнарыбызга, безгә начарлык теләүче­ләргә рәхмәт кенә әйтәсе бар, чөнки алар безгә көрәш һәм җиңү чәме бирә. Дошманнарыңны гафу ит, дуслар алардан да яман, диләр бит. Моның да дөрес­легенә инанган бар.

– Әдәбият елы ахырына якынлашты. Ул Сездә нинди тәэсир калдырды? Сез аның ничек булуын теләр идегез?

– Мин инде реалист булыр яшьтә­мен, шуңа да әллә ниләр өмет итмәдем. Теләкләр, өметләр зур инде ул. Әдәбият елында берәр китабың чыкса, күңел­лерәк булыр иде, әлбәттә. Әмма...

Аннары, шигърият сөюче­ләр белән очрашулар ешрак булып торса. Бу җәһәттән ел башыннан ук үземнең авторлыкта өр-яңа проект эшләп, Әдәбият елын гомум көч белән лаеклы үткәрергә тырыштык. Борай районы китапханәсе коллективы белән берлектә (директоры — Миләүшә Янгирова) ел дәвамында Башкортстан язучыларының һәм урындагы сәләтләр­нең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау максатыннан үтемле, матур чаралар – әдәби атнакичләр оештырдык. Шул нигездә, Әдәбият елын ачып, әдәби сүзнең кыйммәте турында бәхәсләр кордык. Район җирле­гендә иҗат ителгән халык авыз иҗаты әсәрләрен барлап, “Сүз сәнгатенең башы халык авыз иҗатында” дигән кичә-концерт әзерлә­дек. Быелгы нәфис сүз осталары конкурсы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Әдәбият елына багышланып, анда йөзләгән кеше катнашты. Бөтендөнья шигърият көнендә диспут оештырдык һәм Тукай­ның туган көнен билгеләдек. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Әтиләрнең егет чагы” дигән темага театрлаштырылган тамаша үтте. Мәңгелек ут янында яуда улын югалткан ана, сугыш ветераны, ятим бала, тол хатыннар, сөйгәнен гомер буе көткән кызлар шигъри сүз белән чыгыш ясады. Болардан тыш, “Хатын-кыз һәм шигърият” дигән темага районда яшәп иҗат итүчеләр һәм башкала кунаклары – Республика хатын-кызлар советы идарәсе рәисе Рәшидә Солтанова, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, шагыйрә Йомабикә Ильясова, үзешчән композитор һәм шагыйрә Зөһрә Фәйзуллина белән кичә уздырдык. Тамашачылар, бигрәк тә кунаклар бу чараны бик югары бәяләде, сценариеның хәтта башкалада күрсәтерлек дәрә­җәдә эчтә­лекле эшләнүен билгеләде.

Һәр райондагыча, Әдәби марафон да матур әзерлектә узды. Без аны район тарихында булып үткән данлыклы “Китап бунты” күренешен сәхнәләште­рүдән башлап җибәрдек. Быелгы премиямне дә мин Балалар иҗат йортында эшләп килүче “Яшь иҗатчы” түгәрәге әгъза­ларына китаплар – сүз­лекләр, энциклопедия, анто­логияләр рәвешендә тапшырдым. Бу чараларда берничә милләт вәкилләре дус-тату яшәгән районыбызда аларның һәрберсенең сәләтләре барланды, иҗатына зур урын бирелде.

Бер сүз белән, Әдәбият елында бик күп мөһим эшләр башкарылды.

Ләйсән КӘШФИ,
тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты.
Читайте нас: