+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Йөрәкләрдә сүнмәс ут кабызды...

Чакмагышта Илфак Смаковка багышланган китапның исем туе узды.Җырчы Илфак Смаков... Кем өчендер ул — яшьлек моңнары, үсеп килүче яшь буын артистлар өчен — югары дәрәҗәдәге талант, үрнәк, маяк. Республиканың сәнгать тарихында — данлыклы сәхифә, халкыбызның — йөзек кашы. Чакмагышлыларга — горурлык.

Иртә ташлады ул дөньябызны,
Кыска булды тормыш юллары.
Йөрәкләрдә сүнмәс ут кабызды —
Арабызда яши җырлары...


— дип язды аның турында Фәнис Рәхмәтуллин. Җырчы 53 яшендә якты дөнья белән хушлаша. Әмма ул бүген дә әле безнең белән. Җырлары — күңелдә, кабатланмас моңы — тасмаларда, тормыш һәм иҗат юлы — халык хәтерендә саклана.

Әлбәттә инде, беренче чиратта җырчыны гаиләсе юксына. Тормыш иптәше — Башкортстанның халык артисткасы Асия Смакова белән кызы — музыкант, халыкара конкурслар лауреаты Айсылу Илфак Смаков исемен мәңгеләштерүдә әйдәп йөрүчеләр.

Гәзит укучылар хәтерлидер, ел башында Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә БАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Илфак Смаковның 75 еллыгына багышланган матур эчтә­лекле концерт-кичә узды. Кичәдә ул башкарган җырлар яңгырады, легендар шәхеснең иҗат юлы барланды һәм әле яңа гына “табадан төшкән” “Безнең заман моңнары” китабы тамашачыга тәкъдим ителде.

Ә күптән түгел җырчының туган ягында китапның исем туе узды.

Илфак Мөҗип улы 1940 елның 2 гыйнварында Чакмагыш районының Рапат авылында туган. Рапатта — җиде­еллык, Чакмагышта урта мәктәп тәмам­лаган. Уфа сәнгать училищесы­ның вокал бүлегендә укыган, легендар педагог Миләүшә Мортазинада белем алган. 1963 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган һәм Башкортстан дәүләт филармониясенә эш­кә кабул ителгән. Дистәләгән еллар буе Башкортстан, Татарстан һәм илнең күп төбәкләрендә концертлар белән үзе һәм тормыш иптәше Асия белән чыгыш ясап, халык ихтирамын яулаган.

Радио-телевидениедә даими рәвештә җырчыга багышланган тапшырулар оештырыла, аның җырлары яңгырый. Ә Чакмагыш өчен ул, алда әйткәнчә — зур горурлык. Килешергә кирәк, Чакмагышта иҗат кешеләренә игътибар зур. Чакмагышлы язучылар Вәзих Исхаков, Гыйлемдар Рамазанов, Әхнәф Бәйрәмов, Галимҗан Латыйп, Әкрам Вәли, Марис Нәзиров, Мансаф Гыйләҗев хакында биредә олысы да, кечесе дә белә. Җырчылар Фәүдәт Гыйләҗев, Зөлфия белән Җәвит Шакировлар, Илһам Вәлиев, Айсылу Такыянузова, Рамил Хаҗиев, “Нур” театры артистлары Айнур Баянов белән Айгөл Габдуллина, баянчы Илнур Газизов һәм башка бик күп талант ияләре Чакмагышта туган. Әлбәттә, бу исемлекнең иң югары баскычында Илфак Смаков тора. Районның 85 еллыгына багышлап чыгарылган диск та Илфак абыйның җырларыннан башлана.

Китапның исем туе Мәдәният йортында түгел, ә Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә узды. Очраклы түгел, әлбәттә. Шигырьдән башка җыр тумый ич. Китапханә дә иркен, якты, фонды бай. Директоры Эльвира Газизова белән район мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Фазлыев һәр кунакны җылы каршы алды. Уфадан бу китапның төзүче-мөхәррирләре — Асия Смакова белән шагыйрь һәм публицист, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты Ирек Киньябулатов, шулай ук, Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты директоры Илһам Җандәүләтов, Айсылу Смакова белән мин килдек. Шулай ук, җырчының туганнары, якташлары, сабакташлары, аерым алганда, Рапат авылы биләмәсе башлыгы Фаил Ишморатов, Смаковлар гаиләсенең тугры дусты Рәсимә Ильясова һәм башкалар җырчыга карата олы ихтирам сүзләрен җиткерде.

Очрашуда китап белән таныштыру да, заманында Илфак Мөҗип улы яңгыраткан җырларны башкару да булды. Артистлар җырлады, без, тамашачылар, кушылдык. Видеоязмалардан Илфак абыйның үзен күреп кинәндек. Җырчыга багышланган шигырьләр укылды.

Киләчәктә дә җырчының исеме мәңгеләштереләчәге, районда аңа һәйкәл булдырылачагы вәгъдә ителде. Китапның зуррак тираж белән чыгуына өмет белдерделәр. Әлегә ул барлыгы 500 данә нәшер ителгән.

Чара ахырында Асия Смакова китап чыгаруда ярдәм кулы сузган һәркемгә, шул исәптән “Кызыл таң” гәзите редакциясе коллективына чиксез рәхмәтен җиткерде. Ә чакырылган кунаклар исә, мәдәнияткә булган олы игътибар өчен район хакимиятенә һәм мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Фазлыевка рәхмәт белдерде.

Кичә бик матур узды. Заһир Ис­мәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сән­гать институты профессоры Миләүшә Мортазина әйткәнчә, “Илфак чын мәгънәсендә күңелләребезгә безнең заманның онытылмас моң­нарын сеңдергән, җыр сәнгате тарихында тирән эз калдырган бөек җырчы, гасыр җырчысы” булып калуында тагын бер тапкыр инандык.
Читайте нас: