+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Ул бит кичә иде”

Айгөл Әхмәтгалиеваның соңгы берничә елдагы уңышларына сөенми мөмкин түгел. Уңыш дигән иркә кошның аны үз итүенең бер сере: ул – бүгенге көндә татар әдәбиятында иң актив эшләүче иҗатчыларның берсе. А. Әхмәтгалиева 1973 елда Татарстанның безгә күрше Актаныш районында, Иске Сәфәр авылында туган, Казан дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлый. 13 ел “Мәйдан” журналында әдәбият бүлеген җитәкли, бүгенге көндә “Казан утлары” журналында проза бүлеге мөхәррире. Дүрт китап авторы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе. Аны Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты, Г. Әпсәләмов романы буенча куелган “Ак чәчәкләр” телефильмының сценарий авторы буларак та беләбез.

Яшь язучы үзен иң авыр жанрларның берсе булган драматургиядә дә сынап карый. “Яшь татар пьесасы” конкурсы өчен язылган “Ул бит кичә иде” пьесасы Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур өлкә дәүләт татар театрында куелды. Яңарак исә бу лирик комедия Мәҗит Гафури исе­мендәге Башкорт дәүләт академия театры сәхнәсендә тәкъдим ителде.

Премьерада Айгөлнең үзе дә булачагын белеп калып, май аеның шомырт чәчәкләре күпереп чәчәк аткан, хуш исе белән бөтен Уфаны күмгән ма­тур бер кичендә, театрга ашыктык. Һәр премьерадагыча, фойеда ук күңелне күтә­ренке кәеф белән беррәттән, җиңелчә дулкынлану тойгысы биләп ала.

Спектакльнең оригиналь рәвештә башланып китүе – сәхнә, артистлар һәм тамашачы арасындагы чикләрнең бер мизгелгә җуелуы көтелмә­гәнлек эффекты бирә, кызыксынуны көчәйтә. Вакыйгалар шәһәр фатирында шактый кызу бара, геройлар – безнең замандашларыбыз, ягъни автор һәм режиссер (Айрат Әбу­шахманов) заман аргама­гы­ның йөрәге ничек тибүен яхшы сизә.

Гаиләләрнең, статистика буенча, яртысы диярлек таркалуын исәпкә алсак, комедия үзәгенә куелган проблеманың да көнүзәк булуына шик юк. Төп геройлар – Әсгать белән Диләрә (рольләрне Азат Вә­литов һәм Гөлмирә Исмә­гый­лева башкара) – урта яшьләр­дәге ир һәм хатын. Гомер юлында ниндидер сәбәп­ләр белән сөйгән ярларыннан аерылганнар. Ди­ләрәне балык белән сыйлаучы Нургали карт (Әхәт Хөсәенов) та ялгыз. Очраклы бер күрешүдән Әсгать белән Диләрә арасында ялкынлы хисләр кабына. Ләкин хисләр, язгы гөл сыман, яшь, нәзбе­рек, каршылыклар да бихи­сап... Әсгатьнең сеңлесе, студент кыз Римма (Лилия Га­лина) да утка куз өсти... Ди­лә­­рәнең ахирәте Тән­зиләнең (Римма Каһарманова-Сәлмә­нова) гаиләсендә шулай ук (Тәнзиләнең гомер юлдашы Зөлфәт ролен Артур Кунакбаев башкара) кайчак Сафура бураннары, мәхәббәт зилзи­ләләре куба, алар да гомум интригага үз өлешен кертә.

Шактый четерекле иҗти­магый-психологик проблема бәхетле финал белән тәмам­лана, һәм, тәү карашка, ярыйсы җиңел генә хәл ителә. Лә­кин ул җиңеллек артына тирән яшәеш фәлсәфәсе яшеренгән: тормыш дәвам итә, нинди генә авырлыклар килеп чыкмасын, өметне өзәргә, үз-үзеңә, кешеләргә, бәхеткә ышаны­чыңны югалтырга ярамый... Яшь аралаш көлә-көлә килә­чәккә атлауны дәвам итәргә кирәк...

Әлеге спектакль кешелек­лелеккә, ягъни гуманистик идеалларга тугры калуы белән кыйммәтле. Шунысы әһә­миятле – әсәрдә озын-озын акыл сатулар, ясалма пафос юк, автор һәм режиссер мөм-кин кадәр табигыйлеккә омтыла, персонажларның теле көндәлек сөйләм теленә нигез­ләнгән, шул ук вакытта тупаслыкка юл куелмый. Шәхсән миңа, әсәр барышы, ягъни А. Әхмәтгалиеваның “җеп очын” ничек яшерүе һәм актерларның уены ошады, дип әйтер идем. Һәр артист үз урынында, аларның темпераменты, тышкы төс-кыяфәте рольләренә шулка­дәр туры килә, образларны гәүдәлән­дерү өчен алар бөтен көчен, талантын сала – әфариннән башка сүз юк. Тәкъдим ителгән характерлар, типлар ышандыру көченә ия, гүя, янәшәбездә йөргән кеше­ләр, бераз гына үзгәреш кичереп, театр сәх­нәсенә менгән. Декора­цияләр, киемнәр (рәссам – Булат Ибраһимов), биюләр (хореограф – Чулпан Әскарова), җырлар (композитор – Илшат Яхин) шулай ук заман рухына туры килә. Спектакльнең кызу, дәртле темпта баруын, күтә­ренке рухын, бердәм идея һәм стиль­нең ахыргача саклануын бил­геләргә кирәк.

Спектакль – күмәк көч, ягъни драматург, театр коллек­ти­вының уртак җимеше. Шунысы сөендерде: язучы да, театр да үсү, эзләнү юлында. Алар заман белән бергә атлый икән, димәк, тамашачы йөрә­генә юлны мотлак табар...
Читайте нас: