+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
30 апрель 2016, 02:00

Тормышыбыз күгендә кояшыбыз, аебыз...

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында бөек шагыйрьгә багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте.Язлар безгә Тукай белән килә. Чөнки яз безгә шигъриятебезнең якты йолдызын – Тукаебызны бүләк иткән. Габдулла Тукай кешеләр күңелендә милли үзаңны үстерүче, ана теленә мәхәббәт тәрбияләүче шагыйрь буларак кереп калган. Шагыйрьнең мәшһүр исеме ЮНЕСКОның тарихи-мәдәни ядкәрләр исемлегенә кертелеп, безне бөтен дөньяга танытты. Ул -татар һәм башка төрки халыкларның милли байлыгы. Төрки дөньясы шушы көннәрдә бер мизгелгә шигърият мәйданына әйләнде. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында да бөек әдипнең юбилеена багышланган шигърият бәйрәме үтте.

Тамашачыны биредә фойедан ук яңгырап торган татар халык көйләре каршы алды. Икенче катта “Габдулла Тукай “Нур” театры сәхнәсендә” дип аталган иҗади күргәзмә тәкъдим ителде. Фотоларда спектакльләрдән, әкиятләрдән күренешләр чагылыш тапкан, күренекле шәхесләребезнең фикерләре урнаштырылган. Әйе, Тукай шигъриятенә без балачактан ук гашыйк булып үсәбез. Ничәмә буын вәкилләре бүген дә Тукай иҗаты тәэсирендә яңа әсәрләр яза, фәнни хезмәтләр өстендә эшли. Башкортстан җирлегендә Тукай иҗатына багышланган басмалар дөнья күрә. Шундыйлардан әдәбиятыбызның аксакалы Сәйфи Кудашның һәм башкаларның хезмәтләрен атап үтәргә булыр иде.

Бәйрәм театр сәхнәсенә күчте. Анда Мәхмүт Фатыйхов башкаруында яңгыраган шигырь аша кечкенә Апуш яшәгән дәвергә, Кырлай якларына юл алабыз.

Башкортстан Язучылар берлеге татар әдипләре берләшмәсенең шигърият секциясе җитәкчесе, шагыйрь Мөнир Вафин сәхнәдән үзенең бөек әдипкә багышланган тирән эчтәлекле шигырьләрен укып ишеттерде һәм Тукайның Башкортстанга, Уфага килүе белән бәйле тарихи вакыйгаларга тукталып, әлеге вакытта да бу юнәлештә эзләнүләр һәм фәнни эшчәнлек алып барылуы турында билгеләп үтте.

Сәхнәдә бер күренеш икенчесен алыштырды. Тамашачы “Җизнәкәй” спектакленнән өзекне карап хушланып та өлгермәде, шагыйрьнең ачы язмышлы балачагын, үсмерлек чорын һәм шагыйрь булып җитешкән мизгелләрен күз алдыннан үткәрде. “И, мөкатдәс, моңлы сазым” дигән тамашадан өзектә Башкортстанның халык артисты Финә Вәлиева һәм артист Айнур Баянов зур осталык белән Тукайның әнисен һәм шагыйрьне гәүдәләндерделәр. Аннары сәхнәдә кечкенә Апуш, Су анасы, Шүрәле күренде. Тамашачы пар атларда Казанга, Җаекка, Башкортстан далаларына һәм шагыйрь яшәп иҗат иткән мохиткә сәяхәт кылды. Спек­такль­ләрдән өзекләр җыр-моң, бию белән үрелеп барды. Аларны театрның танылган артистлары Марат Исхаков, Символ Гайнетдинов, Вилдан Мисбахов, Дамира Сәетова, Альберт Шәрәфетдинов, Лениза Гайнетдинова, Руслан Хисаметдинов, Гөлназ Мөхәм­мәдиева, Риф Гобәйдуллин, Айгөл Габдуллина, Эльза Ибраһимова, Илгизә Муллабаева, Майя Гобәй­дуллина, Айрат Фатыйхов һәм башкалар тамашачы күңеленә зур осталык белән җиткерде. Әдәби-музыкаль кичәдә яңгыраган халык җырларыннан попурри да тамашачы күңеленә хуш килде. Ә Баш­кортстанның халык артисты Рәсимә Гайфуллина башкаруында яңгыраган “Театр” шигыре тамашачыны бүгенге хәяткә алып кайтты. Сәхнә түреннән илебезне, телебезне, мәдәниятебезне саклыйк, гореф-гадәтләребезне югалтуга юл куймыйк, матди байлык рухи кыйммәтләрне үстерүгә хезмәт итсен дигән фикерләр яңгырады.
Читайте нас: