+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
6 август 2016, 02:00

Татлы мизгелләрнең һәр минуты йөрәкләрдән тама җыр булып...

Тәтешле районының Аксәет авылында “Туган авылым” бәйрәме үтте.Һәр кеше йөрәгендә йөрткән истәлекле мизгелләр, көтеп алган матур бәйрәмнәр була торгандыр. Безнең дә бар андый бәйрәмебез. Безнеке генә түгел, республиканыкы, тоташ илнеке хәтта. Чөнки бу тантана хакында төрки телле халыклар яшәгән һәр тарафта беләләр, аны бер генә тапкыр булса да үз күзләре белән күрергә хыялланалар. Моннан дистә ел элек район күләмендә генә юл алып, бүген инде дәрәҗәле чара булып үсешкән “Туган авылым” республика бәйрәме Аксәетнең хозур табигать почмагында зур әзерлек, чиксез тырышлык белән оештырылып, елның-елында үз данын, биеклеген яулый. Әлеге кабатланмас чараның шаһиты булганнарның йөрәгенә сүнмәс нур, очкын сала. Менә быел да ул районыбыз, республикабыз, илебез тарихы сәхифәсенә Башкортстан һәм Татарстан дуслыгы булып теркәлде.

Халыклар дуслыгын хуплау, аларның иҗатын саклау һәм үстерү, башкорт һәм татар эстрадасы җырларын популярлаштыру, милли йолаларны, Русия халыклары традицияләрен тергезү максатында оештырылган бәй­рәмне Тәтешле, Туймазы, Краснокама, Борай, Балтач, Яңавыл, Калтасы, Караидел районннары, Удмурт Республикасы, Пермь крае, Свердловск өлкәсеннән, Эстониядән килгән талантлар ачып җибәрде. Һәркайсының чыгышы аерым бер төс, бер нур булып, йөрәк түрендә урын алды.

Рәхәтләнеп ял итәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар иде биредә. Телисең икән, тау битенә тезелеп киткән утыргычларга урнашып концерт кара, бихисап сәүдә һәм туклану нокталарын урап чыгып, тамак ялга, уен-аттракционнарда катнаш – һәрберсе үзенә чакырып тора, рәхим итеп, күңел ач! Саф һавасы, кешеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәт, ягымлылык, җылы­лык ни тора! Дәрт­ле көй-моң бирегә җыелган берничә дистә мең кешенең күңелен канатландыра, һәм­мәбезнең дә тизрәк бәйрәмнең төп кунагын күрәсе килә. Әнә, Салават Фәтхет­динов үзе дә бирегә ашыга. Аның белән янәшә авылдашы, балачактан бергә уйнап үскән дусты, район җитәкчесе Рушан Гәрәев һәм бәйрәмгә чакырылган дәрәҗәле кунаклар атлый.

Аларны, шау-гөр килеп, районның авыл биләмәләре әзерләгән башкорт, татар, урыс, удмурт, мари, Пермь краеның Куеда районы тәкъдим иткән казах ихаталары, Татарстанның халык артисты, якташыбыз Хәния Фәрхинең шәҗәрәсе каршы алды. Һәркайсы кунакларга җыр-моң бүләк итәргә, халык ядкәрләре белән таныштырып, милли ашлар белән сыйларга ашыкты.

Бәйрәмне ачу өчен сәхнәгә район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, Русиянең һәм Башкорт­станның атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхет­динов, республика Мәдәният министр­лыгының мәдәни эшчәнлек бүлеге мөдире Альбина Юлдашбаева чакырылды.

– Бүген бездә олы бәйрәм. Бездә генә түгел, тирә-як районнар, хәтта республика өчен мөһим чара бу. Районы­бызның, төбәгебезнең уңыш­лары матур булгач, матур итеп ял итәргә дә хакыбыз бар, — диде Рушан Кадим улы. — Сез төрле тармакларда хезмәт саласыз, иген үстерәсез, сөт-ит җитештерәсез, туган төбәк үсеше өчен җан атасыз. Шуңа да мондый олы бәйрәмнәргә сез чын-чыннан лаек. Икмәгебез булгач, җы­рыбыз да бар.

Альбина Шамил кызы исә әлеге бәйрәмнең дәрәҗә-әһә­мияте югары булуын билгеләп, аның матур үтүен теләде һәм мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың тәбрикләү хатын укып ишеттерде.

Салават Зәки улының чыгышын да тамашачы җылы кабул итте.

– Шөкер, әлеге чараның дәрәҗәсе елдан-ел арта бара, матур һәм эчтәлекле үтә. Киләчәктә аның үрләре тагын да биегрәк һәм яктырак булсын, – дигән изге теләкләрен җиткерде якташыбыз.

Тамашачылар, шулай ук, ут күршебез – Пермь крае Куеда районы башлыгы Александр Горбу­новның җылы тәбрик­ләрү сәламен кабул итте.

Бәйрәмдә “Иң яхшы авыл”, “Иң үрнәкле йорт” конкурсларына йомгак ясалды. Җиңүче дип танылган Артавыл авылына — 50 мең сумлык сертификат, Түбән Балтачтан Юлия һәм Алик Кайрановларга кыйммәтле бүләк тапшырылды. Аксәет авылыннан Гөлфәрия һәм Фәһим Вәлиев­лар исә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде.

Чараның тантаналы өле­шенә үрелеп, тирә-якка җыр-моң таралды. Якташыбыз Салават Фәт­хетдиновның һәм аның бик күп иҗатташ дуслары – бер гөлләмә булып бирегә җыелган Башкортстан һәм Татарстан эстрадасы артист­ларының чагу чыгышлары көчле алкышларга күмелде.

Менә төнге күккә очкыннар атылды. Тамашачы нурлар яңгырына, хисләр дулкынына коенды.

Бәйрәм тәмам. Сау бул, Аксәет! Рәхмәт, Салават! Рәхмәт, тәтеш­лелеләр!!! Якты утларын балкытып, Аксәеттән төрле тарафларга карап машиналар кузгала. Кош юлыннан күзәтсәң, бу күренеш бер ноктадан төрле якларга чәчелгән фейерверкны хәтерләтә торгандыр. Әйе, бу бәйрәмнең даны Тәтешле нуры, Салават сәламе булып ерак-еракларга таралсын, балкып, һәрвакыт үзенә тартып торсын.
Читайте нас: