+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 декабрь 2015, 00:55

Якташыбыз – “Татар моңы”нда җиңүче!

Төрле дәрәҗәдәге конкурслар анда катнашучыларның осталыгын камилләштерүгә этәргеч була, халыкка яңа исемнәр ача. Күптән түгел шундый бәйгеләрнең берсеннән шатлыклы хәбәр килеп иреште – якташыбыз, Кушнаренко районының Югары Сәет авылында туып-үскән Илсур Сабитов Татарстанда үткән “Татар моңы” халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсында җиңү яулады.

Бәйгегә ул Уфада узган “Идел” җыр фестивалендә лауреат булганнан соң чакыру алган һәм анда катнашырга шатланып риза булган. Быел яңа телевизион форматта үткән конкурсның һәр турын шул ук көнне Башкортстан тамашачысы да зур кызыксыну белән карап барды. Якташыбыз анда “Бөдрә тал” һәм “Зөбәрҗәт” җырларын башкарды.

— Җырчылар арасында көндәшлек көчле булды, һәркем үзен күрсәтергә тырышты, — ди Илсур. — Өченче турдан соң Гала-концертта җырлаячагымны белгәч кенә киеренкелек бераз кимеде. Анда үземнең беренче премиягә лаек булуымны ишеткәч, шатлыгым эчемә сыймады. Аны тизрәк әти-әнием, туганнарым, дусларым, укытучыларым белән бүлешергә ашыктым. Бу җиңүемдә Уфа сәнгать училищесындагы укытучым Римма Садыйкованың, сәнгать академиясендәге педагогларның өлеше зур.

Илсур Сабитов бүген җырлау осталыгын Казанда Венера Ганиева классында камилләштерә. “Татар моңы”ында бик күп яңа дуслар тапкан якташыбыз.

— Анда кичергән хис-тойгылар гомерлеккә истәлек булып хәтердә калачак, — ди Илсур.
Читайте нас: