+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Без әтиләрне данлыйбыз”

Нефтекамада гәзитебез шулай дип аталган зур чара оештырды.Бүген җәмгыятьтә әтиләргә карата бик күп шелтә сүзләре ишетергә була: бала тәрбияләүгә үз өлешен кертмиләр, гаиләдән читләшәләр... Бу сүзләрдә хаклык юк дип булмый, кызганычка каршы эчкечелеккә бирелеп, комарлы уеннар белән мавыгып, гаиләсен оныткан ир-атлар да очрый. Шулай ук бик күп әтиләрнең гаиләсен туйдырыр өчен читтә, Төньякта эшләргә мәҗбүр булуы да үзәккә үткән проблема. Ә инде тәрбиягә килгәндә, бәлки, монда хатын-кызның да гаебе бардыр. Чөнки ир-атка гаилә башлыгы итеп карау югала бара.

Шунысы шатлыклы — балалары өчен җан атып торган, гаилә кыйммәтләрен өстен куйган әтиләр дә җитәрлек! Аларны күреп кенә бетермибез. Әниләргә багышланган чаралар күп оештырыла, ә менә әтиләргә багышланганнары Ватанны саклаучылар көнендә генә үтә дисәк тә ялгышмабыз.

Әтиләрнең абруен күтәрү, бала тәрбияләүдәге ролен ассызыклау максатында “Кызыл таң” нәшрияты Нефтекама шәһәре хакимияте, шәһәрнең Әтиләр берлеге һәм Хатын-кызлар советы белән берлектә “Әтиләрне данлыйбыз” бәйрәме үткәрде. Анда катнашырга теләүче гаиләләр бик күп булып чыкты, моңа бик сөендек, димәк, бездә балалары белән шөгыльләнүче әтиләр күп! Быелгы бәйрәмгә сигез гаиләне сайлап алдык.

Уллары, кызлары белән уртак һөнәрләре, хоббилары булган әтиләр, дәү әтиләр бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде.

Менә Кәримовлар гаиләсе. Аның башлыгы Радик Дамир улы — музыкант, гармунда, торбада, гитарада уйный. Әлбәттә, сәләте улы Егорга да күчкән. 7нче сыйныфта гына укыса да, музыкаль уңышлары саллы. Күптән түгел Егор республика яшь музыкантлар бәйгесендә беренче урын яулады. Әтиле-уллы Кәримовлар чыгышын зал тын да алмый тыңлады.

Ә инде Динар Якупов икенче сыйныфта укучы кызы Динә белән өстәл теннисы буенча осталык дәресе күрсәткәндә, алкышлар тынып тормады. Динар Мәсгуть улы бәләкәйдән спортка гашыйк, тормышын да спорт белән бәйләгән, ул шахмат буенча дүрт тапкыр Башкортстан, өстәл теннисы буенча күп тапкырлар чемпион, мини-футбол буенча югары уңышларга ирешкән. Ә бүген ул Балалар иҗат сараенда өстәл теннисы түгәрәген алып бара. Шулай ук үз балалары Вадим белән Динәгә дә вакыты җитә аның. Алар икесе дә шахмат уйный, бу спорт төрендә зур уңышлар яулаганнар. Шулай ук өстәл теннисы белән дә шөгыльләнәләр, Динә — әлеге спорт төре буенча республика чемпионы. Бу уңыш, әлбәттә, әти кешенең тырышлыгы белән яуланган!

Шәһәрнең 12нче мәктәбе укучысы Әдилә Гыйләҗева — уку алдынгысы, мәктәп чараларында актив катнаша. Әдилә матур җырлый, укырга кергәнче үк бик күп конкурсларда призлы урыннар яуларга өлгергән. Ә җыр-моңга сөю кызга дәү әтисеннән бирелгән. Рамил Лотфуллин үзе дә сәхнәгә хезмәт иткән, җыр-моңга мөкиббән киткән кеше. Сәләтле кызлары — Гөльяз белән Алсуны тәрбияләп үстергән, хәзер инде оныкларын үстерүгә зур өлеш кертә. Дүрт яшьлек Эмилия дә бии, җырлый. Бәйрәмдә Рамил Хәмит улы кызы Гөльяз, оныклары Әдилә һәм Эмилия белән чыгыш ясады.

Янә бер гаилә башлыгы, дәү әти — Айдар Усманов — рәссам. Аның буяулар белән оста эш итүе, сәнгатькә сөюе кызларына, оныкларына да бирелгән. Оныгы Таһир сурәт төшерергә ярата. Буяу һәм пумалалар алып, табигать күренешләрен, тирә-яктагы тормышны рәсемгә төшерү — дәү әтисе белән икесенең яраткан шөгыле.

Балаларын үстереп, олы тормыш юлына чыгару белән яңа көч-дәрт белән оныклар тәрбияләргә, үз тәҗрибәсен, киңәшләрен аларга бирергә әзер дәү әтиләр барлыгын Нәбиуллиннар гаиләсе дә исбатлады. Изһар Мазһар улы — озак еллар шәһәрдә дәүләт автоинспекциясен җитәкләде, хәзер исә “Глобус” предприятиесе директоры. Нефтекамалылар аны оста рәссам, гармунчы, җырчы, агачтан сырлап эшләү остасы буларак та белә. Кичәдә ул үзенең бала җанлы дәү әти икәнен күрсәтте, оныгы Әмир сыздырып баянда уйнаганда, үз һөнәрен дәвам итүче үсүенә шатланган дәү әтинең башы күккә тигәндер! Ә Әмир зур уңышларга ирешә, төрле конкурсларда призлы урыннар яулый, укытучылар аңа зур өметләр баглый.

— Әтием безгә: “Телевизор алдында ятып, спортчы булалмыйсың”, — дип әйтә иде. Аның бу сүзләре минем хәтергә уелып калган. Хәзер үзем дә улларыма еш кына шул сүзләрне кабатлыйм. Әти бездә спортка карата сөю уятты, минем бурыч — улларымны сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү. Мин алардан профессиональ спортчылар әзерләргә җыенмыйм, әмма үзе, сәламәтлеге өчен һәркем спорт белән шөгыльләнергә тиеш, — ди Дамир Әсхәдуллин. Уллары Илдар белән Илдан, әтиләре кебек, волейбол, футбол, баскетбол уйный, чаңгы шуа.

— Син үзең үсеп, гаилә коргач, нинди әти булачаксың? – дигән сорауга Илдар ике дә уйламыйча: “Әтием кебек!” — дип җаваплады. Әти кеше өчен моннан да югарырак бүләкнең булуы мөмкин түгелдер...

Янә бер гаилә — Фәрхетдиновлар тамашачы сөюен яулады. Гаилә башлыгы Мансаф Һарунович уллары Владислав һәм Руслан белән уен коралларында уйнады. Мансаф Һарун улының сәләте балаларына да күчкән. Егетләр шәһәрнең 7нче мәктәбендә укый, мәктәп, шәһәр, республика күләмендә үткән төрле чараларда актив катнаша.

— Балалар алдында әти кешенең абруе ничек яулана? — дип сорадык гаилә башлыгыннан.

— Балаларга сүзең үтсен, алар алдында хөрмәт казаныр өчен тәүдә үзеңне тәрбияләргә кирәк. Иң яхшы тәрбия чарасы — үрнәк, — диде ул.

Сәхнәгә чираттагы — Халитовлар гаиләсе чыкты. Игезәкләр Элина белән Алина искиткеч оста итеп “Әткәй” җырын башкарды. Шамил Шакир улы гаиләсендә алты бала тәрбияләнә!

Бәйрәмдә катнашкан әтиләр яше һәм һөнәре буенча төрле. Әмма аларны бер нәрсә — балаларга сөю бер­ләштерә, алар кызларын, улларын тәрбияләүгә үзләренең саллы өлешен керттә. Мондый әтиләр күп һәм без аларны күрсәтергә, аларга тигез­ләшергә кирәк, дип саныйбыз.

Әлеге чарага әзерлек барышында без әтиләргә багышланган балалар җырларының бик аз булуын ачыкладык. Шунлыктан гәзит укучылар арасында әтиләр турындагы җырга бәйге игълан итәргә булдык.

Бу бик җылы, эчтәлекле бәйрәмне оештыруга шәһәрнең актив иганәчесе Әминә Гыйззәтова зур ярдәм күрсәтте, шулай ук эшкуарлар Генрих Зарипов, Олег Гарифуллин, Дмитрий Алешков, Фируза Насыйрова да үз өлешен кертте. Һәрвакыттагыча, Балалар иҗат сарае директоры Гүзәл Зәйруллина һәм аның коллективы оештыру эшләренә күп көч салды.

Әйе, әтиләр безне күбрәк сабыр акыл, кыска сүз, таләпчән караш белән тәрбияли. Алар балалар белән туп тибәме, чаңгы шуа, утын ярамы, печән чаба, рәсем төшерә яисә сыерчык оясы ясыймы — һәр адымы, сүзе, эше белән үрнәк булып тора. Мондый минутлар ешрак кабатлансын иде, юкка гына әтисенә карап ук юнган, димиләр бит.
Читайте нас: