+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
9 гыйнвар 2016, 02:00

Монда илһам тантана итә!

1996 елда Авыргазы район хакимия­тенең махсус карары белән оештырылган “Зәңгәр чишмә” әдәби берләшмәсенең төп бурычы — каләм тибрәтүче яшьләргә ярдәм итү.

Районда иҗатка тартылучылар бихисап. Альмира Әсфәндиярова, Гөлнара Ибраһимова, Айгизә Йосыпова, Даниил Андреев, Илвина Гайнуллина, Эльвина Мөхәммәтшина, Гөлнур Әлимбәкова, Динар Ибраһимов, Рузилә Жданова, Иншар Вәлитов, Галия Мөхәммәтҗанова, Айрат Котлыбаев, Альмира Хәбибуллина, Дилара Дилмөхәммәтова, Илүсә Зәйдуллина, Гөлназ Фәхретдинова — менә алар, Галимҗан Ибраһимов салган сукмактан атлаучылар. Аларның язмаларыннан яшьлек дәрте бөркелеп торса, өлкәнрәкләр тормыш тәҗрибәсенә таянып эш итә. Әйтик, Фәния Хәсәнованың “Күңелемдә һаман яз әле”, Фатыйма Фәй­зуллинаның “Йөрәктән чыккан хисләрем” дип аталган шигырь җыентыклары дөнья күргән. Ә Сәвия Хәйретдинова, Рәйфә Саттарова, Валерий Зыков, Флүзә Клявлина, Әнвәр Гыйләҗет­динов, Хәлимә Котлыю­лованың шигырь­ләре республика басмаларында еш күренә.

“Зәңгәр чишмә”не шагыйрь, күп популяр җырлар авторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге премия лауреаты Варис Акбашев җитәкли. Әдәби чаралар үткәрүдә китапханә һәм клуб хезмәткәрләре, укытучылар көч сала.

Танылган якташларының уңышларына сөенә белә авыргазылылар. “Китап” нәшриятында Салават Рәхмәтуллинның “Шигьрият дәресе”, Әлфия Әсәдуллинаның “Хыял очышы”, Варис Акбашевның “Без — Агыйдел балалары”, Эльверт Хәмәт­шинның “Гомер эзләрем”, Александр Савельев-САСның “Внештатная жена” китапларының исем туйлары районда үткән.

Ел саен китапханәләрдә Назаров, Николаев укулары, Галимҗан Ибраһимов көннәре үтә. Бу чараларда даими рәвештә Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан делегация дә катнаша.

Табигатьтәге чишмәләргә саклау ничек кирәк булса, “Зәңгәр чишмә” дә үзенә игътибар таләп итә. Туган як тарихын өйрәнүче Мөдәрис Сафин, “Туган җирем, туган төягем” китабы авторы Риф Сәгыйтов, Калуга шәһәрендә яшәүче язучы Салават Әсфәтуллин, Зөлфәт Хәсәнов кебек кешеләр берләшмә тормышын аеруча үз итә.

* * *

Узган Әдәбият елында китапны пропагандалауга, яшь талантларны ачыклауга, әдәби чаралар оештыруга зур көч салынды. Шулай ук, Авыргазыда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм район төзелүгә 85 ел тулуга багышланган фестиваль-эстафета узган. Район Мәдәният сараенда бу чараларга йомгак ясалган, иң зур хезмәт салучыларны, иң сәләт­леләрне район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов тәбрикләгән, дипломнар тапшырган.

— Фестиваль-эстафетада Балыклыкүл, Батыр, Нагадак авыл Советлары җиңүче дип танылды, — ди районның мәдәният бүлеге начальнигы Риф Вәлиев. — Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Көт мине — һәм мин кайтырмын...” конкурсында төрле яшьтәге йөздән артык сәнгатьле укучы катнашты, Наум мәктәбе — балалар бакчасы директоры Ирина Федорова җиңде. Әдәбият елы чикләрендә “Мин сиңа китап турында сөйлим” конкурсында Әпсәләм авылында яшәүче Флүзә Кляв­линаның язган хаты иң яхшысы дип танылды. Костя Васильев, Эмиль Морадымов, Георгий Геляевның иншалары 32 хат арасында хатасыз язылуы һәм хис-той­гыларга бай булуы белән аерылып торды.

Риф Миңнегариф улы әйтүенчә, ел дәвамында китапханәләр “Ел укучысы” мониторингы үткәргән һәм иң күп китап укучы билгеләнгән. Ишле ветеринария бүлеге мөдире Сәүбән Хәсәнов ел укучысы дипломын алган. Ул ел дәвамында 120 китап укыган.

“Яраткан китап белән портрет” фотоконкурсында Тукай авылында яш
әүче Регина Диваева җиңгән.
Читайте нас: