+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 февраль 2016, 02:00

Elvin Grey тәкъдим итә!..

Бу яшь җырчының популярлыгы көннән-көн арта. Татар, башкорт, урыс телләрендә иркен җырлавымы, чагу аранжировкаларымы, әллә искиткеч гадилеге, ихласлыгы әсир итәме? Җыр­лары хит-парад баскычларыннан югары үрмәли, ә инде социаль челтәрләрдә аның белән дуслашырга теләүчеләрнең исәбе-хисабы юк. Шуның белән бергә, имеш-мимешләр дә арта. Радик Мәскәүгә киткән... Татарстанга күченгән...

Чынлап та, Башкортстанга чираттагы гастрольләренә Радик күрше республикадан килеп төште. Конгресс-холлда, конференцияләр залында Радик һәм аның командасы — продюсер Александр Слюсаренко, музыкант һәм саксофончы Артур Маузер Сакс, аранжировкалаучы Артур Кусимов белән журналистлар һәм җырчының Фан-клубы әгъзалары очрашты. Анда Радикның якын дусты, “Агыйдел” Татарстан-Башкортстан дуслыгы һәм хезмәттәшлеге берлеге рәисе Маузир Гыйниятуллин да булды.

...Конференция башланырга тора. Кызлар түзем­сезләнеп көтә. Телефоннар, смартфоннар, фотоаппаратлар — бар дә эшкә әзер. Чәчләр матур итеп таралган, иреннәр буялган. Ә инде чарага килә алмаучылар очрашу хакында видеоязмаларны, фотоотчетны көтә. Фанатлар арасында 3 яшьлек­ләре дә, 80 яшьлекләре дә булуы ачыкланды.

Ниһаять, башладык! Очрашуны оештыручы һәм алып баручы Заһир Ишкинин сорауларны өч телдә бирергә мөмкин булуын кисәтеп куйды. Килүчеләр бу мөмкинлек белән бик теләп файдаланды.

— Безнең башкорт, татар телләре шундый матур! Шуны бөтен дөньяга белдерәсем килә, — дип хыялы белән уртаклашты Радик. Егеткә туган телдә аралашу авыр түгел. Ул Гафури районының Каварды авылында туган, беренче сыйныфтан ук башкорт телен өйрәнгән. Уфа шәһәренең Черниковка бистәсендә урнашкан 48нче башкорт лицеенда укыган. Күпләргә билгеле мәгълүмат шушы. Ә инде фанат кызларны Радик тормышындагы һәр нечкәлек кызыксындырды: прическасын үзгәртәчәкме? Йөргән кызы бармы? Кешеләрдә нинди сыйфатны өстен күрә? Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетында алынган “психолог” белгечлеге буенча эшләргә җыенамы?
Җырчының үзе кебек үк гадиләрне яратуы, бүген-иртәгә генә өйләнергә җыенмавы, музыка белән шөгыль­ләнгәндә ашавын да, йоклавын да онытуы билгеле булды.

— Туган якларны бик сагынам, Башкортстанга кайткан саен, авылны урап китәргә тырышам. Кызлар соравы буенча, елына бер тапкыр Кавардыда төнге дискотека үткәрәбез, — ди егет. Анда әле Радикның әтисенең бертуган энесе Дамир яши. Ә җырчы үзе, әнисе һәм апасы Регина Мәскәүдә яшиләр.

— Бу якларда булганда, кермичә киткәне юк, бик яхшы егет, — ди абыйсы, Радикның туган җанлылыгын ассызыклап.

Кечкенә чагында Президент булырга хыялланса, 5-6нчы сыйныфлардан Радик үзенең музыка кешесе икәнен аңлаган. Музыка мәктәбендә укыганда баянда, курайда уйнарга өйрәнгән. Бүген бу уен коралларында уйнау, үзе әйтүенчә, тик аерым аккордлар башкаруга гына кайтып калган. “Көй чыгаруда миңа бу һич тә комачаулык итми”, — ди җырчы.

Кыска вакыт эчендә Элвин Грей (бу псевдоним белән ул 2011 елдан, тормышының Мәскәү чорыннан чыгыш ясый) күп милли музыкаль премияләр иясе булып өлгергән. Әйтик, 2013 елда “Мин — артист” Бөтенрусия конкурсында өч номинациядә җиңү яулаган. Григорий Лепс үткәргән халыкара конкурсның җиңүчесе булган. Узган ел “Татар җыры” халыкара фестивалендә аңа “Алтын барс” премиясе бирелде.

28 февральдә “Елама, ярсыма” җыры социаль челтәрләрдә иң күп тапкыр тыңланган өчен Радикка Кремль сараенда “Болгар” радиосының III милли премиясе тапшырылачак. 10 клип төшергән, урыс, татар, башкорт телләрендә 3 альбом яздырган.
Былтыр Радик Башкортстан һәм Татарстан буйлап зур гастроль туры үткәрде, Чиләбе өлкәсендә, Ырынбур, Сургут шәһәрләрендә булды. Концертлар саны 150дән артып китте.

— Яшь башкорт җырчыларының Татарстанга килеп чыгыш ясавы —сирәк күренеш. 2000нче еллар башында эстрада артистлары килгәне булды, шуннан аралар ничектер суынып калды, — ди Маузир Мирхәт улы. — Радик Юлъякшин ярты ел эчендә Татарстанны яулады. Радикның башкортча да, татарча да җырларын бик яратып, аны бер феномен буларак кабул иттеләр. Минемчә, бу ике республика яшьләренең, тугандаш мәдәниятләрнең якынаюына этәргеч бирә. Аның фанатлары яңгырдан соң үскән гөмбәләр кебек арта. Бер районда ике-өч концерт биреп китә, бер атнадан тагын чакыралар, тагын шунда ук концерт тулы зал белән уза. Хисләрен тыя алмыйча, хәтта, сәхнәгә менеп, җырлап торган чакта кочаклыйлар. Радик белән дуслашуыма, саксофончы улымның аның белән бергә эшләвенә бик шатланам.

Радик Юлъякшинның Башкортстан буенча гастрольләре майга кадәр дәвам итәчәк. Аннары инде юллар янә Татарстанга китә — Казанда, Яр Чаллыда концертлар планлаштырылган.

— Кемнеңдер “соло” концертлары дигәндә, бер машинада төп җырчы, аның артыннан бер “пазик” ярдәмче җырчылар йөри дип уйларга кирәкми, — ди продюсер Александр. (Хәер, ул үзен продюсер дип атау белән килешми, “Мин — Радикның ярдәмчесе”, ди). — Һәр концертта Радик үзе 25 җыр башкарачак. Ул җырларның 70ләп проценты соңгы ярты елда әзерләнгән. Хәер, репертуарда гына түгел, музыкаль һәм яктылык белән бизәлештә дә яңалыклар бар.
Читайте нас: