Директор вәгъдә итүенчә, театрның яңа 79нчы иҗат сезоны кызыклы булмакчы. Әйтик, октябрь ахырында “Мәхәббәт турында легенда” балетының премьерасы узачак. Аннары Заһир Исмәгыйлев исемендәге халыкара музыкант-башкаручылар конкурсына һәм композиторның 100 еллыгына багышлап куелачак “Салават Юлаев” операсына әзерлек башланачак.
“Шаляпин кичәләре” республика җитәкчесе гранты исәбенә үткәрелә. Фестиваль кысаларында узган конкурста катнашу өчен барлыгы 80 гариза бирелгән, 62 вокалист сайланган.
Әйткәндәй, матбугат конференциясе узган зал... әфлисуннар белән бизәлгән иде.
— Әфлисуннар биредә очраклы түгел, — дип моңа аңлатма бирде Илмар Рәзин улы. — “Шаляпин кичәләре”н ачып җибәрүче постановка — Жорж Бизеның “Кармен” операсы җылы яклар, Испания белән бәйле.
“Кармен” театр репертуарында күптәннән уйнала. Бусында тамашачыны аптыратырлык ниләр әзерләнгән соң?
— Чынлап та, “Кармен” белән аптырату җиңел түгел, — ди театрның баш дирижеры һәм спектакльне музыкаль яктан бизәүче Артем Макаров. — Мин бу операны бик күп куелышта күрдем, ә әлеге спектакль чынлап та бик кызыклы килеп чыкты. Труппа куелган максатларга иреште. Шунысы кызыклы, текст оригинал француз телендә башкарылды.
“Кармен”ны сәхнәгә Мәскәү режиссеры Дмитрий Белянушкин куйган. Ул башкаручыларның сәләтен, тамашаның техник яктан катлаулылыгын һәм театрның бу авырлыкны уңышлы җиңеп чыга алуын билгеләде.
— Җәмгыятьтә стереотиплар барлыкка килеп, Карменга берьяклы мөнәсәбәт яши. Аны һәлакәткә илтүче, кайгы китерүче, җимерүче итеп күрергә гадәтләнгәннәр. Ә без Карменда лирик, трагик ноталар күрсәтергә тырыштык. Тексттан читкә тайпылмыйча, аны мәхәббәткә тартылучы хатын-кыз буларак ачтык. Һәм бу килеп чыкты кебек. Режиссер — рәссам кебек бит. Мин бу операны шулай күрдем.
Сәхнә декорациясен рәссам Александр Арефьев әзерләгән, костюмнар Мария Чернышева хыялы белән булдырылган.
Төп рольләрне — Кармен белән Хозены — беренче кичтә Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыка театры артисты Лариса Андреева белән Екатеринбург опера һәм балет театры солисты, Башкортстанның атказанган артисты, Чакмагыш районының Имәнлекул авылы егете Илһам Вәлиев, икенче кичтә үзебезнең театр артистлары: солистка Любовь Буторина белән тенор Артем Голубев башкардылар.
— Башкортстан опера һәм балет театры — минем туган театрым, — диде Илһам Вәлиев. — Беренче күз яшьләре, беренче уңыш-куанычлар Уфа театры белән бәйле. Фестивальнең чакырылган артистлар белән эшләү традициясенә яңадан кайтуы, яңа постановкада хезмәттәшләремнең канатланып эшләве бик куанычлы.
Башкортстанның халык артисты Эльвира Фатыйхованың (Микаэла), Русиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты Җәмил Әбделмановның (Эскамильо), Башкортстанның атказанган артисты Владимир Копытовның (Моралес) һәм башка солистларның уйнавы да, хормейстер Александр Алексеев җитәкчелегендәге хор белән балалар хор студиясендә (җитәкчесе Любовь Липатова) катнашучылар чыгышы да зур кызыксыну уятты. Опера бераз сузылганрак тоелса да (өч сәгатьтән артык барды), чагулыгы һәм яңалыгы белән яраттырды.
19 сентябрьдә уфалыларга Джузеппе Вердиның “Травиата” операсы тәкъдим ителде. Анда Зур театр солисткасы, Осетиянең халык артисты Вероника Джиоева катнашты. Альфред Жермон партиясен — Илһам Вәлиев, Жорж Жермон партиясен Мәскәүнең “Яңа опера” театры солисты Василий Ладюк башкарды. 21 сентябрьдә Александр Бородинның “Князь Игорь” операсы куелды. Анда Кончак хан ролендә Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаков катнашты.
20-24 сентябрьдә фестиваль кысаларында вокалистлар конкурсы уза.