Тормыш асылын, җәмгыять ихтыяҗларын билгеләүче көчләрне тоеп-сиземләп, аларны ачык чагылдырырга, театр белән бердәм эшләргә әзер булучы сәхнә әдәбиятын эзли аның җитәкчесе. Классикамы, заман әдәбиятымы, безнеке яисә чит илнекеме ул, иң мөһиме — бүгенге чынбарлык белән аваздаш булсын. Ырынбур театры спектакльләренең озак еллар сәхнәдән төшмәвенең сере дә шунда.
У. Шекспирның “Ричард III” әсәре Р. Исрафилов тарафыннан моннан дүрт ел элек сәхнәләштерелгән иде (бизәлеш режиссеры — театрның баш рәссамы Таң Еникеев). Спектакль премьерасында һәм аннан соң да Ричард ролен башкарган күренекле артист Олег Ханов хәзер Башкорт дәүләт академия драма театрын җитәкли. Эше бик күп булуга карамастан, ул әледән-әле Ырынбурга килеп, театрда үз ролен уйнарга вакыт таба.
Барысы да элеккечә кебек: сәхнәнең бер кырыенда — борынгы чорда яшәгән ниндидер кыргый хайван (ихтиозаврмы) скелеты, аның каршысында – ядрә белән тишкәләнеп беткән иске “Мерседес”. Сәхнә уртасында курку катыш кызыксыну белән җәнлек тиресенә төренгән кеше кыяфәтендәге җан иясе бәргәләнә. Ул – киләчәктә король булачак Ричард III.
Мин электән карап күнегелгән күренешне тамаша кылырга җыенам, әмма бу юлы барысы да башкачарак чагылыш таба – кыргый мәгарә тормышы күренеше тиз арада юкка чыга, ә курку хисе һәм кызыксыну оятсызлык һәм башкаларга карата нәфрәт тойгысы, кимсетеп карау белән алышына.
Үзен чолгап алган кешеләрдән нәрсәсе белән аерыла соң Ричард? Шәхес югарылыгы белән дә, дәүләт эшлеклесе булу белән дә түгел, ә һәркемнең күңелендә урын алган тискәре сыйфатларны ачык сиземләү белән. Ул белә: бу кешеләр ахыр чиктә бер-берсен таптап, бер-берсенең богазына ябышып, аңа тәхеткә юл ачачак...
Бүгенге Ричард III — премьера спектаклендәгесеннән аермалы буларак, тормышта тагын да тирәнрәк тамыр җәйгән, үзенчә яшәү рәвешен нормага санап, җирдә ышанычлы басып торуына нык инанган шәхес. Һәм башкаларның, бала үтерүне бик хуплап бетермәүче герцог Бекингеммы ул (артист Борис Круглов), кеше үтерүне бернигә дә санамаучы сэр Тиррелмы (Сергей Кунин), аның таләпләреннән читләшүенә ачык ризасызлык белдерә ул. Аныңча, барысы да бер йөзле, бертөрле булырга, намус төшенчәсенең ни икәнен дә белмәскә тиеш. Шул ук вакытта кансызлыклары да түрәнекеннән артык булмаска тиеш.
Әлбәттә, Шекспирның явыз геройларының, шул исәптән Ричардның да, гомерләре начар тәмамлана. Әмма бөтен бәла шунда: аның урынына яңа “Ричард”лар килүе ихтимал. Намуссыз һәм кешелексез бәндәләр яшәгән җәмгыятьтә янә шундыйларга юл ачыла.
Василий Сигарев “Пышка” пьесасын Мопассан новеллаларына нигезләнеп язган. Ул үз йөзен, кешелеклелек сыйфатларын бөтенләй югалткан кавем тормышын чагылдыра. Режиссер Исрафилов, бу әсәрне сәхнәләштереп, бүген үзен җитди борчыган мәсьәләне — кешеләрдә мәрхәмәтлелекнең, шәфкатьлелекнең юкка чыгуын күрсәтергә тели. Моңа ирешү өчен ул психологик гротеск алымын куллана. Һәм менә нәрсә килеп чыга: Пышканың (Татьяна Вдовина) юлдашлары һәм Пруссия офицеры (Андрей Иванов) – асты-өскә килгән заманның манекенга, курчакка әйләнгән геройлары – кинәт, бер мизгелгә генә үзләренең кайчандыр кеше булганлыкларын искә төшерә.
Мин караган премьераларның соңгысы – Рифкать Исрафилов сәхнәләштерүендә Юрий Поляковның “Гөмбә патшасы”. Тик темадан бераз читкә китеп, шуны әйтәсе килә.
Мин һәрвакыт демократик карашлы кешеләр яклы булдым. Илдәге либераллар һәм консерваторлар арасында барган алышларны күзәткәндә Н. Островскийның “На всякого мудреца довольно простоты” пьесасындагы Городулин белән Крутицкийны искә төшердем. Мин кешелеклелек кануннарына нигезләнүче социализм яклы булдым һәм булып калам. Шундый караш белән партиянең XX съездын каршыладым, безнең гаскәрләрнең Чехословакиягә керүенә кискен ризасызлык белдердем. 1991 елның августында Ак йортка да шушы караштан чыгып бардым. Һәм менә күп еллардан соң, олыгайган көнемдә аңларга телим: ничек болай килеп чыкты соң әле – кешелеклелек йөзен саклаган социализм урынына ник без бердәм көч белән кешелексез капитализмга килеп кердек? Бу сорауны җәмгыятькә, җитәкчеләргә бирер алдыннан, иң тәүдә, үземә бирәм. Аны бер мин генә бирмимдер. Ә менә бүгенге театр сәнгате җәмгыятьтәге бу киеренкелекнең асылына төшенергә һәм аны тормышчан итеп чагылдырырга никтер ашыкмый.
Ю. Поляков һәм Р. Исрафилов моңа җавап эзлиләр. Артист Борис Круглов белән бергә алар үз героен, уртакул бизнесмен Свирельниковны бүгенге көн чынбарлыгы алдына куя. Көндәлек мәшәкатьләр арасында кеше үзе өчен моңарчы мөмкин булмаган дип исәпләгән гамәлләр кыла, мәңгелек кыйммәтләрне җимерә башлавын аңлый: дустыңны сату – яман эш, әмма кайчагында моңа барырга туры килә, ришвәт бирү-алу да гадәти хәлгә әверелә. Ә спектакль ахырында әлегә үлеп бетмәгән намус Свирельниковның йөрәгенә үлемечле укол кадый — башкача юл юк. Шулай итеп әдәби катгый “диагноз” куела.
Василий Шукшин хикәяләре буенча куелган “Сөйкемле кешеләр” спектакле дә театрда беренче ел гына бармый. Аның турында мин “Литературная газета”да язган идем инде. Спектакльне сәхнәгә куючы Рифкать Исрафилов өчен намус һәм горурлык турында сөйләүнең мөкатдәс эш, җан таләбе булуын аңлыйсың.
Геройларның күңел төпкеленә күз салып, театр аларның хакыйкатькә, яктылыкка омтылуына, җаннары тере булуына игътибар итә. Бу мөлаем кешеләр, вакыты җиткәч, үз сүзен, җәмгыятькә карата үз фикерен әйтәчәк әле. Спектакль премьерасында тамашаны нидер әйтергә тырышучы телсез кыз Вера (Ләйлә Хөсәенова) тәмамлый. Бүгенге куелышта аны кечкенә, әмма үз сүзендә нык торучан кызчык алыштырган. Бәлки, ул, үсә төшкәч, үз сүзен әйтер. Бәлки, башка берәү әйтер...
Бөек Ватан сугышы һәм бүгенге театр сәнгате турында сүз алып барганда яңа пьесалар булмавы, искеләренең инде кат-кат уйналган булуы һәм аларга тамашачы йөрмәве турында ишетергә туры килә. Ырынбур театры Бөек Җиңүнең 70 еллыгына ике спектакль куйды. Аларның берсе — “Хәтер хатлары” — балетмейстер Олег Николаев тарафыннан куелган пластик этюдлар. Анда заманча ритмнар М. Бернес, Л. Утесов башкаруында сугыш чоры көйләре белән аһәңдәш яңгырый.
Режиссер Рифкать Исрафилов һәм драматург Павел Рыков, шәһәр музееның Бөек Ватан сугышына багышланган залында булып, легендар генерал Александр Родимцев, герой-шагыйрь Муса Җәлил, композитор Василий Соловьев-Седой, шагыйрь Алексей Фатьяновның һәм Җиңүгә үз өлешен керткән кабатланмас язмышлы башка бик күп исемнәрнең Ырынбур шәһәре белән бәйле булуын ачыклый. П. Рыков “Үткәннәргә чакыр мине” дигән пьеса яза, ә Р. Исрафилов аны сәхнәгә куя. Бу спектакль һәрвакыт тамашачылар белән тулы залда үтә.
Л. Юхвид либреттосы буенча “Малиновкада туй” опереттасына нигезләнеп сәхнәләштерелгән спектакль турында да әйтеп үтәсе килә. Аны сәхнәгә кую өчен Р. Исрафилов белән Т. Еникеев та, О. Николаев, музыка җитәкчесе Т. Пикулева һәм актерлар да зур тырышлык салган һәм үз осталыгын тагын бер тапкыр исбатлады. Спектакльдә Борис Александров музыкасы украин халык көйләре белән алыштырылган. Сәхнә уртасына куелган зур таган эпиграф ролен үти. Аның бер очына — кызылармияче, икенчесенә акгвардияче утырган. Таган атылганда аларның әле берсе, әле икенчесе өскә күтәрелә... “Нәрсә өчен сугышасыз?” дигән сорау спектакльнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла, җир йөзендә урын барысына да җитәрлек, дигән фикер ассызыклана.
Театрда бүген көчле, тырыш труппа тупланган. Актерларның кайберләре турында алда әйтелде. Башкаларын да атап үтү кирәктер: Зинаида Карпович, Надежда Величко, Наталья Панова, Наталья Ренева, Лариса Толпышева, Александр Попыкин, Владимир Бухаров, Андрей Лещенко, Юрий Труба. Яшьләрдән — Альбина Демченко, Алсу Шәмсетдинова, Наталья Лавриненко, Максим Меденюк, Сергей Шахмуть, Дмитрий Гладков. Бәлки, барысын да атамаганмындыр. Кемнеңдер мин караган спектакльдә уйнамавы яисә вак күренешләрдә генә катнашуы ихтимал. Шуны әйтәсем килә: актерларның исемен ихтирам йөзеннән генә санап чыкмадым. Бер труппада төрле теманы яктыртучы драма әсәрләре уңышлы сәхнәләштерелә һәм төп рольләргә генә түгел, эпизодик рольләргә дә артистлар теләп ризалаша икән, димәк, алар хөрмәткә һәм мактауга лаек.
“Юк-бар гына нәрсә өчен Шигырь язып утырмыйм”, — дигән урыс шагыйре Ярослав Смеляков. Рифкать Исрафилов та юк-бар нәрсәдән сәхнә әсәре тудырмый.
Константин ЩЕРБАКОВ.
(“Литературная газета”).