+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Таныш булыйк: мин — синең каенанаң булам!

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры быелгы, 96нчы сезонны 25, 27 майда “Мин синең каенанаң булам” дигән комедия белән япты. Спектакль Сергей Белов пьесасы буенча әзерләнгән. Режиссер-куючысы — Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, театрның художество җитәкчесе Олег Ханов. Куючы-рәссам — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Альберт Нестеров. Музыкаль яктан спектакльне Ләйсән Шәрипова бизәгән, ә биюләрне Чулпан Әскарова куйган.

Сезон ябылу уңаеннан театрда матбугат конференциясе узды. Җанлы сөйләшүгә күчкәнче, журналистларга спектакльдән өзек күрсәтелде. Олег Закир улы вәгъдә итүенчә, мондый экс-күрсәтүләр киләчәктә традициягә әвереләчәк.

Артистлар сәхнә пәрдәсен шулай аз гына ача төште дә аннары күмәк сөйләшүгә кушылды. Әсәр күп зур сәхнәләрдә сыналган, күп театрларда уйналган. Олег Ханов үзе дә аны Салават театрында куйган булган. Әмма, әлбәттә, һәр театр бер үк тукымага үз бизәкләрен чигә. Галия Харисовнаны Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фидан Гафаров гәүдәләндерә.
— Хатын-кыз ролен уйнау күңелемдә протест тудырса да, аны тырышып башкарам, — ди Фидан Сафа улы. — Минем кыяфәтемә кагылышлы тәкъдимнәрегез юкмы? — дип кызыксына.

Олег Ханов сезон нәтиҗәләрен барлады. Ел вакыйгаларга бай булган. Бик күп кызыклы спектакльләр уйналган. Балалар өчен “Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы” (А. Волков, режиссеры — И. Казакбаев), “Соңгы җәйләү” (О. Жанайдаров, режиссеры — А. Абушахманов),“Йосыф һәм Зөләйха” (К. Гали, Ю. Сафиуллин инсценировкасы, режиссеры — О. Ханов), “Хыялга каршы” (А. Баймөхәммәтов, А. Ишбулдина, режиссеры — И. Казакбаев), “Ул бит кичә иде” (А. Әхмәтгалиева, режиссеры — А. Абушахманов) кебек премьера спектакльләре зур уңыш казанган. Театрның баш рәссамы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Альберт Нестеров “Алтын битлек” милли театраль премиясе белән бүләкләнгән. Ел уңышлы булган!

* * *

“Мин синең каенанаң булам” комедиясенең авторы — Мәскәү драматургы Сергей Белов. Ул иҗат карьерасын ерак Саха-Якутиядә башлый һәм бүген пьесалары Русия күләмендә дә, чит илләрдә дә баручы уңышлы драматургларның берсе. “Бүген минем кызу иҗат “табамнан” комедияләр берсе артыннан берсе тәмле коймак кебек төшеп кенә тора һәм бу шөгыль миңа бик ошый”, — ди автор. Чынлап та, Беловны Русиядә “Господин Аншлаг” дип йөртәләр, чөнки аның һәр комедиясе бик күп театрларда аншлаг белән бара.

“Мин синең каенанаң булам” (С. Белов үзе бу әсәрен “Теща” дип кенә йөртә) — заманча комедия, үзебез хакында, ышанычның сатыла һәм сатып алына торган товарга әйләнә баруы турында.

Җитез вакыйгалар, заманча режиссура, популяр сәхнә осталары... — Нәкъ шуңа фантастик комедия туктаусыз көләргә мәҗбүр итә.

Нинди каенанә турында сүз бара соң әле? Наҗиягә, ниһаять, кияүгә чыгарлык кавалер очрый. Никахлашу өчен кыз егетне төрмәдә утырган әнисе урынына уйлап табыл­ган “әнисе” белән таныштырырга мәҗбүр була. Менә шулай егеткә “каенана” табыла. Тик кыз игътибарын чак кына читкә юнәлтүе була, алдакчы, мут, авантюрист “каенана” яңа туганлык җепләрен үз файдасына куллана башлый. Вакыйгалар, кызның үз әти-әнисе пәйда булгач, тагын да ныграк бутала.

Фидан Гафаровның чираттагы сәхнә роле без күреп өйрәнгән амплуада түгел. Популяр артист, бу юлы бөтенләй көтелмәгән рольдә чыгыш ясап, шаккатыргыч образ тәкъдим итә. Спектакль куелыш җәһәтеннән дә тамашачы өчен зур яңалык.
Читайте нас: