Конкурсантларның осталыгын З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире Фәрзәнә Сәгыйтова (жюри рәисе), Русиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты Җәмил Әбделманов, атказанган сәнгать эшлеклесе Эльвира Гайфуллина, Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты Фәнәви Салихов, Яңавыл шәһәренең балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Халисә Насыйбуллинадан торган абруйлы жюри бәяләде.
Көннең беренче өлешендә конкурсантларны тыңлау булса, кичен гала-концерт үтте. Әлеге чара зур бер хәтер кичәсенә әйләнде. Залда Радик Гәрәевның җырлары яңгырады, аның дуслары, коллегалары, сәхнәдә аның эшен бүген дәвам итүчеләр чыгыш ясады, истәлекләре белән уртаклашты. Бу искиткеч җылы, матур чарада Радик Арслан улының җәмәгате, туганнары катнашты. Алар, әлбәттә, туган ягында Радикның онытылмавына зур рәхмәт белдерде.
Әйе, Яңавылда аны онытмыйлар. Шәһәр урамнарының берсе Радик Гәрәев исемен йөртә, үзе укыган мәктәп музеенда аңа багышланган стенд бар. Әлеге вокалчылар бәйгесе дә аның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан булдырылган. Бүген Яңавыл районы хакимияте Радик Гәрәевка һәйкәл ачу теләге белән янып йөри.
Конкурска килгәндә, жюри әгъзалары җырчыларның быел зур әзерлек белән килүен, араларында бик көчле тавышлар булуын билгеләп үтте.
— Мин катнашучылар артуына, конкурсның географиясе киңәюенә бик шат. Быел опера театры һәм филармония җырчылары булуы тагы да ныграк сөендерә. Тора-бара бу конкурс зуррак статуска ия булыр, башка төбәкләрдән килергә теләүчеләр дә табылыр, дип уйлыйм. Чөнки Радикны Башкортстанда гына түгел, бөтен СССРда, хәтта чит илләрдә дә тыңлыйлар, яраталар иде, — ди жюри әгъзасы Җәмил Әдбелманов.
Фәнәви Салихов быелгы чараның бик үзенчәлекле булуын билгеләп үтте.
— Беренчедән, быелгы бәйге Радик Гәрәевның 60 еллыгына багышланган, шуның белән ул үзенчәлекле. Икенчедән, быел җиңүчеләрне билгеләүгә бераз гына үзгәрешләр кертелде. Элек без бер генә Гран-при тапшырсак, быел җиңүчеләрне һөнәри җырчылар арасыннан да, үзешчәннәр арасыннан да билгеләргә булдык, шулай дөресрәк, — диде ул.
Конкурста Радик Гәрәевның оныгы Денис Суворовның чыгыш ясавы да аның матур бер үзенчәлегенә, бизәгенә әйләнде. Денис сәхнәдән җыр сузганда аның тавышын, һичшиксез, Радик Арслан улыныкына охшатып утыручылар да булгандыр.
...Өченче, икенче һәм беренче урыннар билгеләнде. Бәйгенең иң дулкынландыргыч минутлары җитте. Вокалчыларның Радик Гәрәев исемендәге бишенче ачык бәйгесе җиңүчеләре дип һөнәри җырчылар арасыннан — Радмир Хәсәнов, үзешчәннәр арасыннан Станислав Батурин билгеләнде. Станислав Бөре шәһәреннән, ул Радик Арслан улы башкарган әсәрләрнең берсен — “Цирк принцессасы” опереттасыннан “Мистр Икс ариясе”н башкарып, жюрине әсир итте. Радмир да Радик Гәрәев репертуарыннан “Соң түгелдер” җырын башкарды. Ул Уфа дәүләт сәнгать академиясендә укый, җитәкчесе — Җәмил Әбделманов.
— Мин Архангель районының Яңа Чишмә авылында туып-үстем. Балачактан җырладым, дип әйтә алмыйм, 11нче сыйныфта гына “Язгы тамчылар” республика конкурсында катнаштым, өченче урынны алдым. Шунда миңа музыка училищесына укырга барырга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, сәнгать дөньясына кереп киттем. Әлеге вакытта икенче курста укыйм. Ә җыр тыңларга һәрвакыт ярата идем. Аеруча Мөслим Магомаев, Радик Гәрәев җырларын яратам, — ди Радмир.
— Язмыш аз гына башкачарак борылып, Радик Арслан улы исән булса, без аның үзенә халкыбыз мирасы булган җырлары, сәләте өчен рәхмәт әйтер идек, — диде Фәрзәнә Фәткыл кызы. — Чыннан да, Радик Гәрәевның дөньялыктагы юлы бик кыска булды. Ул үзе дә, кызыл канәфер сыман, балкып янды да сүнде. Шул кыска гына гомерендә дә ул татар һәм башкорт җырларын бөтен дөньяга танытырга, ядкарь булырдай җырлар калдырырга өлгерде. Радик Гәрәевның тууы, яшәве һәм китүе — “гомер юлын еллар түгел, аның сыйфаты билгели”, дигән гыйбарәнең тәңгәл килүе ул, минемчә.