+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Өлкәннәр җырлап яши

Миякә районы Мәдәният сараенда өлкән буын кешеләре иҗатына багышланган республика фестиваленең зона бәйгесе узды.

Хезмәт һәм халыкны социаль яклау һәм Мәдәният министрлыклары оештырган әлеге күркәм чара бишенче тапкыр үтте. Быел ул Русия киносы елына багышланды.

Кыргыз-Миякәгә республиканың көнбатыш зонасына кергән Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Бүздәк, Дәүләкән, Туймазы, Шаран, Ярмәкәй районнары һәм Октябрьский шәһәре үзеш­чәннәре килде. Чыгышларны хуҗалар – Миякә районының өлкән яшьтәге сәхнә осталары ачты. Икенче булып сәхнәгә чыккан әлшәйлеләрнең чыгышы Баш­кортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Улямаев җитәкләгән “Забава” халык ансамбле җыры белән башланды. Пенсия яшендәге хатын-кызлардан торган коллектив югары башкару осталыгы белән сокландырды. Бишбү­ләклеләрнең чыгышын Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Маргарита Пашуткина оештырган “Вдохновение” чуваш халык фольклор ансамбле бизәде. Галина Клинкның “Әнием күзләре” җыры да тамашачы күңеленә хуш килде.

Һәр район бәйгедә бик теләп катнашты, ныклы әзерлек белән килде, милли җыр һәм биюләр күп булды.

Баш режиссер Лилия Иванова җитәкчелегендә берничә төбәктә барган фестиваль быел да Өлкәннәр көнендә Уфада гала-концерт белән тәмамланачак.
Читайте нас: