+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
2 август 2016, 02:00

Сәхнәдә һәм “Сәхрә”дә — Инсаф Галимов!

Гаиләдә тугызынчы, кечесе булып дөньяга килгән Инсаф Галимовка әтисе Гыйльмулла, әнисе Фатыйма баланың иң саф, гаделлек яратучы булуын теләп, исем сайлаган. Кушылган икән — башка чара юк: күптән түгел 50 яшен тутырган Инсаф халыкта ачык күңеле, эчкерсезлеге белән танылган. Һәм аның белән күрешкән һәр кешенең авызы шатлыктан ерылып китә икән, бу — тылсым түгел, ә Инсафның күңел җылылыгына җавап кына.

Булачак җырчы тумышы белән Стәрлебаш районының Бузат авылыннан. 1966 елның алтынчы аенда, алтысында туган ул. Хәзер ишле гаиләдән бары тик биш бала калган. Төп йортта бертуган Рәмилә апасы, шул ук авылда Миңнәсхәт абыйсы яши. Зур гаиләләргә хас якын туганлык хисе Галимовларны да бер үзәккә туплаган, биш туган тыгыз аралаша, кунакка йөрешә, бер-берсенә ярдәмләшә. Туганнар төрле тармакта хезмәт сала, бер Инсаф кына сәнгать юлын сайлаган.

Инсаф Бузат авылында узган мәктәп елларын сагынып сөйли. Кечкенәдән мәктәп, клуб сәхнәләрендә чыгыш ясавын авылның апа-абыйлары яхшы хәтерли әле. Күпме еллар узса да... Әллә ничә Яңа ел бәйрәменә Куян булып киенеп чыгыш ясаучы сәләтле малай бүген инде танылган җырчы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Кабул итегез сәлам!”, “Әйдә, кавышыйк”, “Җырым булсын күчтәнәч”, “Ярат гел” кебек альбомнар авторы, яшь талантларга ярдәм кулы сузучы.

Әлбәттә, авыл җирендә профессиональ музыкага өйрәнү булмаган. Гади җыр дәресләре. Әмма нәкъ шул чакта егетнең күңеленә моң кереп ияләшкән һәм анда “пропискага кергән”.

Бузатта унынчы сыйныфны тәмамлап, Инсаф Гыйльмулла улы һәм аның дус сыйныфташы Уфага кооператив техникумына укырга керү өмете белән киләләр, әмма аларны уңыш урап уза, имтихан бирәлмиләр. Озак кайгырышып утырмыйча, егетләр Уфа елга училищесына юнәлә. Монда, бәхеткә, студентлар җитешми, кушкуллап алалар. Алуын алалар да, тик ике авыл баласы урысча белми, ә тулай торакта тәртип аксый, яңа килүчеләрне “йомышчы малай” итү йоласы була. Ике студент бер атнага чыдый. Һәм туган авылларына кайтып китәләр. Качкыннарга документлар кайтарып бирелмәгәч, авылда бер ел төрле эштә — кайда кушалар, шунда йөрергә туры килә.

Киләсе елга Инсаф Галимов Стәрлетамактагы училищега электриклыкка укырга керә. Диплом алып кайта да... авыл клубына сәнгать җитәкчесе булып эшкә урнаша. Белгечлегең башка булу нәрсә ул — сәләтең ургылып торса. Әйткәндәй, Инсаф җиденче сыйныфтан ук баянны дус иткән. Улының моңга тартылуын күреп, “Мелодия” дип аталган уен коралын Гыйльмулла абый алып биргән була. Шулай итеп, Инсаф җанга үтәрдәй җырлары, баян моңнары белән авылдашларының мәхәббәтен яулый. Бер ел узып китә. Талантны үстерергә кирәклеген аңлап, урындагы партия комитеты секретаре аны, ниһаять, дөрес урынга — колхоз стипендиаты итеп мәдәни-мәгърифәт училищесына укырга җибәрә. Уку өчен колхоз аена 50 сум түли, заманында бу зур акча иде. Чагыштыру өчен: башка студентларга стипендия 30 сум түләнә. Инсаф, укып чыгып, янә Бузатына кайта. Бусында инде авыл аны дүрт ел “бәйләп тота”. Егет гаилә кора, клубта эшли, шул ук вакытта мәктәптә музыка укытучысы була. “Дәресләргә баян белән керә идем”, — дип хәтерли ул укытучылык елларын.

— 1995 елда без авылдан Стәрлетамакка күченеп киттек. Шул вакыттан бирле мин ныклап сәнгать эшенә керештем. Меңләгән концертлар, кичәләр оештырылды. Үземнең төркемне булдырдым. 1997 елда беренче концертыбыз узды. Әле Стәрлетамакта Шәһәр мәдәният сараенда коллектив җитәкчесе вазыйфасында эшлим, — ди җырчы.

Рәсми телдә — “Сәхрә”, халык телендә “Инсаф Галимов төркеме” әле дә зур уңыш белән чыгышлар ясый. Аның составы берничә тапкыр алышынса да, дәрт һәм моң элеккечә калган. Хәер, алыштыргысыз музыкантлар да бар. Шуларның берсе — ике дистә елга якын Инсаф белән утны-суны кичүче оператор Юнир Гомәров. Аның профессиональлеге концерт­ларның уңышына ышанычлы нигез сала.

Бүген төркемдә унлап кеше исәпләнә. Аларны бөтен шәһәр чараларында күреп була. Һәм, әлбәттә инде, татар моңнарын үз иткән башка күп урыннарда да. Төркем еш гастрольләргә чыга, юбилей һәм бәйрәмнәргә чакырулар явып кына тора. “Сәхрә”нең яңалыклары белән Гөлназ Шәфиева таныштыра бара.

— Әйтүемчә, гаиләдә сәнгатькә хезмәт итүчеләрдән мин генә, — дип җавап кайтара сорауларыбызга Инсаф. — Әти — күп еллар агроном, соңгы елларында бизәүче-рәссам булып эшләде. Картиналар төшерде. Авылда элек чиләк-көянтәләр бизәү йоласы бар иде. Урам тулы әтинең иҗат җимешләре күзне иркәли иде. Әнием колхозда эшләде, чөгендер үстерде. Хәер, алар икесе дә бик матур җырладылар, тавышлары искиткеч моңлы булды.

Ә менә кызым Алинаның сәләте күпкырлы: бик матур рәсем төшерә, җырлый, бии ул. Гитарада, пианинода уйный. Әле Казанда яши, үзен хәзер Әминә дип йөртә. Мәдәният һәм сәнгать университетын кызыл дипломга тәмамлады. Салават Фәтхетдиновның кафедрасында укыган иде, аның белән бер сезон эшләде. Бүген ул — Казан дәүләт филармониясе солисткасы, Хөкүмәт концертларында катнаша. Ул — минем зур горурлыгым!

“Һәр минутым исәптә!” дисә дә, Инсаф Галимовны күп хәйрия концертларында очратырга була. “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре үткәргән чараларда, авыру балаларга багышланган акция-концертларда һәм башка бәйрәмнәрдә, бигрәк тә, туган ягында узган чараларда җырчы еш катнаша. “Вакытым булса, бер үтенечне дә кире какканым юк”, — ди.

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре”ндә әллә ничә тапкыр катнашты Инсаф. Үз аппаратурасы белән, үз машинасында чакырган урынга сөйләшенгән вакытка килеп җитә.

— Солдат кебексең син, — дим, аның үз алдына куйган максатларын төгәл үтәвен сызык өстенә алуын билгеләп.

— Солдат булып булмады шул, — дип уфтана ул. — Армиягә барырга повестка көтәм... Көтәм... Килми дә килми чакыру. Барлык дусларым китеп бетте. Баксаң, әтием — Берлинга җиткән Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби комиссариатка барган да, дүрт абыемның һәм үзенең илгә хезмәтен исләренә төшереп, мине армиядән “сорап алган”. Бу үтенечне берсүзсез кабул иткәннәр.

Әти белән әни дә, апа-абыйларым да, шулай бик иркәләп, яратып үстерделәр. Бала чакта эш бер дә тимәде, ә хәзер эш китми дә. Мин авыл тормышын бик яратам. Теләсә нинди эшне эшлим, балта тотсам да, көрәк, сәнәк тотсам да югалып калмыйм. Мал карарга яратам. Авылда яшәгәндә хуҗалыкта өч атым, ике сыер, ике башмак, ике бозау бар иде, вак малның исәбе юк иде. Көтү көтеп, печән хәзерләп дөнья көттем. Әле дә кайтканда печән чабудан баш тартмыйм. Эшләмичә торсам, үземне авыр хис итәм.

Әлбәттә, болар барысы да — иҗаттан буш вакытта. Җырлары халык сөюен яулаган иҗатчыны республика районнарында да, чит төбәкләрдә дә көтеп алалар. Шигырьләр, көйләр иҗат итә ул.

— Матур шигырь булса, баянны тотып утырам да, көй үзеннән-үзе туа да куя, — дип уртаклаша Инсаф. — Әйтик, Октябрьскийда Ләйсән Сабитова исемле шагыйрә яши. Берничә китабы бар. Аның шигырьләре миңа бигрәк тә ошый.

Интернет аша бик күп шигырьләр җибәрәләр. Һәркайсын карап, укып, танышып чыгам. Араларында күңелгә ошаганнары да була.

6 июньдә туган көнемне үткәрдем. Туган-тумачаны, энекәш-сеңелкәш­ләрне, дус-ишләрне — барысын җыйдым. Бик матур үткәрдек. Көзгә Стәрлетамакта, Уфада юбилей концертларын планлаштырабыз. Тамашачылар өчен яңа җырларыбыз күп. Линар Бикмурзин, Альфред Якшым­бәтов, Зифа Нагаева, Фәнир Галимов һәм башкалар — төрле композиторлар белән иҗатташлык итәм. Аранжировкаларны да төрле музыкантлардан эшләтергә тырышам. Бик күп дипломнарым, грамоталарым бар. Иң мөһиме, дусларым күп. Аралашырга яратам!

Менә шулай, кыска гына сөйләшүдә күңел түрендәге иң саф хисләрен җиткерде Инсаф. Танылу яулап та, гади һәм кешелекле булып кала белүче якташыма киләчәктә дә зур уңышлар телим!
Читайте нас: