Гастроль афишасын Туфан Миңнуллинның “Нәзер” комедиясе ача.
Спектакль геройлары, ике дус — Хикмәтулла белән Хисмәтулла сугышта нәзер әйтәләр: бу мәхшәрдән исән-сау кайтсалар, бер атнага хатыннарын алышып торачаклар. Исән кайталар, әмма хәзер нишләргә? Нәзер әйткәч, үтәргә тиешсең...
Гастроль барышында тамашачыга драматургның тагын ике әсәре тәкъдим ителәчәк. “Гөргөри кызын бирә” пьесасын Туфан Миңнуллин махсус Түбән Кама театры өчен 1990-91 елларда иҗат итә. Әсәрдә халыкның йолаларны онытуы, яшьләрнең гореф-гадәтләрне санга сукмавы мәсьәләләре күтәрелә.
“Кызлар кызык итәләр” комедиясендә студент яшьләрнең төзелеш отрядында туган хәл-вакыйгалар сурәтләнә. Өч егетнең нияте җитди — эш кыйратырга, акча тупларга, гашыйк булмаска. Әмма яшьлек үзенекен итә — сүзләрендә тора алмый яшьләр!
Нәбирә Гыйматдинованың “Бүре каны” драмасында Аю Кәрим гаиләсендәге хәлләр тасвирлана. Гаиләдә көтеп алынган малай туа. Тик, нигәдер, йомшак күңелле булып үсә ул, бүреләр заманында югалып калыр төсле. Чарасызлыктан ата кеше, бүре аулап, аның канын баласына эчерә. Малайның киләчәк язмышы шуннан соң ничек корылуын сурәтли әсәр.
“СыСыСыРда ясалган...нар” комедиясендә (Ләбиб Лерон) тамашачы ялган “экстрасенслар”ны күзәтәчәк. Ике алдакчының исәбе — халыкны дәвалаган булып, акча җыю. Көлдерә дә әсәр, уйландыра да. Беркатлылык кемдә генә юк икән?
“Яра” драмасында (Аяз Гыйләҗев, Мансур Гыйләҗев) — сугыш фаҗигаләре. Солдат егет яуда исән кала, туган ягына кайта, тик аны әти-әнисе танымый, сөйгән яры да инде башкага киткән...
Спектакльләрне сәхнәгә куюга театрның баш режиссеры, Татарстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев һәм Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр лауреаты Рөстәм Галиев әзерләгән.
Түбән Кама татар дәүләт драма театры 1989 елда “Нефтехим” берләшмәсенең театр студиясе буларак оештырыла. Театрга нигез салучыларның берсе — аның бүгенге сәнгать җитәкчесе һәм беренче баш режиссеры Рөстәм Галиев. Беренче артистлар: Гөлгенә Зәйнуллина, Гөлназ Фәхразиева, Гөлнур Галиева, Олег Фазылҗанов, Илшат Мостафин, Илдар Закиров, Фарил Вафиев, Рәис Галиев, Мингали Мөхәммәтшин, Рәзил Сибгатуллин.
Беренче сезон Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә” пьесасы буенча куелган “Кызлар кызык итәләр” музыкаль комедиясе белән ачыла.
1994 елда театр шәһәр мәдәният идарәсе карамагына күчә һәм “Татар яшьләре театры” итеп үзгәртелә, 1997 елда “Түбән Кама татар драма театры” статусы ала, ә инде 2007 елда аңа “дәүләт театры” статусы бирелде.
2012 елда театрга күренекле драматург Туфан Миңнуллин исеме бирелде.
Үткән елларда 70тән артык әсәр сәхнәләштерелгән. Репертуарда татар, урыс, чит ил драматургларының әсәрләре урын алган. Түбән Кама татар дәүләт драма театры халыкара фестивальләрдә катнашкан, театр белгечләренең, тәнкыйтьчеләренең югары бәясен алган, дан яулаган. Аерым артистларның казанышларын да билгеләп үтү артык булмас. Әйтик, Анатолий Иванов әсәре буенча куелган “Гөнаһлы мәхәббәт өрәге” спектаклендә Мария ролен башкарган Гүзәл Шәмәрданова “Тантана” театраль премиясе кысаларында “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңү яулаган. Артистлар Рәфил Зәйнуллин белән Юрий Павлов Татарстан Хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән бирелә торган Грантына лаек булганнар. Шул ук грантның “Профессионал” номинациясендә театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев һәм “Перспектива” номинациясендә яшь артист Гүзәл Шәмәрданова бүләкләнгән. Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” әсәре буенча куелган “Гөргөри кызын бирә” музыкаль комедиясендә Үринә ролен башкарган Физәлия Гыйниятуллина “Тантана” театраль премиясе кысаларында “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңү яулаган.
— Уфада беренче тапкыр чыгыш ясасак та, Башкортстанга килүебез беренче түгел. Туймазы татар театры белән алмаш гастрольләр үткәргәнебез, Октябрьский якларында булганыбыз бар. Үзебездә Уфа “Нур” татар дәүләт театрын, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрын, Салават, Сибай театрларын кабул иткәнебез бар. Чит якларга күп йөрибез, Мәскәү тамашачысы да безгә ят түгел. Шулай булса да, гастрольләрне дулкынланып көтәбез, гастрольнең уңышлы узуына, Уфада дуслар табуга өметләнәбез, — ди театрның сәнгать җитәкчесе.
Шулай була күрсен, дуслар булыйк. Көтәбез!