Татар төркемен менә инде ничә еллар буе җырчы Рифкать Габделҗанов җитәкли. Ансамбльнең үзәге, йөрәге, алыштыргысыз җитәкчесе һәм тагы да режиссеры, продюсеры, үзе әйтмешли, грузчигы да булып тора ул. Рифкать — Балтач егете, утыз елдан артык гомерен сәхнәгә багышлаган. Башкортстанның атказанган артисты, “Дуслык җыры” халыкара татар һәм башкорт җырлары фестивале, “Алтын Урал” халык иҗаты премиясе лауреаты. Аның чыгышларында туган якка мәхәббәт, әнкәй-әткәйләргә, туган нигезгә сөю, мәхәббәткә мәдхия, хезмәт кешесенә дан җырлана. Көчле, моңлы тавышлы Рифкатьне тамашачы һәрчак яратып көтеп ала.
“Кайтаваз”ның тагы бер йөзек кашы — сүз остасы, концертларны алып баручы, Башкортстанның атказанган артисткасы Зилә Әбделманова. Табигый сөйкемлелеге, югары артистизмга ия булуы, матур тавышы белән ул тамашачыны үзенә әсир итә. Зилә Зәки кызын йотлыгып тыңлыйсың, аны сәхнәдән чыгарып җибәрәсе килми. Менә шундый ул — искиткеч сәләтле Тәтешле кызы!
Сәхнәне, шулай ук, моңлы җырлары белән бизәүче тагы бер җырчы — Чулпан Гафурҗанова. “Гәлсәр сандугач” телевизион җыр конкурс-фестивале лауреаты исеменә Чулпан юкка гына лаек булмаган. Аның тавышын, чыннан да, берчә сандугач сайравына, берчә чишмә агышына тиңләргә була. Чулпанның репертуары ел саен яңа, матур, көчле җырлар белән байый. Әлеге концертында да Чулпан тамашачыларга матур чыгышлар әзерли.
“Кайтаваз”ның шатлыгы да зур: соңгы вакытта ул яшь көчләр белән тулыланды. Җырчы кызлар Элина Бәләгытдинова, Руфина Янбирдина, Гөлнур Әхәтова ансамбльгә яңа сулыш өрде. Аларның чыгышларыннан яшьлек, матурлык, ихласлык сирпелеп тора.
Ансамбльнең һәр гастроле филармониянең генә түгел, республиканың танылган “Тәңгәвер” бию ансамбле белән бергә үтә. Тәңгәверлеләр концертны дәртле һәм салмак биюләр белән бизи, аңа үзенчәлек, ялкын өсти. Музыкаль яктан концертларны үз эшенең чын остасы — тавыш режиссеры Тимур Садыйков бизи.
“Кайтаваз” тамашачыларны ел саен яңа программа белән сөендерә. Быелгы концерт программасы “Кайтам әле туган ягыма” дип атала. Ул Рифкать Габделҗановның матур юбилеена — 55 яшенә багышланган. Төп тема итеп туган як темасы юкка гына алынмаган, чөнки Рифкать Хәкимҗан улы — үз районының, яшәгән Нефтекама шәһәренең, республиканың патриоты, милләтенең, татар халкының асыл улы. Үзе сөйләп бармаса да, без аның хәйрия концертлары оештыруы, туган авылына, мәктәбенә ярдәм итеп торуы турында беләбез. “Кызыл таң” өчен дә Рифкать — үз кеше, безнең редакция һәм нәшрият йорты үткәргән бер генә чарадан да читтә калмый ул, матур чыгышлары белән һәр чараны бизи. Гомумән, ул тамашачыны тирәнтен хөрмәт итә, зур мәдәният йортларында да, кечкенә авыл клубларында да бердәй тырышлык һәм осталык салып җырлый. Шуңа да тамашачы да аңа сөю белән җавап бирә.
— Яңа программаны туган ягым Балтачта сыныйбыз, 26 октябрьдә анда концерт узачак. Күптән түгел күрше Аскын районының Иске Казанчы авылында зур, яңа мәдәният йорты ачылды, аны да урап уза алмыйбыз — 27 октябрьдә, мәдәният йортын һәм авыл халкын котлап, анда концерт бирәчәкбез. Тугызынчы ноябрьдә нефтекамалылар алдында чыгыш ясыйбыз һәм турны республика районнары буйлап дәвам итәбез. Февральдә чыгышларыбыз Уфа “Нур” татар дәүләт театрында узачак. Аннан соң инде Татарстанга, Свердловск, Чиләбе, Төмән, Ырынбур өлкәләренә юл алачакбыз. Анда да без яраткан, безне яраткан тамашачыларыбыз бихисап, — ди Рифкать.
Менә шундый җырлы-нурлы тормыш белән яши “Кайтаваз”. Татар милләте яшәгән төбәкләрдә алар халкыбызның рухи мирасы булып торучы җырларны яңгырата, яңа җырларны сәхнәгә алып чыга.
...Һәр концерттан без күңелебез белән чистарынып, акланып, пакьләнеп, матур уйлар белән кайтабыз. Шундый рух байлыгы, күңел күтәренкелеге бүләк иткән өчен рәхмәт сезгә, артистлар, рәхмәт сезгә, “Кайтаваз!”