Стәрлебаш халык театры режиссеры Зөлфия Гыйззетдинова якташларын төбәкнең тарихы, данлыклы кешеләре белән таныштыруны максат итеп куйган. Бу — аның ак хыялы, дип тә әйтергә була. Барлык эшчәнлеге шушы хыялны тормышка ашыруга юнәлтелгән.
Ике ел элек Зөлфия Зиннәт кызының “Сиңа” дип аталган китабы чыкты. Анда ул хезмәте белән Стәрлебаш районын данлаган, төрле елларда яшәгән якташлары хакында бәян итә. Ул язып сәхнәләштергән “Кояшлы бүләк” әсәре районның Советлар Союзы Геройлары Абдулла Әхмәтов белән Сафа Хәсәнов истәлеген мәңгеләштерде. Ә күптән түгел стәрлебашлылар игътибарына яңа спектакль — Зөлфия Гыйззетдинова язган “Давыл” драмасы тәкъдим ителде. Әсәр Мөхәммәтшакир Тукаевка багышлана.
Белешмә. Мөхәммәтшакир Мөхәммәтхарис улы 1862 елда Ырынбур (соңрак — Уфа) губернасы Стәрлетамак өязе Стәрлебаш авылында имам гаиләсендә туган. Уфа губернасы исеменнән Русия империясенең II һәм III Дәүләт думасы депутаты булган. Мөселман, типтәр. Минзәлә өязенең Чакмак авылы, аннары Стәрлебаш мәдрәсәләрендә, ике ел Ырынбур татар укытучылар мәктәбендә укыган. Мәдрәсәдә укыткан. Стәрлетамак өязе земствосы гласные. Уфа губерна статистика комитеты әгъзасы. “Иттифак әль-мөслимин” партиясе әгъзасы, II мөселман съезды делегаты (Санкт-Петербург, 1906 ел, гыйнвар). Авыл хуҗалыгы, сәүдә белән шөгыльләнгән. 360 дисәтинә җир хуҗасы. Өйләнгән.
II Дәүләт думасына 1907 елның 6 февралендә сайлана. Мөселман төркеменә керә. Вөҗдан иреге турындагы комиссия әгъзасы.
1907 елның 15 октябрендә III Дәүләт думасына сайлана. Шулай ук, мөселман төркеменә керә. Аграр, җир, дин мәсьәләләре, крестьяннар турындагы законны үзгәртү турында закон проектын эшләү комиссияләре әгъзасы.
“Җире булмаган яки аз җирле крестьяннарга җир бүлү турында”, “Далалы төбәкләрдә җир корылышы комиссияләрен булдыру турында”, “Үлем җәзасын кире кагу турында” һәм башка закон проектларына кул куйган. Дәүләт думасының гомум җыелышларында һәм комиссия утырышларында чыгышларында мөселман халкының мәнфәгатьләрен яклаган.
Дини идарәне үзгәртеп кору мәсьәләләренә багышланган IV мөселман съездында катнашкан (Петербург, 1914).
1917 елгы Февраль революциясеннән соң I Бөтенрусия мөселманнар съезды эшендә катнаша (Мәскәү, 1917 ел, май).
1921 елда Ырынбурга күчеп китә.
1932 елда вафат була.
Әлбәттә, тарихи әсәр язу — бик җаваплы, авыр эш.
Спектакль туганчы, авторга музей, бик күп архив материаллары белән танышырга, истәлекләр укырга, фотоальбомнар карарга, сораштырулар үткәрергә туры килгән. Җыелган мәгълүмат сәнгать калыбына салынган. Бу җентекле эш белән өлешчә спектакль дәвамында танышырга мөмкин булды. Документлар һәм фоторәсемнәр экранда күрсәтелде. Тамашачылар арасында Тукаевлар нәселеннән булганнар да бар иде. Аерым алганда, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев, “Башмедь” җәмгыятенең генеральный директоры урынбасары Рамил Тукаев һәм спектакль героеның варислары Ләйлә Солтанова, Юза Исхакова һәм башкалар. Алар, пьеса авторына олы рәхмәт белдереп, Мөхәммәтшакир Тукаев турындагы истәлекләр белән уртаклашты.
Кичә дәвамында Мөхәммәтшакир Мөхәммәтхарис улының вакыйгаларга бай, чагу һәм лаеклы гомер кичерүе, күп игелекләр кылуы мәгълүм булды. Әйтик, Петербургта яшәгәндә, ул ата-бабаларының эшен дәвам итеп, Стәрлебашны үстерү һәм төзекләндерүгә, шәкертләрнең уку шартларын яхшыртуга, мәдрәсә китапханәләрен тулыландыруга зур өлеш кертә. Үзенең тормышы катлаулы һәм фаҗигале була. Ул хатынсыз кала, балаларына революция һәм репрессияләр кагыла, гаиләсенә олы кайгылар килә. Төп геройны большевиклар кулга ала.
Премьераны котлап килгән кунаклар (республика Халык иҗаты үзәгенең театр сәнгате буенча баш белгече Тәнзилә Калмурзина, Салават шәһәренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Әсхәт Корманаев, “Уфаоргсинтез” җәмгыятенең генеральный директоры урынбасары Наил Мәхмүтов һәм башкалар) әсәрнең мәгърифәти әһәмиятен билгеләп чыгыш ясады.
Район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров та режиссерның эшен югары бәяләде.
— Бүген мәчет манараларыннан яңгыраган азан Стәрлебашта кырыклап мәдрәсә эшләп килгән чактагы азаннар белән аваздаш, — диде Фәнүр Зөфәр улы. — Ул мәдрәсәләр бөтен төрки дөньясына танылган якташларыбыз — Тукаевлар исеме белән бәйле. Алар үз чорында ук игелекле эшләре белән танылган. Тукаевлар турындагы хәтерне саклау — безнең изге бурычыбыз.
— Бу якларга килүемә бик шатмын, — дип сүзгә кушылды Марс Тукаев. — Стәрлебаш — борынгы, бай тарихлы авыл. Халкы талантлы, туган җирен чиксез ярата. Мөхәммәтшакир Тукаев — Стәрлебаш җиренең лаеклы улларының берсе. Күргәннәрдән дулкынлануымны, кичерешләремне әйтеп бетерә алмыйм. Тукаевлар гаиләсе җирләнгән урында да булдык. Тетрәнеп “Давыл”ны карадык. Артистларны Казан сәхнәсендә уйнарга чакырам. Районның мәдәниятен үстерүдә тырышлык салганы, халык театрына ярдәм күрсәткәне өчен Фәнүр Зөфәр улына зур рәхмәт белдерәм.
Фәнүр Туктаровка, халык театры коллективына, элекке һәм хәзерге режиссерлар Нурия Рәхмәтуллина белән Зөлфия Гыйззетдиновага, 60 еллап элек үк Тукаевлар истәлеген кайтару турында сүз кузгаткан язучы Зәки Зәйнуллинга, район музееның элекке директоры Миңнегөл Хәсәновага, чараларга матди ярдәм күрсәтүче Наил Мәхмүтовка, “Кислород” җәмгыяте җитәкчесе Ягафәр Хисмәтуллинга, Мөхәммәтшакир Тукаевның оныгы Ләйлә Солтановага, Татарстан язучылары белән тыгыз элемтә булдыручы Люция Дәүләтьяровага Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары тапшырылды.
Рольләрне Наил Заһидуллин, Зөлхиҗә Әсәдуллина, Таһир Базарбаев, Алик, Эльвира һәм Дарина Ибәтуллиналар, Илдар Баһаветдинов, Айгөл Ярмиева, Роза Рәхмәтуллина, Азамат Габидуллин, Сөмбел һәм Рафаэль Йосыповлар, Алия Шәрипова, Алина Хәсәнова, Линария Мөхәммәтҗанова, Айдар Галиәкбәров, Вадим Антонюк белән Булат Сәхипгәрәәв башкардылар.
Зәки Зәйнуллин, Тукаевларның төрки дөньясы өчен башкарган эшләрен билгеләп, Стәрлебаштагы урамнарның берсенә Тукаев исеме бирүне тәкъдим итте.
— Үзешчән артистлар яхшы уйнады. Бу — мәдәният хезмәткәрләренең сәнгать сөючеләргә булган искиткеч зур бүләге, — диде Наил Мәхмүтов.
— Тарих бик тә кызыклы. Мин Тукаевлар гаиләсенә кагылышлы бик күп документлар белән таныштым, алар нигезендә әсәр яздым. Теләгемә ирештем — халык Тукаевлар исемен таныды, аларга карата кызыксыну туды. Боз кузгалды, димәк! — диде Зөлфия Гыйззетдинова.
Барлык якташлары теләгенә кушылып, Стәрлебаш халык театрына һәм аның режиссеры Зөлфия Гыйззетдиновага яңадан-яңа уңышлар телибез.