+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 ноябрь 2016, 02:00

“Идел”дә моң агылыр!..

“Идел” VI Халыкара башкорт һәм татар җыры конкурс-фестивале янә талантлы яшьләрне җыя. Бәйгенең географиясе, гадәттәгечә, киң: Мәскәүдән, Кырымнан, Русиянең башка төбәкләреннән, шулай ук, Кытайдан, Казахстаннан, Латвиядән катнашучылар көтелә.

Яшь артистларга “Идел”нең лауреатлары — Зилия Бәхтиева, “Әс-Сәләм” этно-төркеме, Нурзия Сабитова, Лилиана Газизова, Айнур “Энерджайзер” Тәкыйуллин ярдәм кулы сузарга әзер. Чараның дәрәҗәле кунаклары — Ренат Ибраһимов, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Флүрә Килдиярова, Филүс Каһиров, Айгөл Сагынбаева, Илһам Вәлиев. Фестиваль Русия, Татарстан һәм Башкортстанның Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Уфа шәһәре хакимияте, республиканың Профсоюзлар федерациясе ярдәме белән оештырыла.

Фестиваль “Башкортостан” дәүләт концерт залында узачак. 18 ноябрьгә — аның конкурс өлеше, 19 ноябрьгә Гала-концерт планлаштырылган.

Читайте нас: