+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бер мәйданда — 22 мең кеше!

Уфалылар ачык һавада классик музыка тыңлады.Уфада 25-29 майда “Евразия йөрәге” фестивале уза. Сәнгать сөючеләр өчен берничә чараны берләштерүче олы бәйрәм ул. Фес­тиваль кысаларында “Симфония төне”, “Кино төне”, “Этнотөн”, “Курайфест”, “Урал моңы” конкурс-фестивале уза.

Фестивальне ачып җибәрүче классик музыка төнен “Симфония киче” дип тә атап булыр иде, әлбәттә. Ачык һавада дүртенче тапкыр узучы әлеге акцияне халык түзем­сезлек белән көтеп алып, көн кичкә авыша башлаганда ук, аның традицион үткәрелү урынына — башкаланың Конгресс-холл янындагы амфитеатрга җыела башлады. Тора-бара мәйдан халык белән шыгрым тулды. Экспертлар билгелә­венчә, быел чарада 22 меңләп кеше катнашкан. Гадәттәгечә, тамашачылар иркен тау битенә урнашты. Табигать тә сынат­мады — яз сәнгать сөючеләргә җылы, яңгырсыз кич бүләк итте. Бәйрәмгә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та килде.

Концертта Заһир Исмә­гыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының Яшьләр симфоник оркестры, халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары лауреатлары, Кытай музыкантлары чыгыш ясады. Чайковский, Брамс, Моцарт, Вивальди, Бизе, Мусоргский, Исмәгыйлев әсәрләре яңгырады. Билгеле фильмнардан алынган көйләр башкарылганда, зур экранда киноэпизодлар карап булды. Уфа дәүләт сәнгать институты студентлары белән берлектәге җыелма хорда Краснокама районы балалар сәнгать мәк­тәбендә, Уфаның 14нче балалар музыка һәм 2нче сәнгать мәктәпләрендә тәрбия­ләнүчеләр чыгыш ясады.

Башкортстаннан читтә дә киң танылган җырчылар Гөлнара Вәлиева, Артур Каипкулов, Любовь Буторина, виолончелистлар Рөстәм Хәми­дуллин, Аяз Нухов, скрипкачылар Александр Маломожнов, трубачы Марат Моратов, пианиночы Тимофей Владимиров һәм башкалар, “Балалайка-бэнд” һәм “Премьер-квартет” коллективлары чыгыш ясады. Оештыручыларга — республика җитәкчесе Рөстәм Хә­митовка, Русиянең һәм Башкортстанның Мәдәният министрлыкларына карата рәхмәт сүзләре әйтелде. Проектны гамәлгә ашыру өчен 9 миллион сум күләмендә федераль грант бүленгән.

Чара тәмамлануны ас­сызыклап, төнге һаваны фейер­верк утлары ярды. Күңелләренә илһам, симфония алып, тамашачылар өйләренә таралышты.
Читайте нас: