Башы тыгыз материал белән тышланган кечкенә агач чүкечләр кылларга кагылып чыгарган тавыш акрын (piano) гына да, көчле (forte) дә яңгыраган. Әлбәттә, ул чактагы фортепианолар бүгенгеләрдән күпкә аерылган. Кристофориның фортепианосы да төзелеше буенча бик гади булган. Вакыт узган, уен коралы камилләшкән, аның төзелеше катлауланган, кыллар урнашуы үзгәргән. Әйтик, элегрәк фортепианода клавишаларга басканда чүкеч бер озынлыкта һәм калынлыкта булган кылларга гына суккан, ә тора-бара осталар чүкечләрне күчерүче педаль уйлап тапкан. Шул рәвешле, чүкечләр элеккечә өч кылга түгел, ә бер-икесенә генә суга башлаган, тавышның тембры, көче үзгәргән. Әйткәндәй, фортепианоны уйлап табу сәнгать тарихын кискен үзгәртеп җибәргән, музыкада яңа мөмкинлекләр ачкан.