Кызганычка каршы, Нәфисә апаның гомере фаҗигале өзелү, Ризван абыйның бик нык имгәнүе бу игелекле эшчәнлекне туктатып торды, өзде, ләкин нокта куя алмады. Бик күпләр, Ризван инде мантый алмас, сәхнәгә дә башкача күтәрелмәс, дип уйласа да, ул мантыды да, сәхнәгә дә күтәрелде, бергә парлашып башлаган эшчәнлекләрен дәвам итәргә дә көч тапты, олы фаҗигане чын ирләрчә күтәрә белде.
Соңгы елларда үз эшчәнлеген ул сөекле хатыны хөрмәтенә “Нәфисә” эстрада-җыр театры” дип аталган концерт бригадасы белән дәвам итә, үткән еллардагы кебек үк, яшь талантлар ача, аларга канат куя.
Хәкимовлар гаиләсе белән якыннан аралашу моннан 23 ел элек ничек башланган булса, бу мөнәсәбәтләр бүген дә саклана, соңрак ул иҗади хезмәттәшлеккә, дуслыкка әверелде. Гаиләм белән аларның концертларын калдырмаска тырышабыз, җәмәгатем Әлфия килә алмаса, үзем булса да барып карыйм, кайчагында сәхнә артыннан гына кереп тыңлыйм. Кыскасы, сәхнә арты тормышы минем өчен яңалык түгел. Шулай да “Кызыл таң”ыбызда журналистларның “һөнәр алыштырып”, кайдадыр бер көн эшләп кайту традициясен дәвам итеп, мин дә ул концертның читтән күзәтүче буларак кына түгел, ә шуның эчендә кайнап, сәхнә арты тормышы белән яшәп, хәтта үз номерым белән катнашып “эшләп” кайтырга уйладым. Шуңа Ризван абыйны ризалаштырып, апрель азакларында бригадабыз белән (хәзер шулай дип әйтергә тулы хокукым бар ич!) гастрольгә чыгып киттек.