– Айдар, син елның кайсы фасылын ныграк яратасың? Яңа иҗат мизгелен син гадәттә көзге айларда ачып җибәрәсең. Быелгысыннан язга да өлеш чыгаргансың. Бу нәрсә белән бәйле?
– Табигатьнең һәр мизгеле матур, дигәннән чыгып, мин аларның барысын да яратам. Карлы кыш та, көз дә үзенең матур төсләре белән якын миңа, ә шулай да язны, балачактагы кебек, ныграк сагынып көтеп алам, ахрысы, сирень чәчәк аткан майлары өчендер...
Концертларга килгәндә, мин аларны елның бер мизгеленә генә бәйләмәс идем. Алар төрлечә, кыш та, яз да башланганнары булды. Дөрес, кайбер ерак төбәкләргә тамашачылар теләген үтәү йөзеннән бер чорда барырга тырышам. Чөнки алар шушы вакытта мин килүгә күнеккән, көтеп торалар. Ә Уфа үзебезнеке, монда кайчан да була. Көзен концертларым шаулап үтте, ә язгысы күп сораулар буенча оештырыла.
Аннары ерак төбәкләрдән яңа фикерләр, кичерешләр белән баеп кайттык. Шуңа бәйле чыгышларыбызда ниндидер үзгәрешләр, сюрпризлар да булачак. Чирек гасырлык иҗатка багышланган бу программаны шушы рәвешле Уфада һәм Казанда тәмамларга булдык.
– 25 ел дәвамында сәхнәдә булу күп нәрсә турында сөйли. Шулай да беренче концертың кайда һәм нинди шартларда үтте?
– Монда кайсы сәхнәне алып карыйсың бит. 3-4 яшьлек чагымда күрше әбиләр урындыкка бастырып җырлатканнымы, мәктәп хорында солист булганымнымы. Чыгышлар авылның агач клубында да, район үзәге сәхнәсендә дә үтте. Ул чакта башкарылган “Алмачуар”, “Ак күгәрчен” җырлары әле дә хәтердән чыкмый. 8нче сыйныфтан соң автотранспорт техникумына укырга кергәч тә “Алло, мы ищем таланты” кичәсендә катнаштым, үзем баян уйнап, “Юрүзән” җырын башкарып, тәүге зур җиңү яуладым. Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында үткән бу чарада, мине көчле алкышларга күмделәр. Ул алкышлар әле булса колакта яңгырап тора. Минем сәхнә язмышыма, бәлки, алар да сәбәпче булгандыр.
– Юбилей концертында да син баянда уйныйсың бит әле.
– Укырга төшкәнче әтидән качып гармунда уйнарга өйрәнгән идем. Ни өчен качыпмы, чөнки ул бик яхшы гармунчы. Әти алдында оят булгандыр инде. 7нче сыйныфта ул миңа баян алып бирде. Һәм бу уен коралы гомерлек юлдашыма әйләнде. Техникумда да, армиядә дә гармун тарткаладым. Ул вакытта гитарада да уйнарга өйрәнеп өлгергән идем.
Армиядән кайтып, БДУның юридик факультетына укырга кергәч тә әле җырчы төп һөнәремә әйләнер дип уйламадым, бу миңа соңрак килде. Шуны аңлагач, музыкаль белемемне камилләштерү, үстерү теләге башта – сәнгать училищесына, аннары иститутка алып килде. Баштагы чыгышларым ничектер яшьлек дәрте белән үзеннән-үзе килеп чыккандыр, дип уйлыйм.
– 25 еллык иҗатыңны синең өчен мөһим этапларга бүлеп буламы?
– Ул илебез кичергән чорларга бәйле булыр иде, дип уйлыйм. Чөнки без башта бер җәмгыятьтә яшәдек, аннары бөтенләй башка тормышка күчтек. Андагы үзгәрешләр язмышларыбызда да тирән эз калдырып үтте. Бу аеруча 1991-98 елларда нык сизелде. Ил таралды, ә халык концертларга ургылды. Мин бу очракта милли эстрада турында сүз алып барам. Бу феноменны мөстәкыйльлек алу, халыкның үзаңы үсүе, сәнгать аша бердәмлеккә омтылуы белән аңлатырга мөмкиндер. Анда бит артык реклама да кирәкмәде, ихатага афиша элсәң, шул да җитә иде. Ә безнең 3-4 көн эчендә хәтта 9-10 концерт биргән чаклар булды.
Күп кенә эстрада төркемнәре таркалды, 1993 елда оешкан “Айдар” студиясе исә яшәвен дәвам итте. Аның эшчәнлеген җәелдерү минем өчен үзе бер мөһим чор булды. Иҗат юлымда бик күп яңа кешеләр очрады. Рифкать Исрафилов белән очрашуны аерым бер этап буларак билгеләп үтәр идем. Рифкать Вәкил улының киңәшләре бик урынлы булды, аның белән берничә программа эшләдек. Коллективка яңа көчләр килде.
Әлбәттә, шәхсән үзем һәм иҗатым өчен дә бик авыр, аңлашылмаучылык белән тулы сынау чорын да үттем. Үсеш өчен бу да кирәк булгандыр.
Тормышта ир-атка йөкнең авыррагын тартырга туры килә. Монда дәүләт эше дә күз уңында тотыла. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты булып киткәч, аны ни рәвешле сәнгать белән бергә алып бару турында уйландым. Шунда безнең программа өстендә эшләүче бер рәссам ханым әлеге ике юнәлешне бер итеп карарга киңәш итте. Чыннан да бу бик дөрес. Минем өчен бу бер эш. Шагыйрь Роберт Миңнуллинның “җырчының да, депутатның да микрофоны бер бит”, дигән киңәше дә көчле йогынты ясады. Миңа бит җырчы сыйфатында да мөрәҗәгать итүчеләр күп. Алай да мин нәрсәдер эшләргә тырышам. Хәзер менә шушы ике юнәлешне бер мичәүдә алып барам.
Сүз дә юк, җырчы җырларга тиеш. Әмма шушы ук катлам кешеләренең мәнфәгатьләрен дә якларга кирәк. Депутат статусы аларны чишүдә киңрәк мөмкинлекләр бирә. Әлеге вакытта мин сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре белән шөгыльләнәм. Икенче яклап караганда, бу эшләрне без эшләмәсәк, кем эшләр? Безнең буын мәктәп елларыннан ук шушындый җәмәгать эшләренә өйрәнеп үсте бит. Кулыңнан килгәнне эшлисең. Әмма монда да кулны тотучы нәрсәләр очрап тора. Бу төбәк депутатларына вәкаләтләр җитмәүгә, финанслауга һәм законнарның камил булмавына бәйле.
Менә әле алдымда өч хат ята, андагы мәсьәләләрне чишү өчен хөкүмәт вәкаләтләре сорала. Әмма без дә тик тормыйбыз, төрле юллар табарга тырышабыз.
Бер уңайдан шуны да әйтеп үтәсем килә, миннән еш кына депутат буларак: “Күпме акча аласың?” дип сорыйлар. Бездәге күпчелек депутатлар акча өчен эшләми бит, киресенчә, мин күбрәк үземнең кесәмнән чыгарам. Ярдәмчеләрем дә акча алмый. Бездә 110 депутатның 95е үз исәбенә эшли, күбрәк җәмәгать башлангычында.
Әле менә 9 майда Бишбүләктә ветераннар белән очрашу, Миякәдә үсмерләр арасында футбол буенча республика турниры үткәреп килдем. Призлар тапшырдым, бүләккә гармун алып кайттым. Концертларда җыелган кочак-кочак уенчыкны районда мохтаҗ балаларга тапшырдым.
– Татар-башкорт яшәгән төбәкләрдә телне онытмыйлармы? Концертларга яшьләр йөриме? Кайсы җырларны ошаталар, сорап алалар?
– Кайда да урындагы халыкның көчле йогынтысы сизелә. Латвия, Эстония, Австралиядә дә шулай. Сан-Францискода яшәүче татарлар, мәсәлән, анда үзләрен бер тузан бөртеге итеп санап та телне саклап кала алган икән, милләттәшләр күпләп яшәгән безнең төбәкләрдә телне саклый алмау зур гөнаһтыр ул. Бу яклап Финляндия татарларын үрнәк итеп куярга мөмкин булыр иде. Мин анда беренче тапкыр 1996 елда булдым. Чыңгыз исемле бер абый юлда барганда кесә телефоныннан швед кешесе белән – шведча, финнар белән – финча, ә өйдән шалтыратучылар белән гел татарча гына сөйләшеп таң калдырган иде. Нью-Йоркта шунда туып-үскән Камил исемле бер егет безнең белән үз телебездә генә аралашып, шулай ук, гаҗәпкә калдырды. “Бабам усал иде, өйдә инглизчәне аңламаганга салыша торган булды”, – дип аңлатты безгә. Шуңа күрә монда барысы да үзебездән, гаилә тәрбиясеннән тора, дип әйтер идем. Ә читтә, бездән еракта яшәгән, милләттәшләребездә телне саклап калу теләге көчлерәк. Телебезне буыннан-буынга кадерләп тапшыра белсәк иде.
Аллага шөкер, концертларга яшьләр йөри. Аларны концертларда күреп шатланам, хәтта горурланам. Төрле төбәктә төрле җырны сорыйлар. Кайчак аңлата да алмыйм. Инде бик күп популяр җырлар бар кебек. Ә халык “Кызыл розалар”, “Син минем җанымның яртысы”, “Әйтмә син авыр сүз” кебек җырларны һаман сорый. Күңелләре белән кушылып җырлыйлар. Испаниядә Хулио Иглесиасның концертында булган идем, шунда меңләгән тамашачының аның җырларын башыннан ахырына кадәр бер булып җырлап утыруын күрү искиткеч күренеш булды. Бу – фантастика!
– Бер елны Куергазы районында юлларыбыз кисешкән иде. Шунда халыкның Айдар Галимовны тезелеп басып ихлас озатканына шаһит булган идем. Чыгышларыгызны кайда ничек кабул итәләр һәм ничек озаталар?
– Төрле җирдә төрлечә. Мәсәләң, бу хәл 25 ел элек Федоровка районының Динес авылында булды. Анда район үзәгендә һәм берничә авылда концерт куйдык. Бу авылда инде хушлашып чыгып бара идем, бөтен халык клуб алдында җыелган. “Айдар улым, карадык, үз тавышың белән дә җырла әле”, – дип сорадылар. Шунда тышта микрофонсыз гына җырладым.
Уфада миңа карата җылы мөгамәлә саклана, иҗатымны бәяли беләләр. Казанда җырларымны шулай ук яхшы кабул итәләр. Быелгы концертларда гына да Мәскәүдә дә, Чиләбедә дә чыгып биеделәр, ә Чаллыда матур итеп киенеп килгән әби белән бабай сәхнәдә өздереп биеп алдылар.
– “Айдар” студиясе аша бик күп яшьләр сәнгать дөньясына аяк басты. Алар белән элемтә сакланамы?
– Аллага шөкер! Монда беркем дә очраклы гына килми, сәнгать җанлы балалар килә. Алар – миннән, мин алардан күп нәрсәгә өйрәнәбез. Төрлесе төрле якка таралса да, шуңа хәйран калам, инде хәзер төрле коллективларда иҗат итүче яшьләрнең күбесе кайчандыр студиягә йөргән булуы ачыклана. Кемдер бөтенләй араны өзеп киткән икән, димәк, сәнгать аныкы булмаган. Бирегә сәхнәнең матур ягын гына күреп килүчеләр дә бар бит. Шулай да сәләтле балалар булуы сөендерә.
Вәсилә Фәттахова турында аерым әйтеп үтәсем килә. Бу баланың кайчандыр безгә килеп керүе шулай ук очраклы булмагандыр. Ансыз сәнгатьтә нәрсәдер җитмәгән кебек булыр иде. Аның образы, тавышы, язмышы әле булса күпләрне уйландыра. Ә бит аңа күпне күрергә, кичерергә туры килде. Сынмады, сыгылмады. Вәсилә безне уйландырды, бергә туплады, артист тормышына игътибарны арттыру кирәклеге турында кисәтте.
Безнең студия аша сәхнәгә килгән, яшьләргә үрнәк булырдай җырчылардан Эльмир Газизуллин, Гөлнара Хәсәнова, Рөстәм Асаев, Лилиана Ирназарова, Рөстәм Гыйззәтуллинны билгеләп үтәр идем. Әле минем белән җырлап йөрүче Зилия Бәхтиева да искиткеч талантлы кыз.
– Юбилей концертының исемендә үк иҗатыңның яңа бер чоры башлануы турында әйтеп үтелә. Концерт программасы бай һәм бер сулыштан карала. Моның сере нәрсәдә?
– “Яңа сулыш” ул – команданы, иҗади көчләрне туплау, дип әйтер идем. Концертны яшь җырчыларыбыз Зилия Бәхтиева белән Руслан Габбасов тулыландырды, кастинглар үткәрдек, костюмнар әзерләдек. Өч яңа биюче сайлап алдык. Биюләрне сәхнәгә куючы да яңа кеше. Җырларны үзем сайларга тырышам. Сәхнәнең техник яктан җиһазланышына да зур игътибар бирелде, экран – үзе бер зур эш. Ул күп акча салуны таләп итте. Ярый әле спонсорларыбыз бар. Әнә шулар барысы да ахыргы нәтиҗәне бирә дә инде. Әмма монда режиссура һәм техник җиһазланыш кына җитми. Ниндидер шоу да тамашачыга барып җитмәскә мөмкин. Чөнки программаның җаны, үзәге булырга тиеш. Һәм аның күңелдән, йөрәктән чыккан булуы мөһим.
– Айдар, без синең спортка бирелгәнлегеңне дә беләбез. Спорт сиңа сәхнәдә ярдәм итәме?
– Спорт – минем яраткан шөгылем. Сәхнәгә чыгар алдыннан иртә белән күнегүләр ясап аласың, йөгереп сулышны ачасың, хәрәкәтләнәсең. Шәхсән мин үзем гастрольләр вакытында да һәр минуттан файдаланырга тырышам. Фитнес залларына йөрергә вакыт калмый. Стадионда да, телевидение аша да мин спортта инде. Хоккей, футбол уйныйм, теннис карарга яратам, тау чаңгысы – минем хобби. Туган авылым Олы-Кәркәледә 7 тапкыр футбол ярышлары оештырдым, быел, форматны үзгәртеп, Кыргыз-Миякәдә планлаштырдык. Анда 7-8 район катнашты. Балаларга медальләр, төрле бүләкләр, сюрпризлар әзерләдек. Җырчы дусларым да бу чаралардан читтә калмый. Анда төрле елларда Наил Шәймәрданов, Радик Динәхмәтов, Эльмир Газизуллин, Инсаф Галимов, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Айгизә кызым катнашты. Балалар спорт белән дус булып үссә, аларның киләчәккә ышанычы арта. Ә без аларга бу юлда ярдәм итәргә бурычлы.
– Кызың Айгизә дә сәхнәдә популярлык яулый башлады. Ул бу концертта катнашамы? Балаларың җырга тартыламы?
– Айгизә бу концертта катнашты. Без аны рәссам, я мультипликатор булыр, дип уйлаган идек. Чөнки җырчы юлы кызлар өчен җиңел түгел. Әйе, ул да минем юлны сайлады, күңеле җырга тартыла, әле зур теләк белән шуңа укып йөри. Киләчәкне дә шулай күз алдына китерә. Иң мөһиме – кызым сәламәт, бәхетле булсын. Нишлисең, киләчәк яшьләр кулында, алар алдында киңрәк офыклар ачыла, аларның очышы да башкачарак, югарырак булырга тиеш. Балалар бездән уздырырга тиеш бит. Шушы юлдан китә икән, барып чыгардай булсын, югарырак омтылсын, мин башкара алмаган хыялларны, бәлки, ул тормышка ашырыр, дигән өметтә яшим. Олы кызым Гүзәл музыка мәктәбендә укыды, яхшы музыкант, пианинода уйный. Данияр улым, шулай ук, музыкаль белем ала, музыкага бик әвәс. Алар – безнең өметебез һәм ышанычыбыз.
– Айдар булып яшәү җиңелме?
– Айдар булып яшәү авыр да түгел, җиңел дә түгел. Аннары мине продюсерлар уйлап чыгармады бит, мин ничек бар, шулай, үзем булып яшим. Әлбәттә, сәхнәнең үз кануннары бар, аларны үтәргә кирәк. Шулай да мин плакаттан, телевизордан төшкән Айдар Галимов булып йөрмим. Айдар ул, аңа үпкәләсәң дә, сөенсәң дә – минем язмышым. Айдар ул – мин үзем инде.