Көнчыгыш календаре буенча язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелгән, язны каршылау бәйрәме ул. Нәүруз көннәрендә йорттан-йортка кереп, “нәүруз әйтеп” йөргәннәр. Йорттан-йортка кергәннәр дә, такмак әйтеп, ярма я йомырка җыеп йөргәннәр. Ул йомыркаларны йорт хуҗалары кичтән үк төрле төсләргә буяп, әзерләп куйган. Соңыннан инде йомырка, ботка ашаулар, уеннар булган. Балалардан соң, атларга атланып, егетләр чыккан, алар да йомырка җыйган, яшьләр уеннар оештырган. Арадан иң чибәр кызны Нәүруз итеп сайлаганнар. Шунысы мөһим — бу көнне кешеләр күңелендә гел игелек булырга тиеш. Игелек эшләсәң, ул изгелек булып үзеңә кайта.
Әлеге заманда йорттан-йортка йөреп йомыркалар җыелмаса да, Нәүруз бәйрәме онытылмаган. Быел язны каршылау бәйрәме “Башкортостан” дәүләт концерт залында зурлап, халыкара форматта үткәрелде. Чара республикада яшәүче төрле милләт халыкларын җыйды. Күпләре милли киемнәрдә иде. Һәр халык үз мәдәнияте белән таныштырды. Үзбәкстанның халык артисты Мансур Ташматов, Кыргызстаннан Курал Чокоев, Таҗикстаннан Саиди Буризод, Әзербайҗаннан Мехмен Тагиев, Татарстаннан Алина Шәрипҗанова һәм башкалар тамашачы күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Башкортстан исеменнән “Мирас” җыр һәм бию фольклор ансамбле, “Аргамак” этно-рок төркеме, “Кәрвансарай” төркеме, җырчылар Гөлсем Бикбулатова, Идрис Газиев, Дияна Ишниязова, Марсель Котыев, курайчы Ишморат Илбәков чыгыш ясадылар. Бәйрәмдә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов белән Русиянең Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина катнашты.
Дуслык һәм яз тантанасын оештыручылар — республиканың Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, Республика халыклары ассамблеясе белән Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты.