+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Дәрт уята, көчле тибә “Евразия йөрәге”

Биш көндә фестивальдә 100 меңнән артык кеше катнашты.“Евразия йөрәге” (шунлай дип аталган Халыкара сәнгать фестивале Уфада 25-29 майда узды) тибешен республикада кем генә тоймады икән? Чара дистәләгән мең кешене җыю гына түгел, бер атна дәвамында радио, телевидение һәм матбугат басмаларының игътибар үзәгендә дә булды. Алдан язуыбызча, фестиваль Конгресс-холл янындагы амфитеатрда “Симфония төне” белән башланды. Ачык һавада тамашачылар алдында Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының Яшьләр симфоник оркестры, республикада туып-үсеп, аның данын чит якларга да тараткан сәләтле яшьләр, чит ил кунаклары чыгыш ясады.

Икенче көнне фестиваль кысаларында шул ук урында “Кино төне” узды. Ул, шулай ук, меңәрләгән тамашачы җыйды. Уфалылар һәм башкала кунаклары кинематограф тарихыннан роликлар карады. Аннары “Ежик в тумане” мультипликация фильмы, якташы­быз Рим Шәрәфетдиновның анимация фильмнары күрсә­телде. Әйткәндәй, “Башкортостан” киностудиясендә төше­релгән күп тасмаларның зур экранга чыгуы республика Башлыгы бүлгән грант ярдә­мендә мөмкин булды.

Ачык һавада фильмнарның тавыш сыйфатына зарар килергә мөмкин, дип уйлавыгыз ихтимал. Бушка! Берничә тапкыр зур концертларны кабул иткән амфитеатр быел өстәмә җиһазлар белән тулыландырылган. Шул рәвешле, 20-25 мең тамашачы фильмнарны яхшы сыйфатлы тавыш белән карады. Хәтта иң югарыда урнашкан мәйданчыкларда да тавыш яхшы ишетелде. Үзен кино йолдызы итеп тоярга теләүчеләр өчен тематик атрибутикалы фотозона урнаштырылган иде. “Кино төне” барыбызга да таныш, һәркем яраткан “Белое солнце пустыни” фильмын күрсәтү белән тәмамланды.

Җомга көн Уфа амфитеатрын “Kuraifest” фестивале ямьләде. Концерт Уфа сәнгать училищесы белән сәнгать институты курайчыларының берлектәге чыгышы белән башланды. Курай бу кичнең төп герое булды. Роберт Юлдашев һәм “Курайчы”, “Бүреләр”, “Евразия”, “Ятаган” кебек курайчылар ансамбльләре, курайда уйнаучы хатын-кызларның “Алтынай” һәм “Саптар” төркемнәре, “ЕвроАзия” поп-рок коллективы чыгыш ясады. Халык, классик, заманча эшкәртелештә эстрада-электрон музыка яңгырады. Олег Касыймов җитәкчелегендә Башкортстан дәүләт филармониясенең эстрада-джаз оркестры белән берлектә билгеле артист Марсель Сәетов чыгыш ясады. Кичә азагында күңелле дискотека булды.

28 май иртәсе “Мәдәниятләр кисешүе: Евразия киңлегендә мәдәниара диалог һәм хезмәттәшлек” дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция белән башланды. Чарада республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Русиянең Чит ил эшләре министрлыгы каршындагы ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиянең җаваплы сәркәтибе Григорий Орджоникидзе, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов, ЮНЕСКО вәкиле Александра Очирова, Алтай Республикасының Дәүләт җыелышы-Эл Корылтай рәисе Иван Белеков һәм башка рәсми кешеләр катнашты. Заманча цивилизация үсеше проблемасы буларак, гуманитар хәвефсезлек, Евразия киңлегендә диалог һәм хезмәттәшлек үсешендә Саха (Якутия) Республикасы тәҗрибәсе, Көньяк Урал халыклары мисалында Евразиядә цивилизацияара бәйләнешләр кебек мәсьәләләр тикшерелде. Конференция ахырында резолюция кабул ителде.

Көндез Салават Юлаев исемендәге мәйданда башкорт милли киеме бәйрәме узды. Зәвыклы киемнәрдә булган олысы-кечесе һәркемнең игътибарын җәлеп итте, соклану һәм хуплау сүзләрен ишетте. Кием бәйрәме төрки яшьләренең “Урал моңы” Халыкара конкурс-фестиваленә ялганып китте.

Гран-при һәм конкурсның төп бүләге — 200 мең сумга сертификат Алтай Республикасыннан Добрыня Сатинга бирелде. Кыргызстаннан Адилет Азимов, Татарстаннан “Ямьле” ансамбле, Башкортстаннан “Ятаган” этно-төркеме беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Илнур Хәйруллин, Кабарда-Балкардан “Беш-тау” җыр ансамбле, Үзбәкстаннан Мөслимә Алиевага икенче урын бирелде. Өченче урында — Тывадан Ооржак Ай-Хаан, Краснояр краеннан “Сулускан” җыр төркеме. Махсус бүләк белән әзербайҗанлы Ниджат Рагимов бүләкләнде.

Гала-концертта быелгы һәм үткән фестивальләрдәге лауреатлар һәм жюри әгъзалары чыгыш ясады. Чара ахырында концертта катнашучылар фестивальнең гимнын — Урал Иделбаевның “Урал моңы” җырын төрле телләрдә башкарды.
— “Урал моңы-2016” фестивале тәмам! — дип яңгыратты сәхнәне алып баручылар.

Тик бу әле тамашачыларга өйләренә кайтып китү тәкъдиме түгел иде. Алкышлар тыну белән амфитеатрда “Этнотөн” башланды. “Этнотөн” сәнгать сөючеләргә үз күчтәнәчләрен әзерләгән иде. Кичәне “Екатерина Ямщикова” белән “Аргымак” төркемнәре ачты. Якутия эстрадасы йолдызы Юлиана Кривошапкина, Казахстаннан “Алдаспан” этник рок (дөньяда электр думбыраларда уйнаучы бердәнбер төркем), Бурятиядан “Намгар” төркеме, “Иван Купала” Русия электрон төркемнәре, Русиянең һәм чит илләрнең бик күп билгеле башка коллективлары чыгыш ясады.

Чара 29 майда, фестивальнең дүрт көне белән дә таныштырган зур гала-концерт белән тәмамланды. Бу көнне тамашачыга иң чагу, иң истә калырлык номерлар тәкъдим ителде. Фестиваль кунаклары “Евразия йөрәге”нең көчле тибешен тойды.

Фестиваль үзен Русия күләмендә зур мәдәни вакыйга итеп танытты. Экспертлар билгеләвенчә, биш көндә чараны 100 меңнән артык кеше караган. Бер мәйданчыкта 11 ил, Русиянең 10 төбәге, дөньяның 16 төрки халыклары вәкилләре очрашты.

Динар Кәлимуллин фотосы.




Читайте нас: