“Алты кызга бер кияү” спектаклен театрның баш режиссеры, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов июнь аенда сәхнәгә чыгарган иде. Аны сезонны ачуга куеп “Нур”лылар уңды, чөнки комедия тамашачы күңеленә хуш килде. Артык катлаулы сюжетка корылмаган булса да, бу көнне ул кирәкми дә иде, театр мохитенә тамашачыны җиңел генә алып кереп китте. Спектакльнең үзенчәлеге – анда яшәеш, замандашларның характерын һәм эчке дөньясын күреп хушлану.
Вакыйгалар бухгалтериядә бара. Андагы эш бертөрле, күңелле хәлләргә урын юк кебек. Әмма биредә алты хатын-кыз һәм бер ир-ат эшли. Мондый җирдә бөтен нәрсә икенчерәк икән. Өстәвенә, героебыз бик җор телле, мәзәкчән һәм киң күңелле булып чыкты. Алты хатын-кызның да аны үзенеке итәсе килә, ә ул бирешми, барысын да шаяртуга бора. Башкортстанның атказанган артисты Рушат Мөдәрисов бу рольне бик оста башкарды. Хатын-кыз рольләрен башкарган сәхнә алиһәләреннән дә бу көнне күзне алырлык түгел иде. Залда утыручылар арасында тамашаның эченә кереп китеп: “Әйе, шул!..” дип төп геройның сүзенә кушылып китүләре, спектакльне тагын да җанландырып җибәрде.
Әйе, сәхнәдә беренче карашка гади генә нәрсәләр турында сүз барса да, һәр диалогта кешене аңлау, аның серле дөньясын ачуга омтылыш ясала. Язмыш тарафыннан кыерсытылган һәм күп очракта гаилә йөген ялгызы тарткан хатын-кызларның назлы сүзгә дә, тәмле телгә һәм урынлы киңәшкә мохтаҗ булып яшәгәннәре аз түгел. Аларны сүз белән юатучы геройның тормышы да ал да гөл түгел икән. Чөнки ул бик күп еллар авыру хатынын тәрбияли, әмма бу хакта хезмәттәшләренә сөйләми. Болар спектакльнең ахырында гына ачыклана. Авторның фәлсәфәсе, тормыш материалына таянып, яшәешнең мәгънәсен аңлауга корылган.
Спектакль, әлбәттә, бик моңсу тоелыр иде. Әмма ул музыкаль яктан бик матур бизәлгән, җыр-моң белән үрелеп бара. Монда Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Ришат Сәгыйтов һәм җыр сүзләре авторы Илдус Фазлетдиновның хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк. Сәхнә бизәлеше һәм костюмнар да рәссам, Русиянең “Алтын битлек” премиясе лауреаты Альберт Нестеров тарафыннан зәвык белән, заманча эшләнгән.
Театр залыннан чыкканда: “Спектакль ошадымы?” дигән сорауга: “Мондагы театраль мохит ошамый мөмкин түгел!”, “Рәхәтләнеп тамаша кылдым һәм ял иттем”, “Бу театрга беренче килүем, хәзер инде йөриячәкмен...”, “Бүген чын бәйрәм булды!” кебек җаваплар ишеттем. Ә халык сүзе хак ул...