+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
2 август 2016, 02:00

Иглин сандугачы

Яшь җырчы Ләйсән Хәлиуллина Сочида үткән конкурста җиңүче булган.Көчле моңлы тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән тамашачыны әсир итә ул. Халык җырлары булсынмы, классикамы – яратып башкара. Концертларына яшьләр бик теләп йөри. Шуңа зал шыгрым тулы. Моның серен үзе белән сөйләшкәннән соң белдек.

Иглин районы Турбаслы авылында дөньяга килгән Ләйсәнгә моң сандугачы кечкенәдән “кунган”. Гаиләдәге дүрт баланың өлкәне буларак, әти-әнисенең бергәләп җырлавына сокланып үсә ул. Авылда үткән чараларда дуэт булып җырлап йөрүче Хәлиуллиннар кызлары Ләйсәнгә дә канат куя. Нәнәсе дә халык җырларын, озын көйләрне сузарга бик ярата. Шундый даирәдә үскән кыз, һичшиксез, җыр-моңны үз итә. Әнисе белән башкарган “Балан” җырын бүген дә күңел түрендә иң матур истәлек итеп саклый.

Укытучы яки җырчы булу – балачак хыялы. Туган авылында тугызъеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфаның 2нче педагогия колледжының музыка факультетында 6 ел белем ала. Биредә музыка укытучысы һәм музыка җитәкчесе һөнәренә ия була ул. Хыялы тормышка ашкан кебек: һөнәре сәнгать белән дә бәйле, балалар белән эшләргә дә мөмкинлек бирә. Ләйсән Зинур кызы, күңел кушуы буенча, Иглин район мәдәният йортына җырчы булып эшкә урнаша. Музыкаль белемле буларак, вокал түгәрәген алып баруны да аңа йөкләтәләр. Чын күңеленнән тотына бу эшкә.

Ләкин теләк дигәнең моның белән генә чикләнми. Күп укырга яратучы, тәрбияле, инсафлы кызның туган телен тирәнтен өйрәнәсе, татар телендә иркен сөйләшәсе килә. Бу максаттан, үткән ел читтән торып Башкортстан дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлегенә укырга керә. Югары уку йорты Ләйсәнгә үзен төрле яктан ачарга тагын бер этәргеч бирә, яңа танышуларга юл яра. Туган телен өйрәнү, гореф-гадәтләрен саклау, мәдәниятебез, тарихыбыз, халкыбыз җыр-моңнарын яшьләр арасында пропагандалау, шул дәртле, күркәм тормышта кайнау көче-дәрте ташып торган Ләйсән Зинур кызының теләге, үз алдына куйган максатын билгели. Җәмәгать эшләрендә актив, халкы, туган төбәге өчен җан атып торган кызны шундук күрәләр. Быел узган “Татар кызы” гүзәллек бәйгесендә көч сынарга тәкъдим итәләр.

– Финалга үтә алмаганым бераз күңелсезләндерсә дә, киләчәктә телебезне ныклап өйрәнү теләген арттырды. Бернәрсә дә юкка булмаганына кабат инандым. Чөнки шушы чара мине бихисап дусларым белән таныштырды, – ди Ләйсән. Шушы бәйгедә ул “Берлек” төбәк татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәт оешмасы әгъзалары белән якыннан күрешеп аралаша һәм арытаба алар белән төрле чараларда, форумнарда катнаша башлый.

Табигатьтән бирелгән тавыш, сихри моңны, кызның сәхнә осталыгын, бихисап җыр бәйгеләрендә катнашып, җиңү яулаган дипломнары дәлилли. Әле күптән түгел генә татар моңын Сочида яңгыратып, I дәрәҗә дипломга һәм лауреат исеменә лаек була. Ләйсән башкаруындагы җырлар радиодан, җыр-моң телеканалларыннан еш яңгырый. Әйткәндәй, мәхәббәтен табарга да җырлы язмышы сәбәп була. “Язлар җитте” җырын ишетеп, Марсель исемле егет социаль челтәрләрдән Ләйсәнне эзләп табып, Иглиндә үтәчәк концертыннан соң күрешергә рөхсәт сорый. Чәчәкләр гөлләмәсе белән каршылаган егетне Ләйсән игътибарсыз калдырмый. Икесе дә Иглиннеке булуы дуслык җебен тагын да ныгыта.

– Саф татарча аралашучы, гореф-гадәтләребезне хөрмәт иткән кыз белән танышу – күптәнге хыялым иде. Бүген яшьләр күңеле матур, киң булган егет-кызларны сайлый, – дип серләре белән уртаклашты Марсель.

Марсель урта мәктәпне тәмамлагач, электрчы һөнәре буенча белем ала һәм эшләп йөри. Яшьләр чараларында актив катнаша, халкыбыз моңы, ата-бабалардан калган йолаларны без дәвам итәргә тиешбез дигән теләктә егет. Шунлыктан сөйгән ярын да шундый даирәдән эзләве гаҗәпләндерми.

Әлегә очрашып йөрүче сөйгән ярлар Ләйсән белән Марсельгә теләкләренең чынга ашуын, матур җиңүләр, якты киләчәк телик!
Читайте нас: