Һәм бу артистка булган изге хисләр елдан-ел көчәйде генә. “Корыч ничек чыныкты” фильмында — Павел Корчагин, “Анна Каренина”да — Алексей Вронский, “Сугыш һәм солых”та Анатоль Курагин, “Офицерлар”да Иван Варрава һәм башкалар, һәм башкалар... Артист тудырган образлар, аның үзенең чибәрлеге, нәзакәтлелеге, кыюлыгы...
Безнең эштә бер абый, егетләрнең матурлыгы турында әйтәсе килсә ,“Лановойның яшь чагы инде менә”, дип кенә җибәрә иде. Лановойның яшь чагы... Әйе, аны барыбыз да беләбез. Хәтер-либез. Ә менә минем сезгә Лановойның “карт” чагы турында сөйлисем килә. Хәер, карт сүзе аңа туры килә микән? Мәскәүнең Вахтангов исемендәге театры составында Уфага гастрольләргә килгән 82 яшьлек артист “Нур” татар театрында тамашачылар алдына сәхнәгә егетләрчә шәп-шәп адымнар белән күтәрелде. Шунда без аның һаман да яшь, матур, егәрле булуын үз күзләребез белән күрдек. Ике сәгатьтән артык барган очрашу вакытында ул, утыргычка утырып та тормыйча, безгә тормыш юлын бәян итте, кинофильмнарга төшкәндә булган кызыклы хәлләрен искә алды, мәхәббәт, сугыш турында шигырьләр укыды.
СССРның халык артисты, Ленин премиясе лауреаты һәм башка бик күп мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе Василий Лановой 1934 елда Мәскәүдә туган. Аның “икесенә өч сыйныф тәмамлаган” әти-әнисе, Украинадан башкалага эш эзләп килеп, химзаводка урнаша. Ярымнадан булуына карамастан, әнисе яхшы манераларга ия була, әти-әнисе икесе дә украин җырларын яхшы башкара. Алар балаларының милли үзаңын үстереп, милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияли алган.
— Минем ике әбием һәм ике бабам Украинада яши иде. Без, өч бала, ел саен җәй анда кунак булдык. 1941 елның 20 июнендә дә 10 һәм 4 яшьләрдәге апа белән сеңлемне һәм 7 яшьлек мине поездга утыртып анда җибәрделәр. Әни соңрак килергә вәгъдә биреп калды. 22 июньдә без Одессага килеп төштек. Шунда ук баш очыннан немец самолетлары оча башлады... Әни, әлбәттә, бер айдан соң да, бер елдан да, ике елдан да килмәде. Без 3 ел ярым әби-бабайлар белән оккупациядә яшәдек, — дип хәтерли Василий Семенович.
Ул вакытта кичергәннәре турында актер сәгатьләр буе сөйли ала. Бер немец майоры аеруча исендә калган. “Безгә карый иде дә, кесәсеннән өч баласы төшкән фотографияне алып елый иде”, ди ул. Әлбәттә, немец солдатларына да гаиләләреннән аерылып сугышка китүе рәхәт булмаган. Сугыш дигән вәхшилеккә бары тик җитәкчелек кенә гаепле. Кечкенә Вася бу мәхшәрнең бөтен авырлыкларын җилкәсендә кичерә. Бер немец офицерының ачуын китергәннән соң, анысы, автоматтан ут ачып баланы нык куркыта. Ул озак кына тотлыгып йөри. “Сугыш вакытындагы хәлләр минем тормышымдагы иң төп вакыйгалар булып кала”, ди ул.
1944 елның 10 апрелендә аларның станицасы фашистлардан азат ителә. Балалар Мәскәүгә кайта. Әти-әниләре шушы чорда фронт өчен тир түгеп инвалидка әйләнә. Эш шунда: алар тәүдә танкка каршы снарядларны яланкул җыялар. Берничә көннән шушы цехтагы 72 кешенең барысының да куллары эшләми башлый, аларның нервлары өзелеп беткән була...
— Минем өчен иң яхшы җырлар — сугыш турында җырлар, иң яхшы шигырьләр — сугыш турында шигырьләр, иң яхшы чәчмә әсәр — сугыш турында әсәр. Һәм ике ел ярым элек миңа бөек “Үлемсез полк” хәрәкәтенең рәистәше булырга тәкъдим ясалгач, шатланып риза булдым. Бүген илдә ике меңнән артык шәһәр һәм авыл, алай гына да түгел, Австралия, Лондон, Берлин, Париж, Нью-Йорк шәһәрләре һәм башкалар да шушы хәрәкәткә кушылды, — ди актер.
Аннары ул артистлык юлын сайлаган сәбәпләргә тукталды. 13 яшь чагында Василий иптәше, булачак билгеле актер Владимир Земляникин белән урамнан үтеп барганда бер афиша янында туктыйлар. Анда Мәдәният сараенда эшләп килгән үзешчән түгәрәкнең Том Сойер турында спектакль куячагы турында хәбәр ителә. Аны караганнан соң ике дус башкача нинди һөнәр сайларга икән, дип баш ватмый.
Киләсе елга Василий Лановойның Вахтангов исемендәге театрда эшли башлавына 60 ел тула. “Безнең театр үзгә. Ул — гаилә кыйммәтләрен өстен куючы театр. Мин артистларның телевидение каналлары буйлап үзләренең, башкаларның шәхси тормышын сөйләп йөрүен аңламыйм, күңелем кабул итми. Актер табышмак булып калырга тиеш. Бүгенге телевидениене күралмыйм һәм андый тапшыруларга йөрмим. Миңа болар берсе дә кирәкми. Хатыным, актриса Ирина Купченко белән 44 ел яшибез”, ди ул.
Василий Семенович тормыш юлында очраган партнерларына, остазларына рәхмәтле. Ул 80нән артык кино роле башкарган. Карьерасы, әлбәттә, Павел Корчагин роленнән башлана.
— Николай Островский — уникаль язучы, гаҗәеп кеше. Аның әсәрләрен мәктәп әдәбиятыннан алып ташлауларын ахмаклык дип саныйм. Хәер, яңа мәгариф министры бу өлкәдә тәртип урнаштырырга вәгъдә итте, — дип куанычын белдерә ул.
“Минем өчен кино — сөяркә ролендә. Театр — менә мәңгелек мәхәббәтем. Әгәр дә инде кинода да, театрда да рольләр юк икән, шигърият коткара”,— ди актер.
Шуны раслагандай, актер бу көнне бик күп шигырьләр укыды. Пушкин, Баратынский, Самойлов, Шевченко, Толстойның “Сугыш һәм солых”ыннан өзекләр тамашачыларны рухландырды. Ә очрашу соңында “Ал җилкәннәр” әсәреннән алынган гыйбарәне үзенең гомерлек девизы буларак бәян итте: “Кеше могҗиза көтә икән, кулыңнан килсә, аңа шушы могҗизаны тудыр. Аның да җаны яңарачак, синеке дә сафланып калачак”. Без яраткан артистыбыздан һаман могҗиза көтәбез. Ул һаман безнең җаныбызны сафландыруын дәвам итә. Василий Лановой дигән могҗиза безне тагын озак еллар сөендерсен иде әле.