+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
26 декабрь 2015, 21:38

Сәнгать могҗизасы

М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында “Йосыф һәм Зөләйха” әсәре буенча спектакль премьерасы зур уңыш белән үтте.Сәнгать — гарәп сүзе. Тамыры — сән. Төрле сүз-сурәт, сүз-фикер, сүз-тойгы ясаганда ул, кушымча кабул итеп, мәгънәне үзгәртә. Иҗат итү төшенчәсе белән дә бәйле. “Йосыф һәм Зөләйха” поэмасында Кол Гали болай ди: “Халык сәнгы Йосыф күрсен данлаштылар” (XIII йөз). Бөек Ватан сугышы елларыннан соң поэма мәктәптә дә, югары уку йортларында да өйрәнелә башлады. Аталышы төрлечә була: “Йосыф-Зөләйха”, “Йосыф һәм Зөләйха”, “Йосыф вә Зөләйха”, “Йосыф Кыйссасы”, “Йосыф китабы”... Соңгы вакытта “Кыйссаи Йосыф” дип әйтә һәм яза башладык.

М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында “Йосыф һәм Зөләйха” дип аталган сәхнә әсәренең премьерасын карадык. Авторы — драматург Юныс Сафиуллин, режиссеры — Олег Ханов.

Кол Галинең бу әсәре 1232 елда язылып бетә. Аңа чаклы Йосыф белән Зөләйха мәхәббәте дөнья даирәсенә риваять буларак чәчелә. Риваять сюжеты белән сүз сәнгате осталары да кызыксына. Инглиз телендә бер роман иҗат ителә. Күренекле төрек шагыйре Назим Хикмәт бу ике тарихи шәхес турында сәхнә әсәре яза. Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның Кол Гали турында иҗат иткән драмасы да шактый нәзакәтле. Сюжет тел, әдәбият, тарих, фәлсәфә, фән әһел­ләрен дә нык кызыксындыра.

Бу әсәрне сәхнәләштерүнең авырлыгын язып та, сөйләп тә аңлату мөмкин түгел. Авторы Юныс Сафиуллин аның жанрын “Музыкаль риваять” дип билгеләгән.

Йосыф бик зирәк, нечкә күңелле, хис-хыялга бай, өстәвенә, искитмәле, хәтта илаһи дәрәҗәдә гүзәл, сөйкемле була. Агалары аны коега сала. Иманлыны Аллаһу Тәгалә утта яндырмый, суга батырмый — коткара. Ир-егетлек куәтен 70 төрле һөнәр белән күрсәтә. Кешелеклелек сыйфатын җиде ел зинданда утырганда да югалтмый. Таш белән атканга аш белән атып яулый иманлы шәһадәтлелекне. Туганнарын гафу итә ул. Йосыфтагы кешелеклелек, намуслылык һәммә иманлы затларга үрнәк булып торырлык. Зөләйханың Йосыфка булган кайнар мәхәббәте җанын, канын кайната, йөрәген какшата. Мәхәббәтнең илаһи тойгысы Зөләйха керфекләренә гәүһәр яшь булып эленә.
Әсәрне сәхнәләштерүче режиссер Олег Ханов: “Битараф кешеләр генә бу әсәрдә бер нәрсә дә күрә алмас”, — ди. Сәхнәгә утыздан артык кеше чыга. Спектакль өчен 12 җыр язылган. Музыка авторы — Урал Иделбаев, куючы-рәссам — Альберт Нестеров, хореография һәм пластика өчен җаваплы — Чулпан Әскарова. Проект ике миллион сумлык Башкортстан Башлыгы грантын яулаган.

Могҗиза да — гарәп сүзе. Газиз итүче, кешенең кулыннан, көченнән килмәслек, аптырауда калырлык итеп эшләнгән нәрсә. Акыл җитми, табигать кануннарына сыймый торган күре­нешләр хакында да могҗиза дип әйтү бар.
Искиткеч авыр көрәш, капма-каршылык, күп газаплар аша яулана Йосыф белән Зөләйханың мәхәббәт тантанасы. Аны сәхнәдә күрсәтеп бетерү мөмкин түгел. Ә менә автор, сәнгать кушканча, аларны кавыштыру җаен таба. Бу вакытта зал иркен тын алып куя, шатлыктан кул чаба. Баш режиссер Олег Хановка карата бик күп җылы сүзләр әйтәсе килә. Сәнгатьнең алтын дөньясына йөрәк дәрте, күңел дәрманы белән аяк басты ул. Безнең шартларда “Йосыф һәм Зөләйха”ны кую үзе генә дә илаһи могҗиза! М. Горький сәхнә әсәренең иң гадел тәнкыйтьчесе тамашачы булуын әйткән. Шуның дөреслегенә спектакльне карагач, янә бер инандык. Яратты тамашачы әсәрне.

Премьерадан соң миңа Олег Ханов белән сөйләшергә туры килде:

— Олег Закирович, “Кыйссаи Йосыф” — бик борынгы әсәр, ни өчен сез драматург Юныс Сафиуллин язган музыкаль риваятьне сәхнәләштердегез, әсәр кайсы ягы белән кызыксындырды? — дип сорадым.
Ул, бер генә сүз белән җавап бирде:

— Кешелеклелек!

Без фикер алышуны ерак тарихтан башладык. Баш-Ата Адәм, Баш-Ана Һавадан. Аннан “Кыйссаи Йосыф”ка килеп җиттек. Ягъкуп пәйгамбәр һәм аның улы Йосыф кешелеклелек сыйфатын бик авыр шартларда яулый. Йосыф белән Зөләйханың күңел, йөрәк, җан, кан мәхәббәте дә кешелеклелек гәүһәре нигезендә ныгый. Бүген дә ак белән караның көчле көрәш чорында яшибез. Иманым камил, аклык җиңәчәк!

Кайтырга күмәкләшеп чыктык. Һәркем премьераны мактап җылы сүз әйтергә тырыша. Кемдер “Могҗиза бу!” дип куйды. Шулай итеп, мәкаләмнең исемен аңлы, акыллы, зиһенле тамашачы әйтеп бирде. “Могҗиза итеп сөйләрлек бу кадәр дә шәп спектакль караган юк иде”, диде берәү. Мин үзем дә шундый фикердә. “Иман кайта” дип шатланабыз. Режиссер шушы иманлы яңалыкка да игътибар иткән. Бүгенге көн белән бәйли белү — сәнгати осталык!

Моны әйтү дә урынсыз булмастыр. Бөек язучы Галимҗан Ибраһимов 1921 елда язган “Кызыл чәчәкләр” әсәрен: “Иске Русия мәмләкәтендә, бөек Башкортстан туфрагында”, — дип башлый. Бай, матур, гүзәл, нәфис табигатьле Башкортстанның бөек булырга бөтен мөмкинлекләре дә бар. Русия Феде­рациясендә генә түгел, бөеклек үрнәген бөтен дөнья даирәсендә күрсәтә башлады ул. ШОС, БРИКС саммитлары быел җәй Уфада үтте. Тау башында балкып утырган Уфа шәһәренә, аның киң күңелле халкына кунаклар сокланып, зур рәхмәт әйтеп китте. Андый җыеннар булып торачак. “Йосыф һәм Зөләйха”ны мәртәбәле кунакларга күрсәтү мәмләкәтебезнең абруен күтәрәчәк. Сәнгать, әдәбият, мәдәният, ватанпәрварлек, эстетик, педагогик тәрбия, сүз дин тәрбиясе бирүче тамашаны башка милләтләр дә йөрәк белән кабул итәчәк.

Суфиян ПОВАРИСОВ,
БДУ профессоры, Башкортстанның халык язучысы,
Русия югары мәгарифенең шәрәфле хезмәткәре,
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе,
Галимҗан Ибраһимов исемендәге премия лауреаты.
Читайте нас: